Наҗия Теркулова, Наҗия Абдрахман кызы Теркулова[1], 25 август 1929(1929-08-25), Әстерхан, Түбән Идел крае, РСФСР, СССР14 октябрь 2016(2016-10-14) (87 яшь), Казан, Россия) — СССР һәм РФ опера җырчысы, ТРның халык артисты (1982).

Наҗия Теркулова
Туган 25 август 1929(1929-08-25)
Әстерхан, Түбән Идел крае, РСФСР, СССР
Үлгән 14 октябрь 2016(2016-10-14) (87 яшь)
Казан, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре җырчы

Биографиясе үзгәртү

1957 елда Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген (профессор Елена Абросимова классын) тәмамлый һәм Татарстан АССРның җыр һәм бию ансамбленә солист-вокалчы вазыйфасына билгеләнә. 1957 елда ансамбль солисты буларак Мәскәүдәге татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында катнаша.

1958 елда Мәскәүдә эстрада артистларының Бөтенсоюз конкурсында катнаша, анда конкурс дипломанты исеменә лаек була һәм СССР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

1959 елдан 1962 елга кадәр Абай исемендәге Казах Академия опера һәм балет театрында (Алма-Ата) чыгыш ясый.

1962 елдан алып 1965 елга кадәр - Калининград өлкәсе академия филармониясенең музыкаль-әдәби лекториясе солисты.

1964 елдан 1965 елга кадәр - Мәскәү концерты солисты.

1965-1991 елларда Татар дәүләт филармониясенең музыкаль-әдәби лекториясендә эшли.

Татарстан Композиторлар берлеге һәм Язучылар берлеге эшендә актив катнаша, татар профессиональ музыкасын радиода һәм телевидениедә пропагандалау буенча зур эш алып бара.

Пенсиягә чыккач, «Илһамият» сәхнә ветераннары клубы эшендә катнаша.

Бүләкләре үзгәртү

Тавыш язмалары үзгәртү

Н.Теркулова башкаруындагы 1973-1984 елгы җырлар язмалары «Поет Наджия Теркулова» грампластинкасында чыккан - Мәскәү: Мелодия, 1986 (Ленинград: Ленинград заводы)[2].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: Татар энциклопедиясе институты. 1997, 231нче бит.
  2. Поет Наджия Теркулова [Звукозапись], РГБ, 2017

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү