Рәис Нәгыймов

композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1987), Р

Рәис Нәгыймов, Рәис Нәгыйм улы Нәгыймов (1946 елның 2 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Күҗәкә2012 елның 25 ноябре) — композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1987), Р. Төхфәтуллин исемендәге (1994) һәм «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятенең «Рухият» фонды (1998) премияләре иясе.

Рәис Нәгыймов
Төп мәгълүмат
Туу көне

2 гыйнвар 1946(1946-01-02)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Күҗәкә

Үлү көне

25 ноябрь 2012(2012-11-25) (66 яшь)

Эшчәнлек еллары

1968—2008

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия Россия

Һөнәр

композитор

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

Рәис Нәгыйм улы Нәгыймов ТАССРның Күҗәкә авылында 1946 елның 2 гыйнварында туган. Башлангыч белемне Рәис Чирү авылында, җидееллыкны күрше Әтәс авылында ала. Соңыннан Минзәлә педагогия училищесында укый. Укуын тәмамлагач, шунда ук җыр укытучысы булып кала. 1964 елда агитбригадаларның Мәскәүдә узган Бөтенроссия йомгаклау концертында катнаша. 1965—1968 елларда ул армиядә хезмәт итә. Кайткач кабат Минзәлә театрында эшли. 1968 елны Әлмәт музыка училищесына баян классы буенча укырга керә. Укыган чорда Нефтьчеләр техника йортында, соңрак Әлмәт татар дәүләт драма театрында баянчы булып та эшли. 1973 елда училищены тәмамлый һәм Әлмәт районы мәдәният йортына эшкә җибәрелә, бер үк вакытта балалар музыка мәктәбендә дәресләр алып бара. 1974 елдан тулысынча шушы мәктәпкә күчә. 1975—2008 елга кадәр (33 ел) Әлмәт шәһәренең 1-нче музыка мәктәбендә директор булып эшли. 33 ел дәверендә Р. Нәгыймов, бу уку йорты алдынгылардан булсын өчен, бик күп эшләр башкара, яңа биналы итә, материаль базаны тәэмин итә, укучыларга укырга барлык шартлар да тудыра. Ул чорда хәзерге вакытта да бик уңышлы эшләп килүче коллективлар оеша. Мәктәпнең халык уен кораллары оркестры, скрипкачылар ансамбле, ике хоры, вокаль, фольклор һ. б. төрле ансамбльләре, «Орчык» хореография бүлеге — барысы да булдырыла.

Рәис Нәгыймов 2012 елның 25 ноябрендә вафат була. Актаныш районы Чирү авылы зиратында җирләнгән.

Рәис Нәгыймов көйләрне күптән язса да, җыр иҗаты белән җитдирәк шөгыльләнә башлавын К. Булатова сүзләренә язган «Шушы яктан, шушы туфрактан без» (1984) дигән җырдан санарга кирәк. Шуннан соң язылган «Урсал тауда» (С. Сөләйманова), «Авыл» (Г. Афзал), «Каз үләне», «Әлмәтем» (Н. Әхмәдиев), «Бураннар», «Каерма канатың» (Ш. Җиһангирова), «Алтын балдак» (Н. Касыймов) һ. б. күп кенә җырлары чын мәгънәсендә халык күнелен яулады, телдән-телгә күчеп җырланды һәм бүгенге көндә дә җырлана. «Урсал тауда», «Авыл»,«Әлмәтем», «Әлмәтебез таңнары» җырлары конкусларда катнашып лауреат исемен алганнар. «Шарлама», «Кәшерем», «Кадерен белик гомернең», «Әй, Ирекле, Ирекле», «Көмеш чишмә» һ. б. җырлар шулай ук халык тарафыннан җылы кабул ителделәр. «Кырга чыктым, юлга чыктым», «Тулпар атлар чаба», «Кайтыйк әле» һәм югарыда атап үтелгән башка җырлар танылган җырчылар : С. Фәтхетдинов, М. Сөнгатуллин, Г. Сафин, 3. Фәрхетдинова, 3. Билалов, 3. Шәрифуллина, А. Вәлиев башкаруында Россиянең татарлар яшәгән төбәкләрендә киң таралдылар. Р. Нәгыймовның җырлары тирән мәгънәле, татар халкының озын көйләренә тартым матур көе, җырны башкаручыга осталыгын күрсәтү һәм үстерү өчен вокаль җирлеге булу белән аерылып тора. «Бураннар»,«Шарлама», «Әлмәтем», «Габдрахман таллары», «Кәшерем» җырларына видеоклиплар төшерелгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Җыентыклары

үзгәртү
  • «Урсал тауда» җыентыгы аудиокассетада 1997 елда дөнья күргән.
  • «Кайтыйк әле» җыентыгы(1999)
  • 2006 елда «Рухият» фонды ярдәме белән «Моңнарым — уйларым» исемле 2 компакт дисктан торган, 36 җыры тупланган, җырлар җыентыгы яздырыла.
  • 2013 елның апрель аеннан Р. Нәгыймов 33 ел җитәкләгән Әлмәт шәһәренең 1нче музыка мәктәбе Рәис Нәгыймов исемен йөртә [1].
  • «Рухият» фонды 2014 елда Р. Нәгыймов турында «Оҗмах капкаларым шушында» исемле китап бастырып чыгара.

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Р.Н. Нәгыймов Оҗмах капкаларым шушында- Казан: Рухият, 2014.-272б.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү