Минзәлә педагогика көллияте

Татарстанның Минзәлә шәһәрендә урнашкан махсус урта һөнәри белем бирүче автоном дәүләт уку йорты
(Минзәлә педагогия училищесы битеннән юнәлтелде)

Минзәлә педагогика көллияте (Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте) — Татарстанның Минзәлә шәһәрендә урнашкан махсус урта һөнәри белем бирүче автоном дәүләт уку йорты. 1932 елда оештырылган. Махсус урта белемле укытучылар, тәрбиячеләр әзерләү, белем күтәрү, өстәмә белем бирү буенча махсуслашкан.

Минзәлә педагогика көллияте
Нигезләнү датасы 1 сентябрь 1932
Нигезләүче Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Идел буе федераль округы, Татарстан, Минзәлә районы һәм Минзәлә
Адрес 423700, Российская федерация, Татарстан республикасы, Минзәлә шәһәре, Муса Җәлил урамы, 18 йорт
Рәсми веб-сайт edu.tatar.ru/menzelinsk/page882427.htm(рус.)(тат.)
Карта
 Минзәлә педагогика көллияте Викиҗыентыкта

Көллият бинасы

Минзәлә педагогия училищесы (хәзерге статусы — көллият) — Татарстанның өлкән уку йортларыннан берсе. 1932 елның 1 сентябрендә ТАССР халык мәгарифе комиссариаты тарафыннан башлангыч сыйныфларда укытучылар әзерләү максатында оештырылган.

Бөек Ватан сугышы еллары

үзгәртү

Бөек Ватан сугышы елларында укуханә үз бинасыннан күчерелә. Бинага эвакуацияләнгән Мәскәү хәрби-сәяси училищесы урнаша.

Үзгәртүләр

үзгәртү
  • 1965 елда уку йортында икенче бүлек — мәктәпкәчә оешмалар тәрбиячеләре әзерләү бүлеге ачыла (1978 елда ябыла).
  • 1971 елда өченче бүлек — хезмәт һәм сызым укытучылары әзерләүче бүлек ачыла.
  • 1995 РФ мәгариф министрлыгы боерыгы[2] белән Минзәлә педагогия училищесы Минзәлә педагогика көллияте итеп үзгәртелә.
  • 2010 ТР министрлар кабинеты карары[3] белән көллияткә Муса Җәлил исеме бирелә.

Белгечлекләр

үзгәртү

Бинасы

үзгәртү
 
М. Җәлилгә ядегәрлек тактаташ. 1985
  • Уку йортының бинасы 1914 елда реальное училище бинасы буларак төзелгән.
  • 1941 елда вакытлыча Минзәләгә эвакуацияләнгән Мәскәү хәрби-сәяси училищесы урнаша.
  • 1985 елда Муса Җәлил истәлегенә багышлап, көллият диварына ядегәрлек тактаташ урнаштырыла.

М. Җәлил музее

үзгәртү
 
Көллият эчендә М. Җәлил бюсты

Экскурсияләр һәм дәресләр

үзгәртү

Шәхесләр

үзгәртү

Директорлар

үзгәртү
  • 2015 елга кадәр — Миннегөл Мифтахова, филология фәннәре кандидаты, РФ (2011) һәм ТР (1997) атказанган укытучысы.
  • 2015 елдан — Вера Муринова, в. б.
  • 2016 елдан — Ренат Мәхмүт улы Ибраһимов.
  • 2024 елның ноябреннән ― Гөлназ Сәмигулла кызы Хәбибуллина[5]

Укытучылар

үзгәртү

Укуханәдә РСФСР һәм ТАССР атказанган укытучылары Тальдаева Н.И., Садовникова Н.М., Таймасов М.Г., Федорова Д.Т., Котляревская Н.С., Гобәйдуллина С.Г. укыта.[6]


башлау тәмамлау исем тасвирлама туу датасы үлем датасы
2015 2015 Камил Нәҗмиев муниципаль район башлыгы (Тукай районы, Татарстан, Россия) 1974-09-29


Тәмамлаучылар

үзгәртү

70 еллык тарихы эчендә уку йорты 10 меңнән артык белгеч әзерли.


башлау тәмамлау исем тасвирлама туу датасы үлем датасы
Наип Ләисев 1935-08-10
Асаф Вәлиев татар эстрада җырчысы 1959-06-26
Фаил Ибраһимов 1950-11-29
Фрил Әхмәтов 1952-01-07
Әхмәдулла Әхмәтгалиев 1931 2005
1985 Резидә Шәрәфиева 1966-01-10
Илдархан Галәветдинов галим-математик (Казан) 1936
1975 1980 Таһир Гыйлаҗев әдәбият галиме 1960-10-28
1944 1947 Нәкый Әхмәтшин РСФСРның атказанган укытучысы 1928-01-20 2017-12-27


Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү