Тәкый Зәкиев (Тәкый Әхмәтзәки улы Зәкиев, 1923-2000) — ТРның атказанган укытучысы, РСФСР мәгариф отличнигы, Бөек Ватан сугышы ветераны. 1990 елда Яңа Әлемнең музеен оештырган.

Тәкый Зәкиев
Туган 30 сентябрь 1923(1923-09-30)
Яңа Әлем, Актаныш районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 23 март 2000(2000-03-23) (76 яшь)
Яңа Әлем, Актаныш районы, Татарстан, Россия
Ватандашлыгы  СССР
Татарстан
 Россия
Һөнәре укытучы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Шәҗәрә үзгәртү

Тәкый Зәкиев үз шәҗәрәсен XVII гасырдан башлап яхшы белгән. Бу чорда гомер иткән бабасы Хуҗабирде әлеге гасырның башында дөньяга килгән һәм Иске Бикчәнтәй авылында яшәгән. Аның бишенче буын оныклары Габбас белән Зайсан XVIII гасыр ахырында Түбән Яхшый авылына күченәләр. Зайсанның улы һәм оныгы мулла вазифасын үтиләр. Әлеге онык Яңа Әлем авылына җибәрелә, аның улы Әхмәтзәки дә 1922 елда мулла итеп билгеләнә.

Балачак үзгәртү

1923 елның 30 сентябрендә ТАССРның Яңа Әлем авылында Хәмидә һәм Әхмәтзәки гаиләсендә дөньяга килә. 1929 елда гаилә кулаклар дип табыла һәм йортыннан мәхрүм ителә. 1930 елда атасын Томск шәһәрендәге төрмәгә җибәрәләр. Әнисе яхшы тегүче булганлыктан гына гаиләсе дөнья сөрә. Гаиләдә 4 бала була. 1931 елда мәктәптә укуын башлый. 1936 елда аталары, аякларына салкын тиү сәбәпле, авыр эшкә ярамас хәлдә өйгә җибәрелә. 1937 елның 5 декабрендә ССРБ ЭЭХК аталары яңадан кулга алына һәм 1938 елның 8 гыйнварында атып үтерелә (1967 елда ТАССРның Югары мәхкәмәсе тарафыннан реабилитацияләнә).

4 сыйныфта укыганда күзенә табиблар ялгышы аркасында трахома чире эләгә. 1938 елда мәктәпне гел 5 кә генә тәмамлап, Минзәлә педагогика укуханәсенә укырга керә. 1940 елда кабул ителгән канун нигезендә уку өчен түләү таләп ителә башлый, бу сәбәптән укуханәнең соңгы елын тәмамлап алмый кала. Лаеш районы Такталачык авылына укытырга җибәрелә.

Яшьлек үзгәртү

1942 елның 2 маенда фронтка китә. Сугышта үткән көннәре "Мәйдан" журналында дөнья күргән көндәлекләрдә сурәтләнгән. 1945 елның апрелендә ВКП(б) әгъзасы була. 1945 елның 6 ноябрендә сугыштан кайта. "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә. Яңа Әлем авылында Комсомол оешмасы сәркатибе, клуб һәм уку йорты мөдире итеп эшли. 1948 елда гына гаиләсе үз йортларын булдыра.1949 елда Әсхия исемле Мөслим районы кызы белән гаилә кора һәм бергә Иске Җияшкә җибәреләләр, Тәкый мәктәп мөдире вазифасын үти[1]. 1961 елда 5 балалы гаиләләре белән кире Яңа Әлем авылына кайталар.


Искәрмәләр үзгәртү

  1. Әхмәтгалиева Зәлифә. Нәселемнең мин бер тәрәзәсе // [1]. — Казан: Идел-пресс, 2019 - февраль. — Б. 157.

Әдәбият үзгәртү

  • Әхмәтгалиева Зәлифә. Казан утлары. — Казан: Идел-пресс, 2019 - февраль. — 156-162 б.
  • Зәкиев Рөстәм. Әтием ядкаре // . — Чаллы шәһәре: Идел-пресс, 2016 - №6.
  • Зәкиев Тәкый. Михнәтле балачак // . — Чаллы шәһәре: Идел-пресс, 2018 - №8.
  • Зәкиев Тәкый. Фронт көндәлекләре // . — Чаллы шәһәре: Идел-пресс, 2016 - №6.
  • Рина Зарипова. [2]. — Казан: Тат.кит.нәшр., 1982. — 56 б.

Сылтамалар үзгәртү

Шулай да карагыз үзгәртү