Иске Бикчәнтәй

Иске БикчәнтәйТатарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

Иске Бикчәнтәй
Дәүләт  Россия империясе
 РСФСР[d]
 Россия
Административ-территориаль берәмлек Әтәс авыл җирлеге[1]
Халык саны 129 (1795)[2],
74 (1795)[2],
79 (1816)[2],
47 (1816)[3],
1 (1816)[2],
235 (1834)[2],
90 (1834)[2],
313 (1848)[4],
177 (1848)[4],
600 (1859)[4],
129 (1859)[4],
705 (1870)[5],
365 (1902)[4],
739 (1905)[4],
2028 (1912)[4]
Почта индексы 423737
Карта

Почта индексы — 423737.

Тарихы

үзгәртү

Бүләр ыруы башкортлары нигез салган Иске Бикчәнтәй авылы 1736 елдан билгеле, шулай ук анда байлар ыруы вәкилләре дә яши[6]. Авыл Бүләр улусының Бүләр түбәсенә, соңрак бу улус Ырынбур губернасы Минзәлә өязенә карый. 1865 елда Минзәлә өязе Уфа губернасына керә. 1866 елда нәсел улустары бетерелгәч, авыл Байсар улусы составына керә.

Авыл кешеләре 1773-1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында актив катнаша.

1870 елда авылда мәчет (1802 елдан билгеле), мәктәп (1837 елда ачыла), 2 җил тегермәне теркәлгән[6].

Административ-территориаль королышы

үзгәртү

1920 елда авыл яңа оештырылган Татар АССР-ның Минзәлә кантоны составына керә. 1930 елдан Актаныш районы, 1935 елдан — Калинин районы, 1959 елдан — Актаныш районы, 1963 елдан — Минзәлә районы, 1965 елдан — янә Актаныш районы составында була.

Россия империясе законнарына ярашлы, 1-4 ревизия сказкаларында башкортлар исәпкә алынмый, арытабан үз теләкләренә ярашлы гына исәпкә алына (5нче ревизиядә өлешчә исәпкә алына). 1795 елдан башлап гомуми исәпкә керәләр[7][8][9][10][11][12][13]. 1795 елда 15 йортта — 129 башкорт, 19 йортта — 70, 1 йортта 4 типтәр исәпкә алына. 1816 елда башкортлар — 79, типтәрләр — 47, мишәрләр — 1. 1834 елда — 235 башкорт, 90 типтәр. 1848 елда 48 йортта — 313 башкорт, 32 йортта 177 типтәр була. 1859 елда — 129 хәрби дәрәҗәдәге кердәш, башка хезмәтләр буенча 600 башкорт исәпкә кертелә. 1870 елда 131 йортта 705 башкорт була. 1902 елда 142 йортта 365 кеше яши. 1905 елда 143 йортта 739 кеше. 1912 елда барлык халык ялгыш типтәрләргә (168 йортта 2 028 кеше) кертелә[6].

Билгеле шәхесләре

үзгәртү
  • Бәхтияр Мадияр улы Әетов — хәрби эшлекле. 1807 елгы Рус-прусс-француз сугышында, 19нчы Башкорт полкы составында 1812 елгы Ватан сугышында һәм Рус армиясенең чит илгә 1813-1814 еллардагы походларында катнашучы. «1812 елгы сугыш истәлегенә» көмеш медале кавалеры.
  • Ногманнасыйр Мәдияров (1782—?) — хәрби эшлекле. 1812 елгы Ватан сугышында һәм Рус армиясенең чит илгә 1813-1814 еллардагы походларында катнашучы.

Климат

үзгәртү
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[14]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[15]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. ОКТМО
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Әсфәндиярев Ә. Аулы мензелинских башкирБашкортстан китап нәшрияты.
  3. Әсфәндиярев Ә. Аулы Мензелинских башкирБашкортстан китап нәшрияты.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 4,6 Әсфәндиярев Ә. Аулы мензелинских башкирБашкортстан китап нәшрияты, 2009.
  5. Әсфәндиярев Ә. Аулы мензелинских башкиркитап, 2009.
  6. 6,0 6,1 6,2 Ә. З. Әсфәндиәров. Аулы мензелинских башкир. — Уфа: Китап, 2009. — С. 300-303. — 600 с. — ISBN 978-5-295-04952-1.
  7. Полное собрание законов Российской империи Том 5. №3287
  8. Полное собрание законов Российской империи Том 10 №7798
  9. Полное собрание законов Российской империи Том 10 №7977
  10. Полное собрание законов Российской империи Том 11 №8835
  11. Полное собрание законов Российской империи Том 11 №8836
  12. Полное собрание законов Российской империи Том 21 №15278
  13. Полное собрание законов Российской империи Том 23 №17221
  14. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  15. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International

Чыганаклар

үзгәртү