Шаһиарслан Агумов
Шаһиарслан Агумов (≈1860-1918) – XIX-XX гасырлардагы Иске Балтач авылы мулласы[1]. Авыл халкы аның мәгърифәтчелек хезмәте өчен хөрмәтләп "Акмулла" дип атаган.
Шаһиарслан Агумов | |
---|---|
Туган телдә исем | Шаһиарслан Бәдретдин углы Агумов |
Туган | 1859 Әҗәкүл, Ырынбур губернасы, Русия империясе |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия империясе→ ССРБ |
Һөнәре | мулла |
Җефет | Бибимөкәрәмә Гәбдерәкыйб кызы Агумова |
Балалар | Мәймүнә, Гарифҗан, Әминә, Хәмидә, Галимҗан, Гыйлмегаян, Фәтхелбаян |
Ата-ана |
|
Нәселе
үзгәртүШаһиарслан мулла нәселендә күп кешеләр язучылык һөнәренә ия. Кайберләре аны тормышка да ашыра алмаган, үзләренең кечкенә иҗади мирасын тар гына даирәдә саклаган. Фәкать, бу нәселдәге өч таныклы әгзанең исеме күпләргә билгеле.
1930 елда хатыны Бибимөкәрәмә репрессиягә дучар ителә.[2] 1936 һәм 1937 елларда ике улы да атып үтерелә.[2]
- Тәкый Зәкиев – ТРның атказанган укытучысы[3], Бөек Ватан сугышы ветераны. 1990 елда Яңа Әлемнең музеен яңадан торгызган.
- Фәйрүзә Мөслимова – татар шагыйрәсе, журналист.
- Рина Зарипова – журналист, укытучы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Чыганаклар
үзгәртү- ↑ Тәкый Зәкиев Михнәтле балачак // "Мәйдан" журналы. - Яр Чаллы, 2018, №8
- ↑ 2,0 2,1 Списки жертв.
- ↑ Рөстәм Зәкиев Әтием ядкаре // "Мәйдан" журналы. - Яр Чаллы, 2016, №6