Рина Зарипова

Татар журналисты, укытучы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре

Ри́на Бая́н кызы Зари́пова, шулай ук Ри́на Зари́фова (туган чактагы исеме Рéна Бая́н кызы Агýмова; 12 (19) март 194110 гыйнвар 2008)«Татарстан яшьләре» газетасының 1973-2002 елларда хатлар бүлеген җитәкләгән журналист, укытучы, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1995), "Бәллүр каләм" журналистлар бәйгесенең лауреаты (2001).

Рина Баян кызы Зарипова
Rina Zaripova.jpg
Туган телдә исем Рена Баян кызы Агумова
Туган 19 март 1941(1941-03-19)
Меңнәр, Актаныш районы, ТАССР, РСФСР, ССРБ
Үлгән 10 гыйнвар 2008(2008-01-10) (66 яшь)
Казан, Татарстан, Россия
Үлем сәбәбе яман шеш
Күмү урыны Мамадыш трактындагы мөселман зираты[1]
Яшәгән урын Четаев урамы, Казан[2]
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы Россия Федерациясе
Татарстан байрагы Татарстан Җөмһүрияте
Әлма-матер Алабуга дәүләт педагогика университеты
Һөнәре журналист, укытучы, тәрҗемәче
Ата-ана
  • Фәтхелбаян Шаһиарслан улы Агумов (1903-1973) (әти)
  • Мәсрүрә Зарифулла кызы Зарифуллина (1908-1983) (әни)
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Commons-logo.svg Рина Баян кызы Зарипова Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

Меңнәр авылында укытучылар Мәсрүрә Зарифуллина һәм Фәтхелбаян Агумов гаиләсендә 1941 елның 12 мартында дөньяга килә. Документларда туу көне 19 март итеп теркәлә. Гаиләдә барлыгы 8 бала була. Фәтхелбаян ягыннан Рина Зарипова журналист Әлфия Самат, язучы Фәйрүзә Мөслимова, укытучы Тәкый Зәкиевнең ерак туганы.[3]

Фәтхелбаян Агумов Бөек Ватан сугышында катнаша. Гаилә Меңнәр авылыннан соң вакытлыча Кәзкәйгә, аннары Яңа Әлемгә күченә. Бу авылда Рина беренче ике классын тәмамлый[4]. Моннан соң гаилә Иске Солтанголга, Шәрип һәм, ахырда, Югары Гәрәйгә күченә. Югары Гәрәйдә Рина унъеллык мәктәп белемен тәмамлый.

1960 елда Алабуга педагогия институтының рус-татар филология факультетына имтиханнарны уңышлы тапшыра. 1965 елда институтны тәмамлый. Лаеш районы Татар Сараланы урта мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы институт тарафыннан җибәрелә.[5][6]

Физика укытучысы Заһит Зарифовка өйләнә. Соңрак гаилә Казанга күченә, Рина Зарипова 1969 елның 20 февраленнән "Татарстан яшьләре" газетасына тәрҗемәче буларак эшкә алына. 1973 елда хатлар бүлеген җитәкли башлый һәм бу вазифаны 2002 елга кадәр башкара.

1995 елның 13 февралендә матбугат өлкәсендәге казанышлары өчен ТР президенты указы белән Атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исем ала. 2001 елда журналистларның "Бәллүр каләм" бәйгесендә лауреат премиясенә лаек була[7].

Пенсиягә чыгу белән 2002 елдан Рина Зарипова язмалары "Татарстан яшьләре", "Татар иле", "Ватаным Татарстан", "Шәһри Казан", "Мәгърифәт", "Молодежь Татарстана" гәзитләрендә, "Идел" журналында басыла.

2003 елда Зарифовлар гаиләсенә багышланган "Адәм белән Хәва" тапшыруы Татарстан — Яңа Гасыр телеканалының эфирында чыга.

Яман шеш табылу сәбәпле соңгы елларында Рина Зарипова ике операция кичерә. 2008 елның 10 гыйнварында онкология авыруыннан Казанда дөнья куя. Казанның Мамадыш трактындагы мөселман зиратында җирләнә[8].

ИстәлекҮзгәртү

2021 елның 5 мартында журналистның 80-еллыгы уңаеннан "Татарстан радиосы"нда Раил Садрый тарафыннан "Күңел җылысын өләшкәндә" дип исемләнгән тапшыру хәзерләнә. 2021 елның мартында һәм апрелендә Рина Зариповага багышланган мәкаләләр дөнья күрә, шулар арасында "Гомер юлы үзе бер сәнгатьтер", "Сердәшче апабыз" һәм "Меңнәрнең сердәше һәм әңгәмәдәше".

Татарстан яшьләреҮзгәртү

Рина Зарипова Татарстан яшьләренең хатлар бүлеге җитәкчесе буларак әлеге бүлек белән тыгыз бәйләнгән мәшһүр сәхифәләрне дә алып бара.

"Сердәш" сәхифәсеҮзгәртү

Рина Зарипованы "Татарстан яшьләрендәге" "Сердәш" сәхифәсе белән Татар Сараланы укучылары таныштыралар[9]. Бу журналист Суфия Әхмәтова тарафыннан ачылган сәхифәдә газета укучылары төрле серләре белән бүлешәләр һәм авыр сорауларын чишүдә булышу максаты белән газетага һәм башка укучыларга хатлар юллыйлар. Шуңа күрә әлеге сәхифә хатлар бүлеге белән тыгыз бәйләнгән.

"Үзенең 40 еллык тарихында “Сердәш” кемнәр өчен генә дус, иптәш, сердәш булмагандыр, кемнәрне генә ашыгычлык белән ялгыш адым ясаудан саклап калмагандыр. Бөтенесе турында яза башласаң, газета битләре җитмәс. Хәер, газетаның күпьеллык тегелмәләре моңа шаһит", — Рина Зарипова, "Татарстан яшьләре", март 2005[9]

1969 елның 20 февраленнән Рина Зарипова "Татарстан яшьләре"ндә эшли башлый. Башта тәрҗемәче вазифасын үти, хатлар бүлеге мөдире журналист Суфия Әхмәтованың булышчысы була. Суфия Әхмәтованың пенсияга китүе белән, 1970 ел дәвамында хатлар бүлеге һәм бу сәхифә белән күп кенә шәхесләр җитәкчелек итәләр: Фәрит Хәкимҗанов, Галия Рәимова, Фәрит Галиев һ.б. Аннары хатлар бүлеге һәм "Сердәш" Рина Зарипова карамагына күчә.

"Шимбә" сәхифәсеҮзгәртү

Газетаның "Шимбә" сәхифәсе күренекле шәхесләргә багышланган, күп очракта җырлар ноталары белән укучылар теләкләре буенча басылып барган. Укучыларның еш Сара Садыйкова җырларын сорап хатлар җибәргәнгә күрә, Рина Зариповага күренекле композитор белән күп тапкыр күрешергә туры килә, һәм бу аларны дуслаштыра.[10]

"Үзең белән аралашкан кешеләрнең бөеклеген яши-яши күбрәк аңлыйсың икән ул", — Сара Садыйкова турында Рина Зарипова, "Татарстан яшьләре", декабрь 2004[10]

КитапларҮзгәртү

"Гаилә җылысы" китабыҮзгәртү

 
"Татарстан яшьләре" яңа 2000 елны каршы ала: Р.Зарипова утыручыларның икенчесе (сулдан)

1982 елда Татарстан китап нәшриятында Рина Зарипованың төрле елларда укучылар хатлары буенча язылган мәкаләләргә нигезләнгән беренче китабы бастырыла. Китап гаилә темасы белән тыгыз бәйләнгән әхлак, тәрбия, җәмгыять проблемаларын ачыклый, һәм һәр бүлекчә авторның нәтиҗәсе белән тәмамлана.

Башка китапларҮзгәртү

1980-1990-елларда Рина Зарипованың очерклары әхлак, тәрбия, җәмгыять темасына багышланган кайбер җыентыкларда дөнья күрә. Шуларның берсе — 1990 елгы Газинур Вәлиев төзегән "Җиде юл чатында" җыентыгы. Икенчесе — 1991 елда нәшер ителгән һәм Язилә Абдулкадыйрова белән берлектә төзелгән "балаларны тәрбияләүдән ваз кичү" кебек киеренке темага багышланган "Тәүбә" очерклар җыентыгы. Әлеге җыентыкта Рина Зариповадан кала Рафаил Төхфәтуллин, Фәүзия Бәйрәмова, Исмәгыйль Шәрәфиев, Нәбирә Гыйматдинова һ.б. очерклары бастырыла.[11]

ГаиләсеҮзгәртү

Ире — Заһит Сәдрислам улы Зарифов — озак еллар Казан авиация институтында гомуми һәм кулланма физика өлкән укытучысы, инженер булып эшләгән. Дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр.

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ЯзмаларыҮзгәртү

МәкаләләрҮзгәртү

Китаплар һәм җыентыкларҮзгәртү

ТәрҗемәләрҮзгәртү

  • Скаржинский, М.; Чекмарев, В. (1999) (in tt). Базар икътисадыннан 20 дәрес: Татар гомуми белем мәкт. 10 нчы с-фы өчен дәреслек // Русчадан Шәмсетдинова Г.М., Зарипова Р. Б. тәрҗ.. Казан: Мәгариф. pp. 118. ISBN 5-7761-0617-6. 

Шулай да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 https://cemetery.kzn.ru/cemeteries/1
  2. Жители.инфо сайты
  3. Закирова, Эльмира (2020-11-09). Әлфия Самат бит ул! (tt). "Сөембикә" журналы. 2021-03-18 тикшерелде.
  4. Зарипова, Рина (2005-04-05). «Үз сиксән бишебез сиксән биш» (tt). Татарстан яшьләре.
  5. Гыймадиева, 2014, бит. 67
  6. Гыймадиева, 2014, бит. 60
  7. Муратов Ф., Хуҗин Й. Актаныш - туган җирем / Ф.М.Муратов, Й.Ә.Хуҗин. - Казан: Идел-пресс, 2003.
  8. Казанның Мамадыш трактындагы мөселман зираты
  9. 9,0 9,1 Меңнәрнең серен сыйдырган «Cердәш»
  10. 10,0 10,1 Онытылмас хатирәләр
  11. Тәүбә: очерклар җыентыгы / төз. Я. М. Абдулкадыйрова, Р. Б. Зарипова. — Казан: Тат.кит.нәшр., 1991. — бит 136. — ISBN 5-298-00662-0

ЧыганакларҮзгәртү

КитапларҮзгәртү

  • Гыймадиева, Наҗия (2014). Мәктәбем - якты юлым. Казан, Татарстан: Идел-Пресс. 
  • Зарипова, Рина Гаилә җылысы. — Казан: Тат.кит.нәшр., 1982. — 56 б.
  • Муратов Ф., Хуҗин Й. (2003). Актаныш - туган җирем. Казан, Татарстан: Идел-Пресс. 
  • Самат, Әлфия (2005). "Журналист" (in tt). Мин яратам сезне.... Казан: Полигран-Т. pp. 229-237. ISBN 5-902724-02-3. 

МәкаләләрҮзгәртү

Тышкы сылтамаларҮзгәртү

ФильмҮзгәртү

РадиотапшыруҮзгәртү

"Татарстан яшьләре" газетасы