Габидулла Хөрмәтуллин

Габидулла Хөрмәтуллин, Габидулла Әхмәдулла улы Хөрмәтуллин (1953 ел, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Баек) — җырчы (тенор), Татарстанның атказанган артисты (2009), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Габидулла Хөрмәтуллин
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Габидулла Әхмәдулла улы Хөрмәтуллин

Туу көне

1953(1953)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Баек

Эшчәнлек еллары

1975 — х. в.

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Моң

тенор

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

«Сердәш» ансамбле (Чаллы)
«Йолдыз» ансамбле (Чаллы)

Бүләкләр

Татарстанның атказанган артисты
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

gabidulla

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1953 елда Мөслим районы Баек авылында алты балалы җырга-моңга гашыйк гаиләдә төпчек бала булып туган. Әтисе — Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәдулла, әнисе — Хөршидә. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Яр Чаллыдагы 8нче һөнәри укуханәдә тракторчы белгечлеге ала. Күмәк хуҗалыкта эшли. Паспорт алу өчен Казакъстанның Күкчәтау өлкәсендәге чирәм җирләрдә эшләп кайта. Уфага барып эшкә урнаша. Бәхет эзләп, Мурманскига балык тоту идарсенә барып чыга.

1974 елдан Яр Чаллыда. КамАЗның двигательләр җыю заводында VI разрядлы көйләүче булып эшли. Заводның үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөри. Өч ел рус хорында җырлый. Композитор Ринат Гобәйдуллин Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сарае каршында егермеләп яшь егет һәм кыздан торган «Сердәш» ансамбле оештыра. Әлеге ансамбль җыр сәнгатенә Габидулла Хөрмәтуллиннан тыш, Таһир Манжуков, Гөлдания Хәйруллина, Равил Галиев, Резидә Шәрәфиева, Инзилә Сәлимова, Илгизәр Мортазин, Раил Габдрахманов һ. б. халык яраткан җырчылар үстереп чыгара. Г. Хөрмәтуллин эстрадага Рим Хәсәновның «Кышкы романс»ы белән чыга һәм тиз арада популярлык казана.

2002 елда Тукай районы Биклән авылында «Хөрмәт» ҖЧҖ оештыра[1], шул ук исемдә җыр студиясе ача.

2009 елдан «Йолдыз» ансамбле (Чаллы) җитәкчесе.

Яр Чаллының «Мөслим районы якташлыгы» әгъзасы.

Репертуаруында татар халык җырлары, татар композиторлары язган «Илкәем», «Баегым», «Кыр казлары», «Каз өмәсе», «Торналар», «Бик сагынсаң әгәр мине», «Коела инде яфраклар», «Мәллә Тамак», «Әй гармун уйный да соң», «Яратып кал җирдә» (Зөлфәт сүзләре - Факил Сафин көе), «Кайчан гына очрашырбыз», «Күргәнем юк иде», «Әтиемә» (Илгиз Закиров көе - Газиз Кашапов сүзләре), «Әллүки җыры» (Роберт Миңнуллин сүзләре - Факил Сафин көе), «Авылым урамнары», «Хуш, авылым», «Ашыгырга никтер яраттым», «Яшьлегем югалды», «Туган җиремә», «Туганнарым өчен», «Кара әле күзләремә» (Шәмсия Җиһангирова сүзләре – Азат Хөсәенов көе), «Исәнме, Кеше» һ. б. җырлар.

Гаиләсе үзгәртү

Беренче никахыннан улы Илдар.
Икенче хатыны Нәзилә. Кызы Диана.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ООО «Хормэт» 2019 елның 12 апрель көнендә архивланган.. notecom.biz

Әдәбият үзгәртү

  1. Ф. Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: «Идел-Пресс», 2006 ел, 532-534нче бит. ISBN 5-85247-005-4
  2. Гөлшат Нуретдинова. Учагыбыз янсын әле. «Мәйдан», 2007 ел, сентябрь, 69-72нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү