Ринат Гобәйдуллин (1951)

Ринат Гобәйдуллин – композитор, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Сердәш» ансамбле җитәкчесе, Чаллы шәһәренең "Энергетик" Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе.

Ринат Гобәйдуллин
Тугандагы исеме

Ринат Шәрип улы Гобәйдуллин

Туу көне

20 май 1951(1951-05-20)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Ютазы районы, Иске Урыссу

Үлү көне

8 гыйнвар 2017(2017-01-08) (65 яшь)

Үлү урыны

Яр Чаллы, Татарстан Республикасы, РФ

Эшчәнлек еллары

1976 - 2017

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

композитор

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

“Энергетик” һәм “КАМАЗ” мәдәният сарайлары (Яр Чаллы)

Бүләкләр

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Ринат Шәрип улы Гобәйдуллин 1951 елда Баулы районы Иске Урыссу авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Лениногорск шәһәре музыка-педагогия училищесында укый. 1976 елда Чаллы каласына күченә. Шунда “Сердәш” ансамблен оештырып җибәрә. 1980 елларда Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын тәмамлый.

Ринат Гобәйдуллин оештырган "Сердәш" ансамбле Татарстанда беренче "яшь йолдызлар мәктәбе" буларак билгеле. Композитор тырышлыгы белән Габидулла Хөрмәтуллин, Резеда Шәрәфиева, Равил Галиев, Рәсүл Салихов һәм башка җырчылар зур сәхнәгә чыкты.

Гобәйдуллин 200 ләп җыр һәм Минзәлә, Әлмәт, Ырынбур, Уфада 11 спектакльгә музыка иҗат иткән шәхес. Иң билгеле җырлары — “Бир кулыңны, гүзәлем”, "Чаллы сириннәре", “Күңелеңә авыр алма”, “Күчмә кошлар”. Һәм, әлбәттә, композитор иҗатының иң югары ноктасы булган һәм “визит таныклыгы” булган “Ноктюрн“ музыкаль пьесасы.

2017 елның 8 гыйнварында кинәт вафат була.[1] Ринат Гобәйдуллин кабере туган ягында — хәзерге Ютазы районы Иске Урыссу авылында.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү