Резидә Шәрәфиева

(Резеда Шәрәфиева битеннән юнәлтелде)

Резидә Шәрәфиева, Резидә Дамир кызы Шәрәфиева (1966 елның 10 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Минзәлә районы, Наратлы Кичү) — эстрада җырчысы, Казан шәһәр филармониясе солисты (2001 елдан), Татарстанның халык артисты (2016).

Резидә Шәрәфиева
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Резидә Дамир кызы Шәрәфиева

Туу көне

10 гыйнвар 1966(1966-01-10) (58 яшь)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, ТАССР Минзәлә районы Наратлы Кичү

Эшчәнлек еллары

1990 - х. в.

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

укытучы, рәссам, җырчы

Моң

альт

Кораллар

баян

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

«Энергетик» мәдәният сарае (Чаллы)
Казан шәһәр филармониясе

Бүләкләр

ТР халык артисты - 2016«Фидакарь хезмәт өчен» медале - 2021

Резида Шарафиева

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
«Сөембикә», 2016 ел, гыйнвар.

1966 елның 10 гыйнварында Татарстан АССР Минзәлә районы Наратлы Кичү авылында дүрт балалаы гаиләдә баш бала булып туган. Әтисе Дамир, әнисе Рәйхана. Гаиләдә дүрт бала үсәләр: ике кыз, ике малай. Сеңлесе — Дилбәр, энекәшләре — Илһам, Илдар. Беренче тапкыр 7нче класста укыганда клубта җырлый. Туган авылында сигез классны, «башлангыч сыйныф укытучысы» белгечлеге буенча Минзәлә педагогика укуханәсен тәмамлаган (1985). Бер ел Минзәлә районы Кадрәк урта мәктәбе интернатында тәрбияче булып эшли. Казанда 16нчы санлы һөнәр укуханәсендә ике ел рәссам-бизәүче һөнәре серләренә төшенгәч, бер елдан артык «Хатын-кызлар өчен товарлар» кибетендә эшли, витриналар бизи. Яр Чаллыда «Кыйбла» клубына йөреп, җырчылар белән таныша. Ринат Гобәйдуллин кул астындагы «Сердәш» ансамблендә җырлый.[1]. Казан белән Чаллы арасында дүрт ел йөреп, Милли мәдәни үзәктә эшли. 2001 елдан бирле Казан шәһәр филармониясендә хезмәт куя. 2003 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр факультетын тәмамлаган.

Иҗаты үзгәртү

Резидә Шәрәфиева — бәрхет альт тавышка, якты, үзенчәлекле тышкы кыяфәткә ия, сәхнәдә үз стилен булдырган җырчы. Аның күп кенә сәхнә костюмнары үз эскизлары буенча булдырылган.

Җырчы 2001 елдан 2019 елга кадәр 17 аудиоальбом һәм 7 видеоклип чыгарган. Репертуарына карата да бик таләпчән. Ринат Гобәйдуллин, Фирзәр Мортазин, Зөфәр Хәйретдинов җырларын, Риваль Хисмәтуллин белән шагыйрә Айгөл Вәлиуллина иҗат иткән җырларны, Айдар Тимербаевның Айдар Минһаҗев сүзләренә язылган җырларын башкара[2].

2007 елда «Сөю көтә йөрәк» фильмында баш рольне башкара. ⠀ Яр Чаллыда «Хыял» эстрада ансамбле оештырып, 20 ел дәвамында Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев белән чыгыш ясый. 2019-2020 елгы концерт сезонына яшь җырчы Рафаэль Якупов белән «Кем кемне?» исемле концерт программасы әзерләгән.

Башкарган җырлары: «Мәк чәчәге», «Җырлама син», «Ярат кына», «Сөлчәбашым», «Бергә булыйк», «Сагыш», «Мәхәббәт җыры», «Рәхмәт сиңа», «Якынымның туган көне», «Гомер чишмәм», «Тормыш көймәсе», «Әнкәй янына кайттым», «Танго», «Уртак итмәде», «Бер тутырып карадым», «Гомер чишмәм», «Ялгыз йорт», «Тәгәрәп лә китте йомгагым», «Өзмә өметем», «Сиреньнәр», «Синсез», «Көндәшем» һ. б.

Гаиләсе үзгәртү

Беренче ире (1991—1998 елларда) керәшен егете, Чаллыда яши.

Икенче ире Фәнис, эшмәкәр. Кызы Зөләйха (2006)[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Резидә Шәрәфиева: «Мәхәббәтсез гомер – яшәү түгел ул». «Сөембикә», 2016 ел, гыйнвар.
  2. Лилия Йосыпова. Резидә Шәрәфиева: «Мин – бик юмарт кеше». «Ирек мәйданы», 2019 ел. 21 ноябрь, 8-9нчы бит.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү