Иске УрыссуТатарстан Республикасының Ютазы районындагы татар авылы. Иске Урыссуы авылы хәзерге Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш өлешендә, Татарстанның баш каласы Казан шәһәреннән 350 км ераклыкта урнашкан.

Иске Урыссу
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Ютазы районы
Координатлар 54°35'тн, 53°24'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423960
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Старые Уруссу

Почта индексы — 423960.

Тарихи белешмә үзгәртү

Хәзерге чорның аксакаллары сөйләвенә караганда,авыл янында “Каравыл” тавында, хәзерге ферма һәм хэзерге алма бакчасы урнашкан урында, аннан арырак ямь-яшел урманнар булган. Хәзерге чорда Бәйрәкә тавы дип аталган һәм шундагы зират урыннары сазлыклы урманнар белән капланган булган. Хәзерге авыл урынына килеп,беренче утрак тормыш корган кешеләр кызганычка каршы билгеле түгелләр. Алар хәзерге мәктәп урынына урнашкан булганнар. Икенче бер күчеп килгән гаилә хәзерге ферма урынына урнашкан. Шуннан соң авылга Казан арты авылларыннан күчеп килә башлаганнар. Казан арты халыклары килеп утырганчыга хәтле авылда чирмеш һәм калмык-монголлар: Хорамша, Рыс, Сөбәй һәм башка бабайлар тирмәләр корып, терлекчелек белән шөгыльләнә башлаганнар. Борынгы халыкның әйтүенә караганда авылнын исеме дә Рыс бабайның исеменнән алынган булса кирәк. Рыс сүзенең мәгънәсе “бәхетле” дип тәрҗемә ителә. Шуннан чыгып, авылның атамасының мәгънәсен “Бәхет суы” дип аңлатырга була. 1921 – 1924 елларда Иске Урыссудан бик күп авыллар (Яссы Тугай, Ташкичү, Кыска Елга, Кордон һ.б.) аерылып чыга. Шуннан башлап, авылның атамасын Иске Урыссу, дип йөртә башлыйлар.

1763 елда авылга Минзәлә районы, Карыйлы авылыннан Туктамыш хан улы Ибраһим исемле кеше күчеп килә. Ул авылга хатыны, өч улы белән килә. Ибраһим Иске Урыссу авылында төпләнеп кала.[1]

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11 °C -5.8 °C 4.6 °C 13.8 °C 19.1 °C 20.9 °C 18.3 °C 12.5 °C 4.5 °C -4.8 °C -10.4 °C 4.2 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.2 °C.[3]

Танылган шәхесләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.