Фәрит Хәкимҗанов
Фәрит Сабирҗан улы Хәкимҗанов — төрки телләрнең тарихы һәм язма истәлекләре буенча танылган белгеч, галим.
Фәрит Хәкимҗанов | |
---|---|
Туган телдә исем | Фәрит Сабирҗан улы Хәкимҗанов |
Туган | 29 июль 1945 (79 яшь) ТАССР, Казан |
Милләт | татар |
Һөнәре | галим |
Ул 1945 елның 29 июлендә Казан шәһәрендә туа. Мәктәп елларында спорт белән мавыгып, шактый үрләр яуласа да, күңеле гыйлемгә, фәнгә тартыла. 1976 — 1990 елларда ул Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли, 1990 елда Татарстан хөкүмәте карары белән Татар энциклопедиясен төзү буенча иҗади төркем туплый, җитди һәм катлаулы эш башлап җибәрә. 1992 — 1996 елларда Төркиянең Әнкара университетында татар теле һәм әдәбияты буенча дәресләр алып бара. Ул 15 китап һәм 150 дән артык мәкалә авторы, дистәләрчә халыкара конференцияләрдә чыгыш ясаган галим.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|