МеңнәрТатарстан Республикасының Актаныш районындагы торак пункт. Әлегә муниципаль статусы — авыл (федераль классификатор буенча).

Меңнәр
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Аккүз авыл җирлеге[1]
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Сөн
Почта индексы 423746
Карта

Актаныштан 20 чакрым көньяктарак, Сөн буенда - Башкортстан чигендә урнашкан. Биредә безнең эрага кадәр VIII-II меңьеплыкка, безнең эраның VI-XIII гасырларына караган археология комплексы, Урда Идел буендагы иң борынгы кабер табылу (авылдан 0,8 чакрым көнчыгыштарак) һәм безнең эрага кадәр меңьеллыкка, безнең эраның VI-IX, XI-XII йөзләренә караган торулык булу (авылның көньягында) торак урынының борынгылыгын раслый. Нигез салыну VI гасырда башкарылган, ә XI йөздән монда кешеләр даими яши дияргә тулы нигез бар. Бу чорда безнең җирләр Болгар дәүләте биләмәләре саналган, табигый, аларда кешеләр көн күргән. Шәхес культы корбаны булган тарихчы Сәет Вахиди (1887-1937) тапкан документларда Меңнәргә Лаеш төбәгендәге Кабан авылыннан күчеп утырулары ачыклана. Авыл атамасы Мең кабиләсенә караганлыкны белдерә, әлеге кавем Нугай Урдасы тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Нәсел башы Урдаж бигә барып тоташа, әлеге кабилә дәвамчылары Агыйдел, Дим, Үршәк, Кармасан, Авыргазы, Үзән һ.б. кече елга буйларындагы авылларда гомер сөрә. Шул кавемнән 1 баба гаиләсе белән 1714 елда Дербешка янындагы Уш Кушты сыртындагы авыл таралганда бирегә килеп утыра.

Авылда асаба башкортлар һәм типтәрләр, игенчелек һәм терлекчелектән тыш, умартачылык, балыкчылык, күн аяк киемнәре тегү, кирпеч сугу белән дә шөгыльләнә.

XIX гасыр уртасында имана җирләре 1936 дисәтинә тәшкил итә. Мәчетнең 1836 елдан эшләве, 1870 елда мәдрәсә булуы билгеле. 1795 елны монда 2 башкорт катламындагы, 47 типтәрләр хуҗалыклары була, аларда 5-156 кеше исәпләнә. 1816 елда 8 башкорт, 125 типтәр, 1 килешүсез килеп утырган татар ир-аты капитан Баязит Солтанов командасында (Бүләр волостеның Бүләр түбәсе), 1834 елда 8 башкорт таифәсендәге ир-ат Уникенче йортта, 139 типтәр 2 командада исәптә тора. 1859 елда 10 авыл белән берлектә Байсар йорт җәмгыятенең бер аймагын тәшкил итәләр. 1870 елда 100 ихатада - 259 ир-ат, 246 хатын-кыз, 1884 елда - 551, 1897 елда - 699 җан, 1902 елда 116 йортта - 215 ир-ат, 357 хатын-кыз, 1906 елда - 761, 1913 елда - 821, 1920 елда - 818, 1926 елда - 692, 1938 елда - 624, 1949 елда - 380, 1958 елда - 367, 1965 елда 112 өйдә - 507, 1989 елда 93 ихатада - 278, 1993 елда 100 йортта - 292, 2010 елда 86 хуҗалыкта 270 кеше яши.

Октябрь инкыйлабын Байсар волостенда каршылыйлар, үзләрендә авыл Советы төзелә, «Лена» күмәк хуҗалыгы оештыралар. Эреләндерү чорында «Чишмә», Сөн буеның башка хуҗалыклары белән берләштерелә.

1930 елның 18 мартында 10 кеше 5-10 елга концлагерьга озатыла, шуларның 5 се - Заһидуллин фамилиясен йөртүчеләр. Репрессия җиле 1866 елда туган Дәүләтша хәзрәт Усмановны да читләтеп үтми. Бөек Ватан сугышына 101 яугир алына, 75 енә аннан туган ягына кайту насыйп булмый.

Чишмә авыл җирлегенә карый әлеге торак урыны, аңа асфальт юл килеп җиткән.

Меңнәр комплексы - археологик истәлекләр җыелмасы, Меңнәр авылы янында урнашкан. 1969 елда Е. П. Казаков тарафыннан тикшерелә. Урта Идел буендагы мезолит дәвере кабере табыла. Кабердән сөяк һәм чакматаштан ясалган сөңге, ук очлыклары һ.б. әйберләр чыга. Торулыгы Чиялек культурасына керә.

Почта индексы — 423744.

XVII гасырда нигез салына. 2002 елны 72 хуҗалыкта 268 кеше яши[2].

Климат

үзгәртү
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[4]

Авылда туган күренекле шәхесләр

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Фәнүс Муратов, Йосыф Хуҗин. Актаныш - туган җирем. ― Казан, 2010, 271 нче бит.