Иске Балтач (Актаныш районы)
Иске Балтач – Татарстан Республикасы Актаныш районында Шәбез елгасы буенда (Агыйделнең сул кушылдыгы) урнашкан авыл. 1989 елда 146 кеше, 1997 елда 135 кеше яши. Авылда бары татарлар гына яши. Авыл халкы "Әнәк" агрофирмасының "Чишмә-су" бүлекчәсендә эшли. 1732 елда барлыкка килә.
Иске Балтач | |
Дәүләт |
Россия империясе РСФСР[d] Россия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Иске Кормаш авыл җирлеге[1] |
Халык саны |
6 (1762)[2], 66 (1795)[2], 104 (1816)[2], 163 (1834)[2], 220 (1848)[2], 136 (1859)[2], 490 (1870)[2], 405 (1905)[2], 451 (1912)[2] |
Почта индексы | 423733 |
Тарихы
үзгәртүБалтач (хәзер Иске Балтач) Гәрәй волосының (1866 елдан – Шәрип, аннан Такталачык волосының) Әҗәкүл түбәсе башкортлары авылы. Россия империясе законнарына ярашлы, 1-4 ревизия сказкаларында башкортлар исәпкә алынмый, арытабан үз теләкләренә ярашлы гына исәпкә алына (5нче ревизиядә өлешчә исәпкә алына). 1795 елдан башлап гомуми исәпкә керәләр[3][4][5][6][7][8][9]. 1762 елда анда 6 татар ир-аты теркәлә. 1795 елда Балтач түбәсенең 12 авылы арасында башкортлар сан буенча арттан 3нче урынны алып тора: 9 йортта 66 асаба башкорт яши[10].
1816 елда Балтачта 19 йортта 104 башкорт була. 1834 елда 18 йортта 163 башкорт яши. 1848 елда 32 йортта 183 асаба башкорт теркәлә. 1859 елда – 136 асаба башкорт. 1870 елда Иске Балтачта 40 йортта 490 типтәр була. Соңгы мәгълүмат төгәл түгел, чөнки 1848 елда типтәрләр 37 кеше генә булган. 1905 елда Иске Балтачта 78 йортта – 405 кеше, 1912 елда 82 йортта 451 асаба башкорт теркәлә[10].
1840 елда Кантон башлыгы ведомстволарында язылуынча, 161 башкорт 60 чирек көзге һәм 49 чирек язгы иген чәчкән; 1848 елда 32 йортта 106 ат, 62 сыер, 1 300 сарык, 115 кәҗә була. 1848, 1870 елларда – 3, XX гасыр башында 1 тегермән, 1 кибет, мәчет, 1870 елда Иске Балтачта мәчет каршында мәктәп тә исәпкә алына[10].
Атаклы кешеләре
үзгәртү- Фәйрүзә Мөслимова (1954―2021) — шагыйрә.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ ОКТМО
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 2,7 2,8 Әсфәндиярев Ә. Аулы мензелинских башкир — Башкортстан китап нәшрияты.
- ↑ Полное собрание законов Российской империи Том 5. №3287
- ↑ Полное собрание законов Российской империи Том 10 №7798
- ↑ Полное собрание законов Российской империи Том 10 №7977
- ↑ Полное собрание законов Российской империи Том 11 №8835
- ↑ Полное собрание законов Российской империи Том 11 №8836
- ↑ Полное собрание законов Российской империи Том 21 №15278
- ↑ Полное собрание законов Российской империи Том 23 №17221
- ↑ 10,0 10,1 10,2 Ә. З. Әсфәндиәров. Аулы мензелинских башкир. — Уфа: Китап, 2009. — С. 293-296. — 600 с. — ISBN 978-5-295-04952-1.
Чыганак
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. 1999
- Ә. З. Әсфәндиәров. Аулы мензелинских башкир. — Уфа: Китап, 2009. — С. 293-296. — 600 с. — ISBN 978-5-295-04952-1.