Мәдинә Маликова
Мәдинә Габделхак кызы Маликова — күренекле татар язучысы, драматург. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2017).
Мәдинә Маликова | |
---|---|
Туган телдә исем | Мәдинә Габделхак кызы Маликова |
Туган | 5 август 1935 (89 яшь) Татарстанның Сарман районы Мортыштамак авылы |
Яшәгән урын | Фатыйх Әмирхан проспекты, Казан[1] |
Әлма-матер | Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты |
Һөнәре | язучы, драматург |
Балалар | Ильяс (беренче никахтан), Искандәр[2] |
Бүләк һәм премияләре | (2017) Гаяз Исхакый премиясе (2017) |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
26.09.2013, Әтнә Үзәк китапханәсендәге Мәдинә Маликова белән очрашу |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1935 елның 5 августында Сарман районының Мортыштамак авылында туа. Шушы авылда җидееллык мәктәпне тәмамлый.
1949-1959 елларда ул Минзәлә педагогика училищесында , Казан дәүләт педагогика институтында укый. Аннан соң «Чаян» журналында корректор, “Азат хатын” журналында әдәби хезмәткәр һәм шул ук журналның җаваплы сәркатибе булып эшли.
Мәдинә Маликованың әсәрләре аның 20 гә якын китабына тупланган. Алар арасында “Юлдашлар”, “Казан каласы — таш кала”, “Кар сулары”, “Егетлеккә бер адым” исемле хикәя һәм повесть җыентыклары, “Шәфкать”, ”Басып сайрар талы бар”, “Фидая” исемле роман китаплары бар.
Соңгы елларда аның “Алтын ятьмә”, “Оҗмах балалары”, “Мендем биек тауларга” исемле роман, пьеса, повесть, хикәяләре, детектив жанрда язылган әсәрләре тупланган китаплары басылып чыкты.
Мәдинә Маликова 1993 елдан Бөтентатар “Кызыл Хач” җәмгыяте президенты да.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Хөсәен Ямашев премиясе (1980).
- Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе — «Арыш тәме» китабы (Казан: «Ихлас», 2014) өчен (2017)[3]
Шулай ук карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://jitely.info/kazan
- ↑ 2,0 2,1 “40 яшьтә өйләнешеп тә, 40 ел бергә без” 2014 елның 15 сентябрь көнендә архивланган., "Гаилә һәм мәктәп", Әхмәт Рәшит белән Мәдинә Маликова: “Намуслы итеп тәрбияләргә тырыштык”, Гөлүсә Закирова. 2.07.2014.
- ↑ Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Татар-информ, 26.04.2017, archived from the original on 2017-04-28, retrieved 2017-04-26
Сылтамалар
үзгәртү- МАЛИКОВА МӘДИНӘ. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда. Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.
- Татар язучылары электрон белешмәлек: МӘДИНӘ МАЛИКОВА(үле сылтама)
- Мәдинә Маликова. Шәфкать. — Татарстан китап нәшрияты. — (аудиоязма).
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|