Дания Сәлимова (Дания Әбүзәр кызы Сәлимова) – телче-галим, филология фәннәре докторы (2001), профессор (2002), Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтының рус теле һәм контрастив тел гыйлеме кафедрасы мөдире. Россия табигать фәннәре академиясе мөхбир-әгъзасы (2009). РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре (2007). Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2019).

Дания Сәлимова
Туган телдә исем Дания Әбүзәр кызы Сәлимова
Туган 2 гыйнвар 1957(1957-01-02) (67 яшь)
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре телче-галим, мөгаллим
Балалар уллары
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2019).

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1957 елның 2 гыйнварында туган. Минзәлә педагогика көллиятен, «татар теле һәм әдәбияты, милли мәктәптә рус теле һәм әдәбиятын укыту» белгечлекләре буенча Казан дәүләт университетын (1981, 1991) тәмамлаган. ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Хәзерге татар теленең морфонологиясе» темасына кандидатлык (1986), «Төрле төзелешле телләрдә сүз төркемнәре: системалы – функцияле якын килү (татар һәм рус теле материалында)» темасына докторлык диссертацияләре (2001) яклаган[1].

 
Дания Сәлимова (Салихова)
 
Китабы (2012)

Хезмәт юлы үзгәртү

1981 елдан Алабуга дәүләт педагогия институтында (хәзерге Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институты) рус теле (хәзер рус теле һәм контрастив тел гыйлеме ) кафедрасында эшли. Доцент (1994), профессор (2002).

Фәнни юнәлешләре үзгәртү

  1. хәзерге татар һәм рус телләренең функциональ морфологиясе
  2. чәчмә әсәр текстларында сүз төркемнәренең яшәве
  3. татар һәм рус телләренең чагыштырма фонетикасы һәм грамматикасы
  4. сүзләрнең лексик-грамматик классларының статик тасвирламалары
  5. текст лингвистикасы (Марина Цветаева әсәрләренең теле һәм стиле)
  6. шигъри ономастикон

Фәнни һәм педагогик эшчәнлеге үзгәртү

Филология факультетында утыз ел «Хәзерге рус теле. Сүз ясалышы һәм морфология», «Тел теориясе» фәннәреннән укыта. «Рус һәм татар теленең чагыштырма морфонологиясе», «Сәнгатьле тәрҗемәнең теориясе һәм практикасы», «Рус теленең грамматик төзелешендә күчеш күренешләре» исемле махсус курслар алып бара. 2006 елдан РФ мәгариф министрлыгы химаясендәге фәнни юнәлешне тормышка ашыра: 4 фәннәр кандидатыннан торган төркем текст мохитендә сүзләрнең лексик-грамматик классларының яшәве проблемалары белән шөгыльләнә. Галим кул астында әзерләнгән 7 кандидатлык диссертациясе Казан (2006, 2007), Төмән (2007), Тубыл (2007, 2009), Кемерово (2007, 2008) шәһәрләре югары уку йортлары диссертация шураларында яклана. 3 докторлык, 17 кандидатлык диссертациясен яклаганда рәсми оппонент буларак катнаша.

Хезмәтләре үзгәртү

4 монографиясе, 130 фәнни хезмәте басылган.

  • Татар морфонологиясенә кереш (М.З. Зәкиев белән берлектә). Казан, 1983.
  • Әйтемнәрнең поэтикасы (А. Яхин белән берлектә). Казан, 1987.
  • Тел гыйлеменә кереш (Ф.С. Сафиуллина, Х. Сәлимов белән берлектә). Казан, 2000.
  • Татар һәм рус телләренең чагыштырма фонетикасы (Х. Сәлимов белән берлектә). Алабуга, 2007.
  • Антропонимия романов Д. Стахеева (Г. Патенко белән берлектә). Алабуга, 2008
  • Время и пространство как категория текста (Ю. Данилова белән берлектә). М., 2009.
  • Двуязычие и перевод. М., 2012 һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Кызыклы факт үзгәртү

Д. Сәлимова — «Татарстанның атказанган фән эшлеклесе» мактаулы исеменә лаек булган беренче Алабуга хатын-кызы.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү