Хәлил Сәлимов

Хәлил Сәлимов (Хәлил Хәлим улы Сәлимов) – телче-галим, Алабуга (хәзерге Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институты) һәм Яр Чаллы дәүләт педагогия институтлары профессоры (2000), филология фәннәре докторы (1999), үзешчән композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Хәлил Сәлимов
HalilSalimov.jpg
Туган телдә исем Хәлил Хәлим улы Сәлимов
Туган 30 сентябрь 1947(1947-09-30)
ТАССР Апас районы Дәвеш авылы
Үлгән 13 июнь 2006(2006-06-13) (58 яшь)
Алабуга
Милләт татар
Ватандашлыгы

ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ


РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре телче-галим, мөгаллим
Җефет Дания Сәлимова, телче-галим
Балалар уллары

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

 
Х.Х. Сәлимов

1947 елның 29 сентябрендә ТАССР Апас районы Дәвеш авылында туган. Апас урта мәктәбен алтын медальгә, «филолог, татар теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын (1971) кызыл дипломга тәмамлаган. Казан дәүләт университетының татар хорында катнаша[1]. Казан дәүләт университетында «Татар теле сузыкларын спектраль анализлау» темасына (фәнни җитәкчесе проф. Д.Г. Тумашева) кандидатлык (1975), «Татар теленең просодик системасы»[2] темасына докторлык (1999) диссертацияләре яклаган.

Хезмәт юлыҮзгәртү

Фәнни юнәлешләреҮзгәртү

  • Татар теленең фонетикасы һәм просодикасы
  • Контрастив тел гыйлеме
  • Татар орфоэпиясе

Фәнни-педагогик эшчәнлегеҮзгәртү

«Гомуми тел гыйлеме», «Татар тел гыйлеменә кереш», «Хәзерге татар әдәби теле», «Укытучының сөйләм мәдәнияте» курсларын укыта. Алабуга дәүләт педагогия институтының халык театры белән җитәкчелек итә. 30 дан артык җыр язган.

ХезмәтләреҮзгәртү

  • Татар теленең академик грамматикасы. I-II том (автордаш). Казан, 1993, 1995; М, 1998.
  • Татар теленең орфоэпия сүзлеге. Яр Чаллы, 1995.
  • Латин графикасы нигезендә татар теле орфографиясе. Казан, 2000.
  • Тел гыйлеменә кереш (Ф.С. Сафиуллина, Д.Ә. Сәлимова белән берлектә). Казан, 2000.
  • Лингвистика терминнары сүзлеге. Алабуга, 2001.
  • Татар һәм рус телләренең чагыштырма фонетикасы (Д.Ә. Сәлимова белән берлектә). Алабуга, 2007.

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

  • Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
  • II, III, IV Бөтенсоюз халык иҗаты фестивальләре лауреаты.

ЧыганакларҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү