Камил Нәҗмиев

муниципаль район башлыгы (Тукай районы, Татарстан, Россия)

Камил Нәҗмиев, Камил Рим улы Нәҗмиев[1] (Нәзмиев[2]) (Камиль Римович Назмиев; 1974 елның 29 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә районы, Тауасты Байлар) ― хуҗалык эшлеклесе, кайбер муниципаль берәмлекләрдә, шул исәптән Минзәлә районында, Түбән Камада җитәкчелек постларында эшләү тәҗрибәсе бар. 2024 елның 14 октябреннән Тукай районы башкарма комитеты башлыгы в.б. [3], аңа кадәр ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе җитәкчесе, 2022 елның октябреннән Түбән Кама шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе.

Камил Нәҗмиев
Туган телдә исем Камил Рим улы Нәҗмиев
Туган 29 сентябрь 1974(1974-09-29) (50 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә районы, Тауасты Байлар
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты һәм Казан дәүләт энергетика университеты
Һөнәре менеджер
Эш бирүче Минзәлә педагогика көллияте, Сетевая компания[d] һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы
Җефет Гөлнара
Балалар бер кыз, ике ул

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1974 елның 29 сентябрендә Татарстан АССР Минзәлә районы Тауасты Байлар авылында туган. Әти-әнисе ветеринар һәм терлекче-технолог булып эшләгән. 1999 елда «зоотехния» белгечлеге буенча Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын, 2007 елда «физкультура укытучысы» белгечлеге буенча Кама дәүләт физик культура институтын һәм 2014 елда Казан энергетика университетының читтән торып уку бүлеген тәмамлаган.

Хезмәт юлы

үзгәртү

1992―2000 елларда Минзәлә районы «Яңа юл» колхозында төрле эшләрдә эшләгән: ГАЗ-53 йөк машинасында сөт ташыган, җәй көне комбайнга күчеп утырган, армиядән кайткач, шофер булып эшләгән, җирле яшьләр комитетын җитәкләгән.

2000―2001 елларда Минзәлә районы Тауасты Байлар урта мәктәбендә (хәзер тугызъеллык[4]) физкультура укытучысы[2].

2001―2007 елларда ― Минзәлә шәһәренең «Победа» дәүләт киноучреждениесе директоры.

2007―2015 елларда ― Минзәлә коррекцион мәктәп-интернаты директоры. 2014 елның апрелендә Минзәлә коррекцион мәктәбе «Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе» исемлегенә кергән.

2015 елда ― Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте директоры.

2015―2018 елларда ― Минзәлә районы башлыгы урынбасары, 2018―2021 елларда ― Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе[5].

2021 елда Яр Чаллыдагы «Терек-Инструмент» ААҖ директорының үсеш буенча урынбасары.

2021―2022 елларда ― «Түбән Кама электр челтәрләре» директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары.

2022―2023 елларда ― Түбән Кама шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе.

2023 ел ахырыннан ― «Челтәр компаниясе»[d] АҖ инфраструктураны комплекслы үстерү буенча техник директоры урынбасары.

2024 елның апреленнән ― ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе җитәкчесе[6][7].

2024 елның 15 октябрендә Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары була. Тукай районы Советының чираттан тыш сессиясендә Башкарма комитет җитәкчесе в.б. итеп сайланган[8]. Камил Нәҗмиев кандидатурасын Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәкъдим иткән. Сессия эшендә шулай ук «Сетевая компания» АҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һ.б. катнашкан[9].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары (2013, 2014 еллар),
  • ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Рәхмәт хаты (2014 ел),
  • ТР Президенты Рәхмәте (2015, 2019 еллар)[10]

Шәхси тормышы

үзгәртү

Өйләнгән. Хатыны Гөлнара, педагог. Кызы, ике улы бар[11].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Эльза Кузнецова. Первым замруководителя исполкома Нижнекамского района назначен Роман Булатов. Татар-информ, 26.09.2022
  2. 2,0 2,1 Эльза Кузнецова. Замруководителя исполкома Нижнекамска назначен Камиль Назмиев. Татар-информ, 15.09.2022
  3. Эльвира Мухаметдинова. Асгат Сафаров представил и.о. руководителя Тукаевского района. «Челнинские известия», 15.11.2024(рус.)
  4. МБОУ «Подгорнобайларская ООШ»
  5. Лилиана Гарифуллина. Руководитель исполкома Нижнекамска Камиль Назмиев покидает свой пост. KP.RU, 13.11.2023(рус.)
  6. Владислав Паймулин, Инсаф Галяутдинов. Фардиев – Назмиеву: «В Тукаевском районе искушения распространены, от этого надо избавляться!» Бизнес-Онлайн, 15.11.2024(рус.)
  7. Прикамское территориальное управление минэкологии РТ возглавил Камиль Назмиев. «Вести КАМАЗа», 4.04.2024(рус.)
  8. Лилия Хамитова. «Туктарга кирәк! И здесь хочется дом построить, и там. Нужно прекратить это!». Chelny-biz.ru, 15.11.2024(рус.)
  9. Новые горизонты для Тукаевского района: назначение Камиля Назмиева. «Светлый путь», 15.11.2024
  10. Назмиев Камиль. Татцентр.ру
  11. Любит природу и спорт, нацелен на порядок, жена-красавица: в Тукаевском районе представили будущего главу. «Челнинские известия», 15.11.2024(рус.)

Сылтамалар

үзгәртү