Казан дәүләт энергетика университеты
Казан дәүләт энергетика университеты (кыскача Энергоуниверситет, ингл. Kazan State Power Engineering University) — Идел буе төбәгендә энергетика өлкәсендә белем бирүче бердәнбер профильле югары уку йорты.
Казан дәүләт энергетика университеты | |
Нигезләнү датасы | 18 июль 1968 |
---|---|
![]() | |
Ректор | Эдвард Габдуллаҗанов[1] |
Дәүләт |
![]() |
Административ-территориаль берәмлек | Казан, Киров районы, Кәҗә бистәсе һәм Татарстан |
Урам | Красносельская улица[d] |
Урын | Кәҗә бистәсе |
Ана ширкәт | Россия Федерациясенең фән һәм югары белем министрлыгы[3] |
Адрес | 420066, Россия, Татарстан, Казан, Кызыл Сала ур., 51 йорт |
Рәсми веб-сайт | kgeu.ru |
![]() |


Россиядә энергетика өлкәсендә махсуслашкан 3 югары уку йортының берсе (калган икесе Иваново һәм Мәскәүдә).
Тарих
үзгәртүМәскәү энергетика институтының Казан филиалы буларак 1968 елда барлыкка килде. Казан энергетика институтына университет дәрәҗәсе 2000 елда бирелде.
Белем бирү
үзгәртүКазан дәүләт энергетика университеты нигезендә җылылык һәм электр энергиясе, электротехника һәм электроника, тирә-мохитны саклау, табигать ресурсларыннан рациональ файдалану мәсьәләләрен хәл итү буенча фәнни-тикшеренү эшчәнлеге алып барыла. Әлеге тикшеренүләрне гамәлгә ашыру буенча Казан энергетика университеты Россиядәге иң яхшы уку йортлары арасында тора.
Университетта уку-укыту процессында һәм фәнни тикшеренү эшләрендә уңышлы файдаланылган заманча корпоратив мәгълүмати-хисаплау челтәре һәм китап бастыру комплексы бар.
Университетның халыкара эшчәнлеге берничә төрле юнәлеш буенча алып барыла. Казан дәүләт энергетика университетында кадрларны әзерләү һәм өстәмә белем бирү буенча 3 халыкара фәнни-гамәли лаборатория эшли. Алар эре халыкара компанияләр белән бергәлектә оештырылган: DANFOSS (Дания), Siemens, Шнейдер Электрик.
Студент тормышы
үзгәртүУниверситет Татарстан Республикасының, Россия Федерациясенең, якын һәм ерак чит илләрнең энергосистемалары өчен белгечләр әзерли. Бүгенге көнне уку йортында Россиянең башка төбәкләреннән, БДБ, Азия һәм Африка илләреннән 10 меңнән студент һәм аспирант белем ала.
Югары уку йортында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү, сәламәтләндерү дәресләре алып бару өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган. 2009 елдан бирле «Шылаңгы» спорт-сәламәтләндерү лагере базасында ел саен Татарстан югары уку йортлары спорт лагирләре арасында спартакиада оештырыла. Шулай ук университет студентлары шәһәр, республика һәм Россия күләмендәге ярышларда, эстафеталарда, Россиянең энергетика югары уку йортлары спартакиадасында актив катнаша.
Шәхесләр
үзгәртүҖитәкчеләр
үзгәртү- 1968-1971 — Геннадий Быстрицкий
- 1971-1976 — Алексей Барсуков
- 1976-1994 — Форель Тинчурин
- 1994-2003 — Юрий Нәзмиев
- 2003-2011 — Юрий Петрушенко
- 2011-әлегә — Эдвард Габдуллаҗанов
Укытучылар
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Төркем:Казан дәүләт энергетика университеты укытучылары.
Уку йортының укытучы-профессорлар составы 535 фәнни хезмәткәрдән (аларның 304е – фәннәр кандидаты, 66сы – фәннәр докторы) гыйбарәт.[4]
Университетта белем бирүче мөгаллимнәрнең 24% фән докторы һәм профессор, 84% төрле дәрәҗәдәге галим. Университет галимнәре арасында Россия фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъза-корреспондентлары бар.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
туу датасы | Исем | әлма-матер | һөнәр төре | Викиҗыентыктагы төркем | үлем датасы |
---|---|---|---|---|---|
1939-09-25 | Юрий Солуянов | Нижгар дәүләт технология университеты | төзүче deputy университет профессоры төзелеш мөһәндисе |
||
1945-02-17 | Зәүр Бәширов | 2006-07-18 | |||
1946-08-19 | Юрий Нәзмиев | Казан милли тикшеренү технология университеты | сәясәтче РФ Дәүләт думасы депутаты |
2006-07-27 | |
1950-01-03 | Петрушенко, Юрий Яковлевич | А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты | Yury Petrushenko | 2011-11-20 | |
1954-08-20 | Ринат Нуруллин | Казан дәүләт аграр университеты | уйлап табучы | ||
1957-04-08 | Эдвард Габдуллаҗанов | Мәскәү энергетика институты Казан дәүләт финанс һәм икътисад институты |
сәнәгатьче галим сәясәтче |
Edward Abdullazyanov | |
Юрий Зуев | Казан (Идел буе) федераль университеты | тикшеренүче бияфизик |
|||
Ravil Agishev | тикшеренүче | ||||
Alexander Turanov | Казан (Идел буе) федераль университеты РФА Казан физика-техника институты |
тикшеренүче |
Тәмамлаучылар
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Төркем:Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлаучылар.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
туу датасы | Исем | һөнәр төре | эш урыны | Викиҗыентыктагы төркем | үлем датасы |
---|---|---|---|---|---|
1955-03-27 | Nasibulla Khusnullin | җиңел атлет | |||
1974-09-29 | Камил Нәҗмиев | manager | Минзәлә педагогика көллияте Сетевая компания Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы |
||
1993-12-20 | Ильназ Габидуллин | блогер шагыйрь җырчы |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://web.archive.org/web/20181219073935/http://prav.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/114478.htm
- ↑ GeoNames — 2005.
- ↑ Юридик шәхесләрнең бердәм дәүләт реестры
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2020-09-29, retrieved 2013-02-11
Чыганак
үзгәртү- kazan1000.ru сайты. «Бүгенге Казан» 2007 елның 28 октябрь көнендә архивланган.