Юрий Нәзмиев

Юри Нәзмиев (Юри Гаяз улы Нәзмиев, 19 август 1946(1946-08-19), Казан, РСФСР, СССР27 июль 2006(2006-07-27) (59 яшь), Мәскәү, Россия) — РФ энергетигы, сәясәтче, техник фәннәр докторы (1987), профессор, РФАның мөхбир әгъзасы (1997), РФ дәүләт думасы депутаты.

Юрий Нәзмиев
Туган 19 август 1946(1946-08-19)
Казан, РСФСР, СССР
Үлгән 27 июль 2006(2006-07-27) (59 яшь)
Мәскәү, Россия
Күмү урыны Арча зираты
Яшәгән урын Восстание урамы, Казан[1]
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Казан илкүләм тикшеренү технология университеты
Һөнәре сәясәтче
Эш бирүче Казан дәүләт энергетика университеты
Сәяси фирка Бердәм Русия
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

БиографиясеҮзгәртү

1946 елның 19 августында Казанда туган. 1964 елда Казан авиация техникумын тәмамлый. 1965 елдан 1971 елга Казан язу җайланмалары заводы технологы, цех башлыгы урынбасары. 1971 елда «Инженер-механик» белгечлеге буенча Казан химия-технология институтын тәмамлый. 1973 елдан 1986 елга кадәр - өлкән инженер, доцент, КХТИның өлкән фәнни хезмәткәре. 1986-1999 елларда - доцент, җылылык энергетикасы факультеты деканы, мөдир. «Сәнәгать җылылык энергетикасы» кафедрасы мөдире, директор урынбасары, Мәскәү энергетика институтының Казан филиалы директоры. 1997 елның 30 маенда «Энергетика» белгечлеге буенча Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты итеп сайлана. 1999 елда - КДЭИ ректоры (2000 елдан Казан дәүләт энергетика университеты дип үзгәртелә). 2001 елда «Мәгариф өлкәсе» номинациясендә «Ел менеджеры — 2001» Россия конкурсы җиңүчесе булды. 2003 елда «Бердәмлек» һәм «Ватан» партияләреннән дүртенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана. ТР Дәүләт Советының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары. Бер закон проектының авторы[2]. 2004 елдан 2006 елга кадәр Мәскәү энергетика институтының (МЭИ) җылылык массасы алмашу процесслары һәм җайланмалары кафедрасы мөдире булып эшли[3]. 2006 елның 27 июлендә Мәскәүдә вафат була. Казанның Арча зиратында җирләнгән. Вакантлы мандат Дмитрий Сивиркинга күчте.

Тикшеренү юнәлешләреҮзгәртү

Гидродинамика һәм реологик яктан катлаулы сыеклыкларның ламинар тирәлек агымнары теориясе өлкәсендә белгеч. Химия һәм нефть химиясе сәнәгатендә энергия саклаучы өзлексез җылылык техникасы процессларын булдыру концепциясе һәм методикасы авторы.

ИскәрмәләрҮзгәртү

Тышкы сылтамаларҮзгәртү