Илназ Габидуллин

татар блогеры, шагыйрь, рэп башкаручысы

Илназ Габидуллин (Илназ Ихсан улы Габидуллин, тәхәллүсе Кызык-Мызык, 20.12.1993, Вахит, Кукмара районы, Татарстан Республикасы, Россия байрагы Россия Федерациясе,) — татар телендә эш итүче блогер, шагыйрь, рэп башкаручысы.

Илназ Габидуллин
Туган телдә исем Илназ Ихсан улы Габидуллин
Туган 20 декабрь 1993(1993-12-20) (30 яшь)
Россия байрагы Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Кукмара районы, Вахит
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Казан дәүләт энергетика университеты (2015)
Һөнәре блогер, шагыйрь, рэп башкаручысы
Хәрәкәт Кызык-Мызык төркеме @ВКонтакте
Җефет Гүзәл

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1993 елның 20 нче декабрендә Кукмара районы Вахит авылында туган. 2015 елда Казан дәүләт энергетика университетын тәмалый.

2019 елда Гүзәл исемле райондашына өйләнгән (никахлары майда, туйлары17 августта).[1][2]

Иҗтимагый эшчәнлеге үзгәртү

Кызык-Мызык тәхәллүсе астында эш итә, ВКонтакте социаль челтәрендә исемдәш татар телле төркеменә нигез салган һәм үстерүдә катнаша. Татнетның алдынгы блогерлар рәтенә керә.[3][4]

Танылган блогер буларак төрле иҗтимагый чараларда катнаша: төрле пиар-чаралары,[5] татар матбугатына язылу кампанияләре,[6] бәйгеләр оештыру,[7][8] Россия Дәүләт думасына сайлаулар[9] һәм башкалар.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Рәмзия Закирова (11.07.2019). ИЛНАЗ ГАБИДУЛЛИН: «КЫЗЫК-МЫЗЫК» БУЛЫП КЫНА ЙӨРЕП БУЛМАС.... Ялкын (журнал). 2022 елның 29 март көне тикшерелгән.
  2. "Кызык-мызык" Илназ өйләнде (ФОТО). Матбугат.ру (19.08.2019). 2022 елның 29 март көне тикшерелгән.
  3. Эльвира Кузнецова (11.08.2018). Популярные татарстанские блогеры отправятся в тур по республике. Татар-информ. 2022 елның 29 март көне тикшерелгән.
  4. Казань посетили популярные блогеры из Башкортостана. Татар-информ (21.10.2021). 2022 елның 29 март көне тикшерелгән.
  5. В день родных языков исторический парк запускает аудиогид на татарском языке. Татарстан (журнал) (21.02.2019). 2022 елның 29 март көне тикшерелгән.(үле сылтама)
  6. Гөлнар Гарифуллина (14.04.2020). «Кызык-мызык» инста-блогеры «Татмедиа» сайты аша матбугатка язылырга өндәде. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе. 2022 елның 29 март көне тикшерелгән.
  7. Икенче «Блогер.Татар» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле. Матбугат.ру (10.09.2021). 2022 елның 29 март көне тикшерелгән.
  8. Татар Малай, Кызык Мызык и певица Лэйна запускают видео-челлендж #НародныйТатарстан. Татар-информ (6.09.2021). 2022 елның 29 март көне тикшерелгән.
  9. Дарья Сайфиева (17.09.2021). В Казани наблюдатели не выявили нарушений в первую половину первого дня думских выборов. Татар-информ. 2022 елның 29 март көне тикшерелгән.

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Телеграм: https://t.me/kizik_mizik