Рэп (ингл. rap, rapping) — бит яисә музыкаль аккомпанемент белән укылган ритмлы речитатив. Рэп укучы рэ́пер дип атала. Рэп компонентлары: «контент» (әйтелгәне), «флоу» (ритм, рифма), һәм «тапшыру» (каданс, тон)[1]. Рэп хип-хопның иң мөһим өлеше, еш кына аны бу жанр белән генә бәйлиләр, әмма рэп тарихы хип-хоп мәдәниятеннән иртәрәк барлыкка килә. Рэп, речитатив буларак, хип-хоп музыкасында гына түгел, башка жанрларда да бар: күп драм-н-бэйс башкаручылары да рэп кулланалар; моннан тыш, поп-рэпны барлыкка китереп, рэп еш кына поп-музыкада кулланыла; рок-музыкада ул рэпкор, ню-метал, альтернатив рок, альтернатив рэп, хардкор-музыкада һәм тагын кайбер жанрларда очрый. Поп-музыкантлар һәм заманча R-n-B башкаручылары да рэпны еш кына кулланалар[2].

Рэп
Фото
Юнәлеш: Рэп
Чыганаклары: африкан халык музыкасы
Башлану вакыты һәм урыны: АКШ байрагы АКШ

Рэп нәфис уку сәнгатеннән, гадәттә, музыкаль аккомпанемент барлыгы белән аерыла[3]. Моннан тыш, рэп шигъри күләмгә түгел, музыкаль ритмга буйсына. Гадәттә, рэп диджей, тёрнтейблист, битбоксер ярдәмендә яисә а капелла башкарыла.

Кул Геркны хип-хопның алшартлар тудыручысы дип атыйлар

«Рэп» сүзе үзгәртү

«Рэп» инглиз «rap» сүзеннән — бәрү, сугу (рэпның ритмлы булуына киная) килеп чыкты. «To rap» шулай ук «сөйләргә», «сөйләшергә» дип тәрҗемә ителә[4].

Соңрак ялгышлы бэкроним-теорияләр барлыкка килә. Имеш рэп — аббревиатура. «Rhythm and Poetry» (Ритм һәм шигърият), «Rhythmic African Poetry» (Ритмлы африкан шигърияте) я «Radical American Poetry» (Кискен американ шигърияте) һәм башка шифрны чишүләр барлыкка килә. Ләкин «rap» инглиз телендә баш хәрефләр белән язылмый һәм аның «rapping», «rapper» шикелле тамырдаш сүзләре бар. Гадәттә, бу ялгышлы теорияләр инглиз телле булмагаган илләрдә бар булалар.

Тарих үзгәртү

 
The Sugarhill Gang «рэп» сүзен киң кулланышка кертә

Бүгенге рэпның иң беренче элгәре - Көнбатыш Африкалы гриот гадәте. "Телдән тарихчылар" яисә "мәдхия җырчылары" сөйләм гореф-гадәтләрен һәм шәҗәрәләрне тараттылар. Шулай ук, үзләренең риторик алымнарын гайбәт яисә «кешеләрне мактау я тәнкыйтьләү» өчен кулландылар[5].

Рэп үзенең хәзерге мәгънәсендә 1970-елларда Бронкс районы афроамериканнары арасында барлыкка килә. Аны анда күчеп килгән Ямайка диджейлары «алып килде» . Атап әйткәндә, диджей Kool Hercны рэпны башлап җибәрүчесе дип атыйлар[6]. «Киң музыкага кушылган рифмалар» стилен барлыкка китерүче дип аталган кеше Һарлемнан (Нью-Йорк, АКШ) Энтони Холлоуэй булган[7].

Башта рэп акча эшләп табу өчен укылмый. Гадәттә, аны диҗейләр ләззәтләнү һәм күңел ачу өчен укыла. Тыңлаучыларга эндәшкән рмифмалаштырган гади куплетлар була. Рэп таралуына кара тирелеләр арасында модалы музыканы уйнаткан афроамерикан һәвәскәри радиосы булышты. «Рэп» һәм «рэперлар» сүзләре The Sugarhill Gang «Rapper’s Delight» (1979) трегы аркасында[8] киң таралыш тапты. «Джек-Рэпер» кушаматлы радио алып баручы Джек Гибсон иң беренче "рэпер" аталган кешеләрнең берсе. Ул рэпка багышланган иң беренче конвентларның берсен оештырды[9].

Бүгенге көндә дә тышта рэп уку кара кварталларның гадәте булып кала. Моннан тыш, «баттллар» да оештырыла. Рэп-баттл — ике рэперның, рифманы һәм ритмны саклап, сүз көрәштерү, «бәхәсләшү». Баттллар бәхәс булмаска да мөмкин, бирелгән темага рифмалы текст та була ала.

Хип-хоп-музыка үзгәртү

Хип-хоп музыкасы байтак бертөрле. Гади булса да, ул кызык һәм аһәңле. Нигезе — бит, ул җырның ритмы.

Гадәттә, һәр икенче тактта акцент куела (ингл. backbeat): клэп (ингл. clap) — шартлауга охшаган бер тапкырлы тавыш; снэр, снейр (ингл. snare) —төп барабанның ачык вә кыска тавышы. Бэкбит өчен (сызгыру я чылбыр кебек) перкуссияләр дә кулланыла ала. Шулай ук, мөһим элемент булып бас-барабан тора (бас белән бутамагыз) — ингл. kick drum.

Хип-хопта музыкаль кораллар партиясе шактый төрле. Ул клавишалы, тынлы һәм күп кенә санагый тавышлардан (бас, эффектлар) тора ала.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Edwards, 2009, x бит.
  2. Рэп: жанр тасвирламасы, популяр треклар, archived from the original on 2021-08-21, retrieved 2021-08-21 
  3. Golus, Carrie (2012). From Def Jam to Super Rich. Twenty First Century Books. pp. 22. ISBN 978-0761381570. 
  4. Инглиз теленең Оксфорд сүзлеге, archived from the original on 2004-10-25, retrieved 2020-04-03 
  5. Charry, Eric. (ингл.). — Indiana University Press(ингл.), 2012. — P. 79—80. — ISBN 978-0-253-00575-5.
  6. Davey D's Hip-Hop Corner. 2005-12-20 тикшерелгән.
  7. Hoffmann, Frank. (ингл.). — Checkmark Books, 2007. — P. 63. — ISBN 978-0816073412.
  8. Архивированная копия. әлеге чыганактан 2009-05-25 архивланды. 2009-06-08 тикшерелгән.
  9. Jack The Rapper: The Father of Black Radio // daveyd.com

Сылтамалар үзгәртү