Кәҗә бистәсе (tat.lat. Käcä bistäse(үле сылтама), русча Козья слобода) – Казан шәһәренең тарихи бистәсе.

Кәҗә бистәсе
Дәүләт  Россия
 Кәҗә бистәсе Викиҗыентыкта
Казан, 16 гасыр (Ф. Халиков рәсеме)

Бистә тарихы үзгәртү

Болгарлар-татарлар бу урында (Җиләк бистәсеннән якын) Идел буе Болгары вакытыннан яши башлаган.

Кайбер чыганаклар буенча Гривка һәм Кәҗә бистәләре 17 гасырда килеп чыккан. 1654 елда Казан шәһәрендә чума үләте булган. Коточкыч чирдән коткарынганда күп казанлылар Кәҗә бистәсенә күчә.

1830 елда ваба үләтеннән Казаннан Кәҗә бистәсенә икенче күчеш булган. Ләкин рәсми рәвештә Кәҗә бистәсе Казан эченә 1825 елда кергән.

Исемнең чыгышы үзгәртү

Борынгы риваять буенча чума үләте вакытында (17 гасыр, 1654 ел) күптән шушы урында яшәгән татарлар "изге кәҗә"не корбан иткән, аның ите авыру һәм фәкыйрь кешеләргә бирелгән. "Изге кәҗә" итен ашаганнан соң авыру кешеләр сәләмәтләнгәннәр һәм ваба үләте чигенгән. Шулай итеп риваять буенча кәҗәләр Казанны коткарганнар, бу вакыйганың истәлегенә шушы урынга Кәҗә бистәсе исеме бирелгән.

Казан эчендә үзгәртү

1889 елда Казан шәһәре думасы сазлыкны киптерү карарын раслый, Җиләк һәм Кәҗә бистәләре арасында дамбалар өстендә юл ясала.

Кәҗә бистәсе шифалы сөт һәм үләннәр белән данлыклы булган. Үләнче табибларга бөтен Казаннан Кәҗә бистәсенә килгәннәр. Бистәсенең кәҗәләре сөте белән кешеләр үпкә авырудан да дәваланган.

Кәҗә бистәсендә бау һәм шәм җитештерүе булган.

1915 елда Казансу аша күпер төзегәндә Беренче бөтендөнья сугышының австрияле һәм маҗар әсирләре Кәҗә бистәсендә эшләгән.

Хазер Кәҗә бистәсе Казанның Мәскәү һәм Киров районына керә.

Матур риваять истәлегенә Казан метрополитенының станциясенә "Кәҗә бистәсе" исеме бирелде.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү