Төп менюны ачу

Аргы́ Каба́н (Урта Кабан) күле — Казан шәһәре эчендә урнашкан, Кабан күлләре системасындагы иң зур күл.

Су өслегенең мәйданы 112 га. Су күләме 7280 мең м³. Озынлыгы 3150 м, киңлеге 170 тән 580 м га кадәр. Уртача тирәнлеге 6,5 м, иң тирән урыны 12,5 м (1902 елда - 31 м, 1940 та - 23 м). Күлнең төньяк өлеше сай - су тирәнлеге 2-5 м дан артмый. Килеп чыгышы буенча күл казаны Кабан күлләре системасындагы башка күлләрнеке кебек, Идел елгасының элеккеге юлында карст эшчәнлеге нәтиҗәсендә тирәнәеп барлыкка килгән. Күлнең карст эшчәнлеге нәтиҗәсендә хасил булуын күл төбенең тигезсезлеге, яр буйлап күзәтелә торган шактый зур тирәнлекләр һәм упкыннар раслый (20 йөз башында сулыкның көньяк-көнбатыш өлешендәге «Шайтан почмагы» култыгы ярында урнашкан «Аркадия» бакчасы корылмалары ишелеп төшә).

Күлнең формасы катлаулы, яр сызыгы борылмалы, көнбатыш өлешендә ике тирән култык бар. Төньяк-көнчыгыш яры түбән һәм тигез, монда сай сулы һәм сазланган җирләр күп. Күлнең көньяк-көнчыгыш яры Идел елгасы биек террасасының текә киртләченә терәлеп үк диярлек тоташа. Аргы Кабан күле Бирге Кабан күле белән Ботаника ермагы (аның көнчыгыш ярында Зооботаника бакчасы урнашкан; ермакның исеме шуннан) аша кушыла. Күлнең көньяк чигеннән Иделнең Подувалье култыгы ягына 2 км дан артыграк озынлыкта, 8-10 м киңлектә, 1-1,5 м тирәнлектәге ермак аерыла, аның суы сусаклагыч төзер алдыннан салынган шәһәр инженерлык саклау дамбасы аша Куйбышев сусаклагычына суыртып агызыла (Аргы Кабан күленә караганда анда суның исәпләнгән тигезлеге 1,5-2 м га биегрәк).

Күлнең суы каты, югары минеральләшкән, гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы типта, биоген, органик һәм пычратучы матдәләрнең күп булуы күзәтелә. Күлнең экологик халәте гомумән начар. Аңа автомобиль юлларыннан яңгыр һәм кар сулары, авария очрагында кайбер предприятиеләрдән сәнәгать һәм хуҗалык сулары агып төшә. 1990нчы елларда пычратучы агымнар киметелә, балчык суыргыч ярдәмендә өлешчә күл төбен ләмнән тазарту эше үткәрелә.

Аргы Кабан ТЭЦ-1дән агып чыккан суларны суыту урыны булып тора; күлгә ике ясалма канал буйлап кайнар су ага, шуның нигезендә бик көчле салкыннарда да акваториянең бу өлешләре боз белән капланмый. Монда су кошлары (кыр үрдәге һ.б.) кышлый. Күлдә кызылканат, чабак, сазан, җилем балык, алабуга балыклары бар. Су үсемлекләреннән гади курак, киң яфраклы һәм тар яфраклы җикәнбаш күпчелекне тәшкил итә. Күлдә ишү спорты буенча ярышлар уздырыла.

ЧыганакларҮзгәртү