Кабан бәк яки Кабан (ﻗﺎﺒﺎن ﺒﻪﻙ, tat.lat. Qaban bäk(үле сылтама)) (XIV гасыр) — Идел буе Болгары мәшһүр бәге.

Кабан бәк
ﻗﺎﺒﺎن ﺒﻪﻙ
Туган телдә исем Кабан бәк
Туган XIV гасыр
Болгар шәһәре
Үлгән XIV гасыр
Кабан шәһәрлеге
Милләт болгар
Ватандашлыгы Идел буе Болгары
Һөнәре хаким, гаскәри
Кабан күле

Риваятьләр үзгәртү

 
Кабан шәһәрлегенең мөселман зираты

Борыңгы болгар-татар риваятьләре буенча Амир Тимер Болгар шәһәрен һөҗүм иткәннән соң (1390 елларда) Болгар әмиренең Абдаллаһ улы - Кабан бәк һәм аның җитәкчесендәге болгарлар Казан янына күчә. Казан янында күл буенда Кабан бәк яңа кирмәнне нигезли. Кабан бәк истәлегенә бу күл - Кабан күле дип исемләнә.

Көлмәмәт имамы үзгәртү

Кабан бәк белән килгән көрәштәше - Көлмәмәт имамы Кабан күле янында яңа бистәне нигезли. Көлмәмәт бистәсе бүгенге Һади Такташ урамы, Павлюхин урамы, Эсперанто урамы, Ротор урамына кадәр мәйданында урнашкан була. Казан ханлыгы буйсындырылган соң Көлмәмәт бистәсе Архангел бистәсенә әверелә. Совет заманында бу бистә Вахитов һәм Идел буе раһонына керә.

Касыйм шәйх үзгәртү

Икенче борыңгы болгар риваятьләре буенча Кабан күленә 11-12 гасырда Касыйм шәйх җитәкчесендәге болгарлар килгәннәр инде. Теге вакытта Кабан күлләре буйларында кыргый тәбигать, куе урман, камыш һәм сазлык булган. Килгән болгарлар зарлана башлыйлар: "Нигә син безне черкиле, чиста сусыз урынына алып китердең?". Изге карт Касыйм шәйх үз бишмәте җиргә куя, намазны кыла һәм бишмәтен үзенә таба тарта. Бишмәт урынына шифалы күл килеп чыга. Бу Кабан күл турында икенче татар риваяте.

Кабан күле Габдулла Тукай әсәрендә үзгәртү

Бер татар риваяте буенча Кабан бәк тарафыннан салынган Кабан кирмәне Казан шәһәрен буйсындырганнан соң күл төбенә матур бәк Сарае, мәчетләре, гүзәл бакча белән төшә. Әгәр тын аяз һавада күл уртасына йөзеп килсә, күлнең суы астында гүзәл сарайлары, мәчетләре күренә һәм азан моңы су асты манарадан ишетелә. Бу риваятьне бөек татар шагыйре Габдулла Тукай үз әсәрендә "Печән базары яки Яңа Кисекбаш" тасвирлый.

Кабан күле хәзинәләре үзгәртү

Бүтән татар риваятьләре буенча Кабан күлендә Казан ханлыгы хәзинәләре батырылган. Хәзинә өч өлештән гыйбәрәт булган: алтын, көмеш кисәкләре, борыслары, алтын акча һәм казнасы.

Эзләүләр омтылышларына карамастан Кабан күле хәзинәләре әлегә табылмаган, ләкин АКШ тикшеренүчеләре буенча Кабан күлендә югары алтын, комеш концентрациясе күзәтелә.

Кабан күле бүген үзгәртү

Кабан күле буенда Иске Татар бистәсе, Көлмәмәт бистәсе, Дастан бакчасы, Кабан шәһәрлеге урнашкан була. Хәзер Кабан күлләре Казанның Идел буе, Вахитов районына керә, Казан тарихи, риваять, экологик байлыгы булып санала. Аргы Кабанында Җәйге Универсиада төп объектларының берсе - Ишү Үзәге урнаша.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

  • Идел Болгар иле
  • Повесть временных лет. М.-Л., 1950. Ч. 1-2; Полное собрание русских летописей. М., 1949. Т. 2; М., 1962. Т. 1, вып. 2.
  • Волжская Булгария и Русь. Казань, 1986.
  • Татар иле 2016 елның 5 март көнендә архивланган.