Бирге Кабан
Бирге Кабан | |
Дәүләт | Россия[1] |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Казан |
Бирге Кабан Викиҗыентыкта |
Бирге́ Каба́н (Түбән Кабан) - Казан шәһәренең үзәк өлешендә, Кабан күлләре системасындагы күл.
Су өслегенең мәйданы 48 га. Су күләме 3120 мең м³. Озынлыгы 1800 м, киңлеге 120 дән алып 325 м га кадәр, уртача тирәнлеге 6,5 м, иң тирән урыны 12 м. Килеп чыгышы буенча Бирге Кабан карст эшчәнлеге нәтиҗәсендә тирәнәйгән Идел елгасының элеккеге урыны булып исәпләнә. Күл сузынкы формада, борылмалы ярлары өеп ясалган грунт белән тигезләнгән. Бирге Кабан белән Аргы (Урта) Кабан күле Ботаника ермагы аша кушыла.
Суы каты, нык минеральләшкән, гидрокарбонат-кальцийлы, составында сульфатлар һәм хлоридлар бик күп. Күл өчен начар газ режимы - әче тудыргыч җитешмәү, күкертле су тудыргыч булу, биоген, органик һәм башка пычраткыч матдәләрнең булуы хас. Флора-фаунасы бик ярлы, күл «үле» сулык дип исәпләнә (1980). Савыктыру чаралары үткәрү нәтиҗәсендә биотик бергәлек өлешчә торгызыла. Сирәк төрләрдән су чаяны, ихтиофаунада чабак, алабуга, җилембалык, кызылканат, көмеш табан балыклары очрый.
Бирге Кабан ял итү максатларында файдаланыла. Монда спорт көймәләре базалары урнашкан, су спорты төрләре буенча ярышлар уздырыла. 1998 елдан ял итү теплоходлары йөри. Иске Татар бистәсе ягыннан күл буе яры төзекләндерелә.
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 GEOnet Names Server — 2018.
Чыганаклар
үзгәртү- Мәгълүматны бирүче: ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты.
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. 2016 елның 6 март көнендә архивланган.