Көлмәмәт
Көлмәмәт яки Колмәмәт имамы (ﻛوُﻟﻣﻪﻣﻪﺖ ﺋﻳﻣﺎﻣئِ , tat.lat. Kölmämät (үле сылтама)) (XIV гасыр) — Идел буе Болгары имамы, Көлмәмәт бистәсен нигезләүче.
Көлмәмәт ﻛوُﻟﻣﻪﻣﻪﺖ | |
---|---|
Туган телдә исем | Көлмәмәт имамы |
Туган | XIV гасыр Болгар шәһәре |
Үлгән | XIV гасыр Кабан шәһәрлеге, бүгенге Казан |
Милләт | болгар |
Ватандашлыгы | Идел буе Болгары |
Һөнәре | рухани |
Кабан бәк
үзгәртүБорыңгы болгар-татар риваятьләре буенча Аксак Тимер Болгар шәһәрен һөҗүм иткәннән соң (1390 елларда) Болгар әмиренең Абдаллаһ улы - Кабан бәк һәм аның җитәкчелегендәге болгарлар Казан янына күчә. Казан янында күл буенда Кабан бәк яңа кирмәнгә нигез сала. Кабан бәк истәлегенә бу күл - Кабан күле дип атала.
Көлмәмәт бистәсен салыну
үзгәртүКабан бәк белән килгән көрәштәше - Көлмәмәт имамы Кабан күле янында яңа бистәгә сала. Көлмәмәт имам җитәкләгән болгарлар агач мәчет төзиләр. Хәзер борыңгы Көлмәмәт агачлы мәчете урынында таш Кабан арты мәчете урнашкан. Ул иске Көлмәмәт агач мәчете урынында 1923 елда ачылган.
Көлмәмәт бистәсе бүген
үзгәртүКөлмәмәт бистәсе бүгенге Һади Такташ урамы, Павлюхин урамы, Салимҗанов урамы, Эсперанто урамы, Ротор урамына кадәр мәйданда урнашкан була. Казан ханлыгын басып алганнан соң Көлмәмәт бистәсе Архангел бистәсенә әверелә. Совет заманында бу бистә Вахитов һәм Идел буе районына керә.
Шулай ук карагыз
үзгәртүӘдәбият
үзгәртү- Көлмәмәт бистәсе
- Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан, 1989; Усманов М.А. Татарские исторические источники XVII-XVIII вв. Казан, 1972.
Тышкы сылтамалар
үзгәртү- Идел Болгар иле
- Повесть временных лет. М.-Л., 1950. Ч. 1-2; Полное собрание русских летописей. М., 1949. Т. 2; М., 1962. Т. 1, вып. 2.
- Волжская Булгария и Русь. Казань, 1986.
- Татар иле 2016 елның 5 март көнендә архивланган.