Владимир Иванов (1939)

Владимир Иванов — күренекле татар галиме, тарихчы һәм социолог. Татарстан АССРының мәгариф министры (1976-1980).

Владимир Иванов
Туган телдә исем Владимир Васильевич Иванов
Туган 12 апрель 1939(1939-04-12)
Чистай районы, Югары Кондрата авылы
Үлгән 23 октябрь 2004(2004-10-23) (65 яшь)
Казан, Татарстан
Яшәгән урын Щапов урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы Россия байрагы
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре галим, югары мәктәп әһеле
Эш бирүче 80 нче мәктәп
Бүләк һәм премияләре Шөхрәт билгесе ордены
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Владимир Василий улы Иванов 1939 елны Алексеевск, хәзер Чистай районына карый торган Югары Кондрата авылында туа. Мәктәптә укыганда колхоз эшендә катнаша, Минзәлә педучилищесында белем эстәп ятканда, мәкаләләре республика матбугатында бастырыла. Казан университетына укырга кергәч, ул вакытлы матбугатның, радиокомитетның өлгер хәбәрчесе булып җитешә. Ул – тарих-филология факультетының комсомол оешмасы узаманы, лекторлар төркемен оештыручы, фәнни түгәрәкнең җаны. Укулар арасында Социалистик Татарстанда әдәби хезмәткәр, Татарстан яшьләрендә бүлек мөдире, Казанның № 80 мәктәбендә укуытучы булып эшли.

Владимир журналистикага китмичә, башка юл сайлый. 4нче курста укыганда тарих фәненең методологиясе буенча ясаган чыгышы Бөтенсоюз студентлар конференциясендә беренче урын алып, доклады «Новая и новейшая история» журналында басылып чыга.

Югары белем турында дипломы белән радиокомитетта эшләп алганнан соң аспирантурада калдырыла, әмма фәнни җитәкчесе академик А.И. Даниловны Тум университетына ректор итеп билгеләү сәбәпле, аңа Себер тарафларына юл тотарга туры килә.

Александр Ивановичны РСФСР мәгариф министры итеп Мәскәүгә күчергәч, Владимир да фәнни эзләнүләрен шунда дәвам иттерә, аспирантура вакыты тәмамланганчы – кандидатлык, 31 яшендә Мәскәү дәүләт университетының яклау советында тарих фәне буенча докторлык диссертациясе яклый. Татарстан егете бу белгечлек буенча СССРның иң яшь докторы була. Аның монографияләре Мәскәүнең «Наука», «Высшая школа», «Мысль» кебек атаклы нәшриятларында дөнья күрә, хезмәтләре чех, поляк, инглиз һәм башка телләргә тәрҗемә ителә.

1975 елда аның бер хезмәте Сан-Францискода басылып чыга. Француз, немец телләрен үзләштергән В.Иванов 1965 елда Гамбург университетында алман лөгатендә лекцияләр укый. Яшь галимнең мөмкинлекләрен яхшы сиземләгән өлкән буын аны административ эшкә тартырга тырыша. Аңа Мари университетына ректор булып кайтырга тәкъдим итәләр.

Үзе дә КДУның тарих факультетын тәмамлаган партия өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табиев аны фән һәм уку йортлары бүлегенә мөдир итеп чакыра. Биш ел (1971-1976) шунда эшләгәннән соң, аны мәгариф министры итеп күчерәләр. Җаваплы урыннар биләгәндә ул югары уку йортлары, татар мәгарифе үсеше өчен шактый үтемле гамәлләр башкара. Аерым алганда, перспективасыз дип табылган 200 татар мәктәбен саклап калу өчен көрәшеп йөрүен, Табиевка кат-кат керүен, Мәскәүгә шалтыратуын искә төшереп була. Нәтиҗәдә мәктәпләр сакланып кала.

Җаваплы административ эшләрдән котылгач, ул үзен тулысынча фәнгә, кадрлар әзерләү, укыту эшенә багышлый. Партиянең үзәк комитеты каршындагы Мәскәү марксизм-ленинизм институтында өлкән гыйльми хезмәткәр (1980-81) вазифасын үтәп алганнан соң, ул янәдән Казанга кайтып, КДУда профессор, историография төркеме җитәкчесе була (1981-1984), аннары Казан педагогика институтына СССР тарихы мөдире итеп күчерелә (1985-1988).

Биредә ул яңа өлкәгә – совет чорында буржуаз фән дип «типкәләп» йөртелгән социология. Татарстанда шул тармакны үстерү турында хыялланып яшәгән галим аргы якта яшел ут кабынуга, уйлап та тормыйча, 1988 елда философия һәм социология кафедрасы мөдире булып, Казан финанс-икътисад институтына күчә һәм соңгы көннәренә чаклы шунда эшли, Казан социологлары ассоциациясен төзи, үз фәне буенча докторлык диссертацияләре яклау советын оештырып, аның рәисе була, Халыкара мәгълүмат академиясенең хокукый әгъзасы, Россия социаль фәннәр академиясе академигы булып сайлана.

30 га якын фән кандидаты, 3 доктор әзерли.

Фәнни хезмәтләре үзәгендә тарихи социология, хәзерге заман һәм социология, фәннең методологиясе һәм методикасы, башка арадаш предметлар белән мөнәсәбәте кебек мөһим мәсьәләләр тора. Социология фәне буенча беренче татарча дәреслек авторы да В.Иванов булды. Ул шунда бик күп атамаларны, исемнәрне татар телендә беренче булып яңгырата.

Татарстан Фәннәр академиясе оешкач та, аның әгъзасы булырга тәкъдимнәр кереп торса да, ул тыйнаклык күрсәтеп, "әүвәл өлкәнрәк керсен әле" дип үзен чигерә килде. Аны бары тик 2002 елда гына ТФАга әгьза-мөхбир итеп сайлап куелган.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганак үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү