СБКФ ҮК, Советлар Берлеге Коммунистик Фиркасенең Үзәк Комитеты (рус. Центральный комитет Коммунистической партии Советского Союза) — СБКФ съездлары арасында аның иң югары органы.

Советлар Берлеге коммунистик фиркасенең Үзәк Комитеты
Мәгълүмат
Барлыкка килгән 1918
Бетерелгән 29 август 1991
Буйсына фирка съезды
Югарыдагы оешма фирка съезды
Астындагы оешма

ҮК фирканең эшчәнлеге белән, җирле фирка органнары, фирканең кардрлар сәясәте белән идарә иткән. СБКФ ҮК үзәк дәүләт һәм җәмәгать оешмалары, фирка төркемнәре аша хезмәт ияләре эшен тәртипкә салган; төрле органнарны, тәшкиләтләрне һәм предприятиеләрне булдыру, алар белән идарә итү, ҮК котроле астында эшләгән үзәк гәҗит-журналларның редакцияләрен билгеләү, фирка бюджетын бүлү һәм бюджет башкаруны контрольдә тоту белән шөгыльләнгән.

Коллегиаль җитәкче орган буларак, СБКФ ҮК даими рәвештә пленумнарны уздырылган. Пленумнарда барлык ҮК әгъзалары һәм әгъзалыкка кандидатлар катнашкан; кандидатлар киңәшләшү тавышы хокукына ия булганнар.

Пленумнарда ҮК Сәяси бюроны, Сәркәтибәтне, Оештыру бюроны һәм Фирка контроль комиссиясен сайлаган (1934—1990).

СБКФ ҮК Сәяси бюросы үзгәртү

СБКФ ҮК Сәяси бюросы ҮК пленумнары арасында аның эше белән идарә иткән иң югары фирка органы булган. Даими орган буларак РК(б)Фнең VII съездыннан эшли башлаган. Иң әһәмиятле сәяси, хуҗалык һәм фирка эче мәсьәләләрне хәл иткән.

7-25 әгъзадан торган. Гадәт буларак, СБКФ ҮК составына түбәндәге вазифаларны биләүче кешеләр кергән:

  • СБКФ генерль сәркәтибе
  • ССРБ Министрлар Шурасы рәисе
  • ССРБ Министрлар Шурасы президиумы рәисе
  • КГБ рәисе, саклану һәм чит ил эшләре министрлары (1973 дән)
  • Украина коммунистик фиркасе ҮКның беренче сәркәтибләре, СБКФнең Мәскәү һәм Ленинград шәһәр комитетлары беренче сәркәтибләре.