Төп менюны ачу

Нур Габделхәй улы Гыйззәтуллин (1928 елның 12 июне, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Яңа Байсар2004 елның 22 июне, РФ, ТР, Казан) — әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче. Тел, әдәбият һәм тарих институты өлкән гыйльми хезмәткәре. Филология фәннәре кандидаты (1952). ССРБ Язучылар берлеге (Татарстан) әгъзасы (1957 елдан).

Нур Гыйззәтуллин
Н.Г.Гыйззәтуллин.gif
Туган телдә исем Нур Габделхәй улы Гыйззәтуллин
Туган 12 июнь 1928(1928-06-12)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Яңа Байсар
Үлгән 22 июнь 2004(2004-06-22) (76 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Маршал Чуйков урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Һөнәре әдәбият галиме, тәнкыйтьче
Җефет Мәсгудә Касыйм кызы Галиева (1936), табибә
Балалар уллары Илдар, Айдар, Шамил
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

Эчтәлек

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

Нур Гыйззәтуллин 1928 елның 12 июнендә Татарстанның Актаныш районы Яңа Байсар авылында укытучы гаиләсендә туган.

Актаныш урта мәктәбенең сигез сыйныфын һәм 1945 елда Минзәлә педагогика училищесын тәмамлагач, 1945-1949 елларда Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Берникадәр вакыт Казан педагогика училищесында һәм Казанның 12 татар урта мәктәбендә укытучы булып эшли, шул чорда конкурс имтиханнарына әзерләнеп, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурага укырга керә, 1952 елда аны тәмамлагач, шул ук институтта башта әдәбият секторы лаборанты, аннары 1953 елдан 1959 елга кадәр кече гыйльми хезмәткәр булып эшли. 1959 елдан бирле Н. Гыйзәтуллин институтыың шул ук секторында өлкән гыйльми хезмәткәр булып хезмәт итә.

Н. Гыйззәтуллинның әдәби тәнкыйть өлкәсендәге беренче чыгышлары аспирантурада укыган елларына туры килә. 1949-1959 еллар арасында аның республика көндәлек матбугатында татар әдәбиятының төрле мәсьәләләренә багышланган мәкалә, рецензияләре басыла. Күренекле татар язучысы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Кави Нәҗминең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүдәге хезмәтен аерата билгеләп үтәргә кирәк. 1956 елда Н. Гыйззәтуллин язучының тормыш һәм иҗат юлына анализ ясаган монографиясен бастырып чыгара. Китап, тулыландырылып һәм баетылып, 1957 елда рус телендә дә дөнья күрә. 1958-1960 елларда исә галим, С.Әдһәмова белән берлектә, К.Нәҗминең дүрт томлык әсәрләр җыелмасын басмага әзерләү буенча зур эш башкара. “Татар совет әдәбияты тарихы” (Казан, 1960), “История татарской советской литературы” (Мәскәү, 1965) кебек күмәк хезмәтләрдә дә К.Нәҗми иҗатына, Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллардагы татар прозасына багышланган өлешләр Н.Гыйззәтуллин тарафыннан языла.

Болардан тыш, Н. Гыйззәтуллин СССР Фәннәр академиясенең Максим Горький исемендәге дөнья әдәбияты институты тарафынан чыгарылган алты томлык “История советской многонациональной литературы” дигән капитал хезмәтнең икенче һәм дүртенче томнарында (Мәскәү, 1971-72) утызынчы еллар һәм сугыштан соңгы татар әдәбияты һәм татар совет прозасы турындагы очерклары белән катнаша.

Н.Гыйззәтуллин СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты тарафыннан әзерләнгән күп томлы «Татар әдәбияты тарихы» өчен 20-30нчы еллар, Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллардагы әдәби хәрәкәт һәм проза жанры, әдәби багланышлар һәм тәрҗемәләр, публицистика, егерменче һәм сугыштан соңгы еллардагы тәнкыйть һәм әдәбият белеме турында бүлекләр һәм Г.Сәгъди, Г.Нигъмәти, Г.Гали, Г.Толымбай, К.Нәҗми кебек тәнкыйтче һәм әдәбият галимнәренең, язучыларының иҗат портретларын язды.

2004 елның 22 июнендә Казанда вафат була, Арча районының Кушлавыч авылына җирләнә.

Галим турында фикерләрҮзгәртү

  Эшен ахырына кадәр җиткереп, нигезле башкарырга тырышучы галим[2]
 
  Гаҗәп тынгысыз, эш сөюче шәхес ул Нур Гыйззәтуллин, аның бу сыйфатларын Ибраһим ага Нуруллин да югары бәяли[3]
 

ГаиләсеҮзгәртү

Беренче хатыны юл һәлакәтендә вафат.
Икенче хатыны (1960 елның 17 августында язылышканнар) — Мәсгудә Касыйм кызы Галиева (1936), табибә, язучы Әнәс Галиевның бертуган сеңлесе. ТАССР Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туган.
Балалары:
Беренче никахыннан улы Илдар.
Икенче никахыннан уллары Айдар, Шамил (1964)[4].

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Жители.инфо сайты
  2. «Социалистик Татарстан», 1988 ел, 4 июнь
  3. «Казан утлары», 1998 ел, июнь саны
  4. Мәсгуда Гыйззәтуллина. Якты истәлеге белән рухланып яшибез. «Татарстан яшьләре», 2018 ел, 27 сентябрь