Русия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге

(ССҖБ ФА КФ битеннән юнәлтелде)

[1]Русия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге, РФА КФҮ (рус. Казанский научный центр Российской академии наук, КазНЦ РАН) — Русия фәннәр академиясенең Казан шәһәрендәге төбәк фәнни үзәге. 1945 елның 13 апрелендә ССРБ Фәннәр акдемиясенең Казан филиалы буларак оештырылган. РФА КФҮ составына 5 институт (Органик һәм физик химия инсититуты, Казан физикка-техника институты, Казан биофизика һәм биохимия институты, Механика һәм машиналар төзү институты, Энергетика проблемалары тикшеренү үзәге) керә.

Русия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге
Нигезләнү датасы 1945[1]
Дәүләт Flag of Russia.svg Рәсәй[1]
Административ-территориаль берәмлек Казан
Ана ширкәт Рәсәй фәннәр әкәдимиясе һәм РФАнең төбәкләрдәге фәнни үзәкләре[d]
Рәсми веб-сайт knc.ru[1]

ИнститутларҮзгәртү

Русия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге составына түбәндәге академик институтлар керә:

Русия Фәннәр академиясенең Идел буенда иң эре физик-химик һәм химик-биологик тикшеренү үзәге. Эшчәнлекнең төп юнәлешләре — фосфор химиясе, гетеро- һәм макроциклик кушылмалар, углерод һәм элементоорганик нанокластерлар; биологик актив препаратлар төзү; нефть химиясе һәм геохимия; молекуляр, супрамолекуляр һәм наноүлчәмле системаларның стереохимия һәм кристаллохимиясе; функциональ материаллар диагностикасы. Органик һәм физик химия институты Россиядә дарулар сыйфатына дәүләт контроле буенча беренче төбәк үзәге булдырылган. Институт фосфорорганик химия өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясен алуга кандидатлар сайлауда актив катнаша.

  • ;Е.К. Завойский исемендәге Казан физик-техник институты

Казан физик-техник институтының эшчәнлеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт: конденсацияләнгән мохитләрне, шул исәптән үткәргечләр һәм сыек кристалларны тикшерү; тиз ага торган процессларны тикшерү өчен яңа магниторезонанс, оптик һәм акустик ысулларны; микроэлектрониканың физик һәм физик-химик нигезләрен, каты җисемнәрнең өслеген диагностикалау, яңа буын медицина приборларын тикшерү.

  • Казан биохимия һәм биофизика институты

Ул институтта үсемлек күзәнәкләренең сигнал системалары һәм аларның җайлашу һәм иммунитетта роле; үсемлек күзәнәкләрен үстерү һәм дифференциацияләү механизмнары; ферментларның структурасы, динамикасы һәм функцияләре; нейромедиациянең һәм хеморецепциянең молекуляр механизмнары; хайваннарда һәм үсемлек күзәнәкләрендә транспорт процесслары механизмнары өйрәнелә.

  • Механика һәм машина төзелеше институты

Тикшеренүләрнең төп юнәлешләре булып йока стеналы конструкцияләрнең механикасы, гидро- аэро- сыгылмалы һәм дулкын системаларының механикасы.

  • Энергетика проблемаларының тикшеренү үзәге (Академэнерго)

Жылылык массасы алмашы, энергетикада һәм сәнәгатьтә термодинамика; ресурс һәм энергияне сак тоту технологияләрен һәм җайланмаларын эшләү; органик чималдан энергия җитештерү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге тикшеренүләр; үсеш стратегиясен комплекслы тикшеренүләр үткәрә фәнни үзәк.

СылтанмаларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 GRID Release 2017-05-22 — 2017-05-22 — 2017. — doi:10.6084/M9.FIGSHARE.5032286