Термодинамика (грек. Therme – җылылык + Dynamis – көч) – физиканың җылылыкның һәм башка төр энергиянең мөнәсәбәтләрен һәм әверелешләрен өйрәнүче бүлеге. Аерым дисциплинага, җылылык йоту, яки бүлеп чыгару белән бара торган, физик-химик әверелешләрне өйрәнүче химик термодинамика аерыла.

Термодинамика
Сурәт
Әһәмиятле кеше Сади Карно[d], Ceyms Coul' һәм Вальтер Нернст
Өйрәнелгән тармак җылылык, температура, механическая работа[d], энергия, термодинамическая система[d], тепловой процесс[d], интенсивная/экстенсивная физическая величина[d], термодинамическое состояние[d], басым, энтропия[d], термодинамическое равновесие[d], начала термодинамики[d], термодинамические потенциалы[d] һәм термодинамик эш[d]
Һәштәге Thermodynamics
Моңа бәйле сурәт
Берләшмәләре исемлекне карагыз[d]
 Термодинамика Викиҗыентыкта

Теоретик физикада, җылылык процессларының феноменологиясен өйрәнүче, феноменологик термодинамика белән бергә, термодинамиканы механик нигезләү өчен барлыкка китерелгән һәм статистик физиканың беренче бүлекләреннән булган статистик термодинамиканы аерып йөртәләр.

Термодинамика бүлекләре

үзгәртү

Классик термодинамика түбәндәге бүлекләрдән тора:

Тагын, хәзерге термодинамика түбәндәге юнәлешләрне эченә ала:

Термодинамиканың физик мәгънәсе

үзгәртү

Термодинамиканың кирәклеге

үзгәртү

Термодинамика эчке энергияне механик эшкә үзгәртүче эмпирик фән буларак барлыкка килә. Ләкин, үзенең үсеше дәвамында, термодинамика, "температура" термины булган, физиканың бөтен бүлекләренә дә үтеп керә һәм теоретик яктан күп кенә күренешләрне алдан сурәтләргә мөмкинлек бирә.


Законнар – термодинамика башлангычлары

үзгәртү

Термодинамика, тәҗрибә нәтиҗәләре нигезендә язылган һәм шуңа күрә постулат буларак кабул ителергә мөмкин булган өч законга – башлангычларга нигезләнә.

* 1-нче закон – Термодинамиканың беренче башлангычы.


Ул термодинамик процесслар өчен энергия саклану законын тасвирлый. Гади формада түбәндәгечә язып була:

 ,

  – системаның эчке энергиясенең тулы дифференциалы,   һәм   – системага күчерелгән җылылыкның элементар күләме һәм система башкарган элементар эш.   һәм   гади мәгънәдәге дифференциал дип санарга ярамый, чөнки бу зурлыклар, системаның торышын үзгәрткән процессның төренә бәйлеләр.

* 2-нче закон – Термодинамиканың икенче башлангычы:

Термодинамиканың икенче законы икенче төрдәге мәңгелек двигатель ясау мәмкинлеген юкка чыгара. Бу законның эквивалент берничә формулировкасы бар:

1 – Клаузиус постулаты. Җылылык кайнар җисемнән салкынга күчүдән башка, бернинди үзгәрешләре булмаган процесс кире кайтмаучы була, ягъни, системада башка үзгәрешләр булмаса, җылылык салкын җисемнән кайнарга күчә алмый. Бу күренешне энегия таралышы, яки дисперсиясе дип атыйлар. 2 – Кельвин постулаты. Эш җылылыкка күчүдән башка, бернинди үзгәрешләре булмаган процесс кире кайтмаучы була, ягъни, системада башка үзгәрешләр булмаса, бертөрле температуралы чыганактан алынган бөтен җылылыкны эшкә әйләндереп булмый

* 3-нче закон – Термодинамиканың өченче башлангычы:

Нернст теоремасы: Температураның абсолют нулендә теләсә-нинди системаның энтропиясен нульгә тигез дип алып була.

* ИскәрмәТермодинамиканың нуленче башлангычы:

Һәрбер йомык термодинамик система өчен, теркәлгән тышкы шартларда, вакыт үтү белән килеп җитәчәк термодинамик тигезләнеш халәте бар.

Парадокслар

үзгәртү

Гиббс парадоксы

Моны да карагыз

үзгәртү

Термодинамик тигезләнеш

Искәрмәләр

үзгәртү