Реаль укуханә бинасы (Минзәлә)

Реаль укуханә бинасы - Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлил укыган йорт[1]. Төбәк әһәмиятендәге тарихи һәйкәл[2].

Реаль укуханә бинасы
Карта
Төр бина[d]
Урын Муса Җәлил урамы
Шәһәр Минзәлә шәһәре
Ил  Россия
Координатлар 55°43'12.468"тн, 53°5'54.643"кнч

Тарихы үзгәртү

Укуханә бинасы 1914-1920 елларда төзелгән. 1941 елда бинада вакытлыча Хәрби-сәяси укуханә урнашкан, анда танылган татар шагыйре Муса Җәлил укыган. Был вакыйга 1985 елда мемориаль такта куеп билгеләнә. Бина - гражданлык архитектурасы һәйкәле. Хәзер биредә Минзәлә педагогика көллияте урнашкан[1]. Бинада Муса Җәлилнең Мемориаль музее эшли. Уның фондында 30000 саклау берәмлеге исәпләнә. Музейның мәйданы 70 квадрат метр һәм педагогия коллиятенең бер аудиториясен алып тора. Монда 1941 елгы вакыйгаларны күзалларга мөмкинлек бирүче интерьерлар комплекслары – Хәрби-сәяси курслар үткән класс шагыйрь еш кунак булган Сабировлар йорты интерьеры эшләнгән. Музейда сугыш чоры көнкүреш әйберләре һәм документлары, сугыш урыннарыннан китерелгән реликвияләр, Муса Җәлил әсәрләренең күпсанлы басмалары тәкъдим ителә[3].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Достопримечательности города Мензелинск (Татарстан), archived from the original on 2019-07-25, retrieved 2019-03-13 
  2. http://zakon-region3.ru/2/198980/ ПАМЯТНИКИ, ИМЕЮЩИЕ КУЛЬТУРНОЕ И ИСТОРИЧЕСКОЕ ЗНАЧЕНИЕ, ПОДЛЕЖАЩИЕ УЧЕТУ И ОХРАНЕ РЕСПУБЛИКАНСКИХ И МЕСТНЫХ ОРГАНОВ МЕМОРИАЛЬНЫЕ ПАМЯТНИКИ
  3. Мензелинский мемориальный музей Мусы Джалиля