Нәкый Әхмәтшин

РСФСРның атказанган укытучысы

Нәкый Әхмәтшин, Нәкый Шәйхетдин улы Әхмәтшин (Наки Шайхутдинович Ахметшин; 1928 елның 20 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә районы, Сарсаз-Тралы ― 2017 елның 27 декабре, РФ, ТР, Түбән Кама) ― укытучы, җәмәгать эшлеклесе. 1963―1966 елларда Яр Чаллы, 1966―1986 елларда Түбән Кама шәһәр халык мәгарифе бүлекләре җитәкчесе. РСФСРның атказанган укытучысы һәм халык мәгарифе отличнигы[2]. Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины. 2024 елда Түбән Кама педагогика көллиятенә исеме бирелгән.

Нәкый Әхмәтшин
Туган телдә исем Нәкый Шәйхетдин улы Әхмәтшин
Туган 20 гыйнвар 1928(1928-01-20)
СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә районы, Сарсаз-Тралы
Үлгән 27 декабрь 2017(2017-12-27) (89 яшь)
РФ, ТР, Түбән Кама
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре укытучы, роно мөдире
Җефет Мария Ивановна, укытучы[1]
Бүләк һәм премияләре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены РСФСРның атказанган укытучысы РСФСРның халык мәгарифе отличнигы

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1928 елның 20 гыйнварында Татарстан АССР Минзәлә районы Сарсаз-Тралы авылында (1963 елда юкка чыкккан авыл[3]) туган. 1934 елда 6 яшендә укырга кергән. 1941 елда Иске Мәлкән җидеелык мәктәбен тәмамлаган. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда хисапчы, авыл советы секретаре булып эшләгән[2].

1944―1947 елларда Минзәлә педагогия училищесында (1995 елдан көллият) укыган. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган (1951)[2].

Хезмәт юлы

үзгәртү

1951 елда Байлар Сабасы урта мәктәбенә география укытучысы итеп җибәрелгән. 1952 елда ВЛКСМның Саба райкомы беренче секретаре итеп сайланган. 1955 елда КПССның Саба район комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнгән[2].

1956 елда укытучылык эшенә кире кайткан: август аеннан Яр Чаллының Вахитов исемендәге 2нче урта мәктәбенә директор итеп билгеләнгән[1]. 1963 елда Яр Чаллы шәһәр халык мәгарифе бүлеген җитәкли башлаган[2].

1965 елда Түбән Кама районы оештырылгач, бирегә халык мәгарифе бүлеге башлыгы итеп күчерелгән. 1966 елдан шәһәр халык мәгарифе бүлеген җитәкли башлаган. 1967―1974 елларда 1нче урта мәктәп белән җитәкчелек иткән, аннары янәдән 1974―1986 елларда шәһәр халык мәгарифе бүлеге башлыгы[2].

Түбән Кама халык мәгарифе бүлеге башлыгы булып эшләгән чорда районда һәм шәһәрдә 21 мәктәп, яшь техниклар станциясе, Балалар мәдәният сарае, 2 мәктәпара укыту-производство комбинаты ачылган. Мәктәптә проблемалы укытуның[d] теоретик һәм гамәли методларын эшләгән, укыту процессын оештыру нигезләрен булдырган, заманча дәреснең яңа системасын тудырган. 1982 елда РСФСР Мәгариф министрлыгы тәкъдиме белән Түбән Камада «Педагогик коллектив һәм аның тәрбияви функцияләре» исемле илкүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелгән. Конференция Түбән Камада мәгариф үсешенең торышын югары бәяләгән[2].

1986 елда пенсиягә чыккан. Түбән Кама педагогия училищесы каршындагы база мәктәбен (6нчы санлы мәктәп) җитәкләгән. Иҗтимагый эштә актив катнашкан, шәһәр Советы депутаты итеп сайланган. 1991―2009 елларда Түбән Кама педагогика көллиятендә оештырылган Мәгариф музее (рус. Музей образования) директоры[4].

2017 елның 27 декабрендә вафат булган[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • Хезмәт Кызыл Байрагы ордены,
  • РСФСРның халык мәгарифе отличнигы,
  • РСФСРның атказанган укытучысы,
  • В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан юбилей медале,
  • Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины[1]

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү