Түбән Кама педагогика көллияте

Түбән Кама педагогика көллияте (рус. Нижнекамский педагогический колледж) — Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә (1961 елдан бистә, 1966 елдан шәһәр) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты.
Гамәлгә куючы (2013 елдан) — ТР мәгариф һәм фән министрлыгы.
Директор (2010 елдан) — Фәйрүзә Яхъя кызы Манихова, педагогика фәннәре кандидаты.

Түбән Кама педагогика көллияте
Элеккеге исемнәр Түбән Кама педагогика училищесы (1981-2012)
Нигезләү елы 1981
Урын Россия байрагы Татарстан байрагы Түбән Кама
Адрес 423570 ТР Түбән Кама, Тукай ур., 15нче йорт.
Сайт http://npk-nk.ru/
https://edu.tatar.ru/nkamsk/page946789.htm/
Логотип
Уку йорты бинасы

Тарих үзгәртү

1981 елда, Түбән Кама шәһәрендә һәм районда халык саны тиз арту белән, «укытучы» һәм «тәрбияче» белгечлегенә сорау артуны истә тотып, РСФСР мәгариф министрлыгы фәрманы[1] нигезендә 180 абитуриентка исәпләнгән мөгаллимнәр хәзерләүче уку йорты ачыла. Беренче директоры — Евгения Илья кызы Тупикова, ТР атказанган укытучысы. Уку йорты 17нче мәктәп базасында эшли башлый (1983 елда педучилищега 7нче мәктәп бинасы бирелә). Беренче уку елында 180 укучы (барысы да кыз бала, 65%ы — авыллардан) кабул ителә. Ярты ел укуханә аннан алданрак Татарстанда ачылган 8 педучилище бюджетлары исәбенә яши (сметада алар үзләштермәгән акча булса, акча яңа ачылган укуханәгә күчерелә). Студентлар тулай торагы итеп элек шартлы хөкем ителгән тоткыннар яшәгән 5 катлы тулай торак бирелә. 1982 елда укуханә каршында (бинаның беренче катында) база мәктәбе эшли башлый (беренче директоры — Р. Гафиуллина, РСФСРның атказанган укытучысы), 1997 елда укуханәнең база мәктәбе 6нчы мәктәпкә күчерелә.

1986 елдан, «башлангыч мәктәп укытучысы» һәм «балалар бакчасы тәрбиячесе» белгечлекләреннән тыш, 9 сыйныф бетереп килгән укучылар өчен икенче белгечлек алу мөмкинлеге тудырыла: татар теле укытучысы, чит тел (инглиз теле) укытучысы, физик тәрбия укытучысы, музыка укытучысы, рәсем укытучысы, хезмәт укытучысы, ритмика һәм хореография укытучысы һ. б. (барлыгы 9 белгечлек).

1986 елда фәннәр татар телендә укытыла торган беренче татар төркеме ачыла. 1991 елда уку йортында татар бүлеге ачылып, төркемнәр саны унбергә җитә. Татар бүлегенә Татарстанның 28 районыннан, хәтта Саба, Кукмара, Балык Бистәсе кебек Казанга якын районнардан да киләләр.

1988 елдан читтән торып уку бүлеге эшли. 1991 елда Халык мәгарифе музее ачыла.

Уку йортын тәмамлаган студентларга Казан, Алабуга, Яр Чаллы педагогия институтларында югары белемне кыскартылган мөддәттә алу мөмкинлеге булдырыла.

1994-2010 елларда педучилище директоры Рәфкать Нурулла улы Муллин. 2012 елда ТР министрлар кабинеты карары[2] белән Түбән Кама педагогика училищесы көллият итеп үзгәртелә.

Уку йортында 6 меңнән артык студент белем алган, шул исәптән 2 889 башлангыч сыйныф укытучысы, 1 626 балалар бакчасы тәрбиячесе әзерләнгән, 1 525 кеше читтән торып бетергән (2006).

Белгечлекләр үзгәртү

2017-2018 уку елына Түбән Кама педагогика көллиятенә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[3] буенча 162 студент кабул ителә:

  • Мәктәпкәчә белем бирү — 50
  • Мәктәпкәчә белем бирү (читтән торып уку) — 12
  • Башлангыч сыйныфларда укыту — 50
  • Махсус мәктәпкәчә белем бирү — 25
  • Адаптив физик тәрбия — 25

Әдәбият үзгәртү

  1. Е.И. Тупикова. Педучилище: шаги к успеху. 35 летию училища посвящается. Нижнекамск, 2016.
  2. Һ.И. Хәбибуллина. Могҗиза тудыручылар. Түбән Кама: «Гүзәл» нәшрият-полиграфия үзәге, 2006.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. РСФСР мәгариф министрлыгы фәрманы 25.05.1981
  2. ТР министрлар кабинеты карары № 150 23.02.2012
  3. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016