Википедия:Үстерү планы
|
- Шулай ук карагыз: ВП:Үстерү стратегиясе.
“ | Кешелекнең глобальләшкән авылда яшәү чорында да берәр телнең чын эш теле дәрәҗәсендә яши алуын телибез икән — аның гаиләдә, дуслар һәм туганнар арасында, мәдәни һәм күңел ачуда кулланылуыннан тыш, белем икътисады чорында алдынгы фәнни, технологик һәм иҗтимагый темалар турында ышанычлы мәгълүмат табу өчен җайлылыгын саклау һәм үстерү беренче планга чыга. Үз суверен дәүләте булмаган Википедия бүлекләре җәмгыятьләре бу телнең хуҗасы булган халыкның актив катнашуы булмаганда бу эшне бернинди хөкүмәт тә, халыкара оешма да, бизнес, хәйрия фондлары яки мәгариф системасы да башкара алмаганын истә тотырга тиеш. Үз телләрендә актуаль универсаль энциклопедиясе булмаган халыклар өчен исә бу аеруча кыен... | ” |
— 2016 елгы Янгантау (март), Петрозаводск (май) һәм Ижау (сентябрь) викисеминарлары. |
Монда Татар Википедиясенең үсешен тәэмин итү өчен эшчәнлек планнары тасвирлана. Хаталарны яки онытылган әйберләрне күрсәгез - кыю булыгыз, төзәтегез. Тәкъдим-фикерләрегезне шулай ук бәхәс битендә дә калдырып була.
Максатларыбызга ирешүне тәэмин итү өчен зарур эшчәнлек
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Википедия:Идарә эшчәнлеге һәм Википедия:Вазыйфалар.
Викимедиа фондының бар проектлары кебек, Википедия дә иреклеләрнең кертемнәре ярдәмендә алып барылу сәбәпле, уңышлы үсүе өчен төп шартлар:
Көн тәртибенә чыгару
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Викимәгълүмат.
Кешеләр мәгълүматны эзләү системалары аркылы таба, димәк бар булган контент эзләү системасы роботларына табылырлык кына түгел, алар нигезендә эшләгән ясалма интеллектларына тиешлечә аңлашылырлык булырга тиеш.
- Булган мәгълүматны күз алдына чыгару - бәйлелек һәм тасвирлану
- Темалар буенча мәкаләләр исемлекләрен әзерләү
Күләмле белешмә чыганагына әверелүе
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Ярдәм:Яңа мәкалә язу һәм Википедия:Һәрбер тел бүлегендә булырга тиешле мәкаләләр.
Алда яткан эш әле күп: кешелекнең тулаем белем хәзинәсен тасвирлый алу өчен энциклопедиядәге мәкаләләр саны 100 миллионнан артык булырга тиеш дип фаразлана.[1] |
Дөньяның бүгенге көндәге кешеләр цивилизациясенең тормышында кулланылган төшенчәләре, феноменнары һәм терминнары турында кимендә фундаменталь белем бирүче белешмә чыганагы булырга тиеш.
- Википедиянең төрле тел бүлекләрендә әлегә язылмаган мәкаләләр исемлеген төзүче коралы
Ышанычлы мәгълүмат чыганагына әйләндерү
үзгәртү- Шулай ук карагыз: ВП:Тикшереп булучанлык, ВП:Нейтраль караш һәм ВП:Үз эзләнүләрең булмаска тиеш.
Энциклопедик булмаган материалны энциклопедияга кертеп халыкны бутау зыянлы эш, юк-барны сөйләү һәм Татар Википедиясенең абруен төшерү. Администратор статусына ия булмаган кулланучылар бу проектның үсешенә шикле мәгълүматны очраткач, аңарга игътибар җәлеп итү өчен тиешле кисәтү калыпларын урнаштыру белән ярдәм итә алалар!!!
Уңайлы белешмә чыганагына әверелдерү
үзгәртү- Шулай ук карагыз: ВП:Тел, Википедия:Проект:Бәйлелек, Википедия:Проект:Калыплар һәм Википедия:Проект:Төркемләү.
Кешеләр җәмгыятенең җитештерү эшчәнлеге күпчелектә мәгълүмат тармагына бәйле булган чорында, берәр төшенчәнең мәгънәсен табу һәм аның кайда, ничек һәм нигә кулланылганын билгеләүче белемгә тиз ирешү зарур.
Телебезнең файдалы куллану мохите тарая бармавы өчен, телебез ярдәмендә ышанычлы мәгълүматны табу уңайлы булырга тиеш.
Проектыбыз аркылы Википедиядә булган бар мәгълүматка җиңел ирешә алулары өчен:
- Дөньяның иң тулы энциклопедик сүзлегенә кертерлек мәкаләләрнең барысын да кимендә төпчек хәлендә булдыру (заманча күптелле терминологик-энциклопедик сүзлек)[2]
- Автоматик килеш булдырыла алган мәкаләләр өчен ботлар кулланылышын һәм тәртипләрен өйрәнү.
- ТатВикидагы һәм аның аркылы Википедиянең башка телле бүлекләрендә бар булган мәгълүмат табуны җиңеләйтү:
- Булган мәкалә һәм төркемнәрне эчке һәм бүлек-ара сылтамалар белән бәйләү,
- Бүлегебезнең төркемләү системасын камилләштерә бару,
- Мәкалә һәм төркем битләренә җитмәгән калыпларны урнаштыру,
- Бу һәм бар башка Википедия эшләре заманында башкарылуы өчен, идарәчеләребез санын мөмкин кадәр үстерү һәм башка җәмгыять ныгыту чаралары.
Кертем ясауга җәлеп итү
үзгәртүИреклеләр тарафыннан торган проектның катнашу өчен кызыклы булырга тиешлеге ап-ачык. Википедиянең төрле бүлекләрне үстерүдә катнашучылар исә, аны башка Интернет-проектлардан өстен күрәләр. Татар Википедиясенең үсешендә катнашырга теләүчеләр булуы, дәвамлы килүләре һәм кертем ясаулары өчен, дөньяда яшәүче бар татарларга моның файдалылыгын аңлата алучыбыз зарур:
- кертем ясаучыга үзенә,
- татар теле һәм мәдәнияте белән кызыксынганнарга, татар телендә белем бирү оешмаларына һәм андагы укучыларына,
- Кешелекнең потенциаларын, тормыш сыйфатын, канәгәтьлелеген, иминлеген һәм мәдәни тотрыклылыгын (аеруча сөйләшүчеләр саныннан зәгыйфьрәк булган күршеләребезнең җәмгыятьләренә ярдәм йөзеннән (рус.)/(ингл.) әһәмиятле) үстерүгә турыдан-туры тәэсир итү мөмкинлеге.
Язарга кызыктыру
үзгәртүПроектның барлыгы турында онытмаулары өчен Татар Википедиясен популярлаштыру эшчәнлеген системик дәрәҗәдә оетыру зарур:
- Гамәлдәге мәкаләләрнең хәзерге заман татар әдәби телендә булуын кайгырту,
- ТатВики реклама проспекты,
- Социаль челтәрләрдә вәкиллекләребез,
- Масса-күләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек,
- 100% татар телле мәгълүмати мохитне булдыру - интерфейсны, техник яңалыкларны (рус.)/(ингл.) һәм MassMessage системасы (рус.)/(ингл.) аркылы таратыла торган бар хәбәрләрнең тәрҗемәсен оештыру.
- һ.б.
Катнашучыларга үсәргә ярдәм
үзгәртүКатнашучыларның туа алган сорауларга җавапларын үзләре таба алулары өчен:
- Кертемнәренә бәйле кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар таләпләрен һәм ярдәм кирәклектән туган башка сорауларына дөрес җавапларны җиңел таба алулары кирәк.
- кулланмаларыбызны камилләштерү эшчәнлеген оештыру.
- Мәкаләләр язуда кирәк булган эшчәнлек тармаклары терминнарының татарчасын бирүче онлайн һәм офлайн татар сүзлекләр турында мәгълүматны туплау.
- Википедия:Вики-белем проекты
Вики-җәмгыятебезне ныгыту
үзгәртүПроектыбызның тотрыклы үсүе өчен, анарга үзгәртүләр кертеп алган шәхесләрнең монда яңадан-яңа килеп, проекта катнашырга теләүләре өчен шартлар булдыру (рус.)/(ингл.) генә түгел, үз тәҗрибәләрен уртаклашу, җәмгыятебездә яңа инициативалар тууы өчен уңай мохитнең булуы зарур:
- идарәчеләребезнең Викимедиа нигез мәсләкләрен һәм проектыбыз эчендә кабул ителгән тәртипләренең чыгарылмаларсыз үтәлешен оештыру
- Викиочрашулар оештырылуы.
- Җәмгыять потенциалын һәм аның актив төркеменең мөмкинлекләрен ныгыту буенча эшчәнлек, Вики-җәмгыять ресурслары (ингл.) һәм алдынгы тәҗрибәләр җыентыклары (ингл.) белән танышу һәм аларны киңрәк куллану.
- Русия һәм Төрки халыклар телләрендәге Википедияләрнең үсешенә уртак өлеш кертү проектларында катнашу.
Акыллы төбәк
үзгәртү- Географик Татарстан һәм заман яки урын белән чикләнмәгән татар мәдәниятенә кагылышлы бар темалар буенча һәрбер тел бүлегендә булырга тиешле мәкаләләр кебек кирәкле исемлекләр, порталлар һәм мәкаләләр исемлекләрен төзү һәм кирәкле битләрнең кимендә төпчекләрен булдыру
- Дөньяның бар эзләү системалары татарча Википедиянең бар исемлек, портал, мәкалә һәм төркемнәрен темалары буенча җиңел таба алулары өчен Викимәгълүмат базасы элементлары белән бәйләнгән детальле төркемләү агачын үстерү
- Вики-бәйгеләрне оештыру һәм үткәрү буенча адым-адым инструкцияләрне әзерләү (Татар 4.0 үрнәгендәге)
- Вики-клубларны нигезләү һәм эшчәнлеген оештыру буенча адым-адым инструкцияләрне әзерләү (Сәләт викимәктәбе һәм мәгәриф өлкәсе вики-проектлары тәҗрибәсенә нигезләнеп)
Шулай ук карагыз
үзгәртү- (ингл.) (рус.) Кече һәм яңа Википедияләр өчен киңәш-кулланмасы (en) * (ru)
- Википедия:Белем бирү оешмалары проектлары
- Викимедия белән бәйле берләшмәләр төрләре (рус.) (ингл.) һәм үрнәкләре:
- Илкүләм оешма: Викимедиа РУ (тат.)
- Тематик оешма: Amical Wikimedia (Каталан Викимедияcе) (рус.) (ингл.) һәм аларның 2014-2018 елга стратегик планы (рус.) (ингл.)
- Викимедиа кулланучылар төркеме: Башкортстан викимедиячеләре кулланучылар төркеме (тат.), берләшмәләрне үстерү буенча стратегик (башк.)/(рус.)/(ингл.) һәм эш планнары (башк.)
- (рус.) Цикл википедиста @ wikireality.ру + Александр Марков: С точки зрения антропологии поведение википедистов выглядит загадочно
- (рус.) wmru:Вики-конференция 2015/Программа/Доклады/(Скучные) будни или утерянная привлекательность.
- (тат.) Россия телләрендәге Википедияләрне үстерү проекты һәм аның Яңалыклар бюллетене (ингл.) (рус.) .
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Wikidata: the new Rosetta Stone: "There is a lot of work to be done: it is estimated that in order to cover all human knowledge, an encyclopaedia today should have over 100 million articles."
- ↑ ЭЛЕКТРОННЫЕ РЕСУРСЫ В ПОМОЩЬ БУДУЩЕМУ ПЕРЕВОДЧИКУ