Википедия:Стратегия

Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге

Стратегия · Чаралар · Эшчәнлек планы · Хәзерге вакыйгалар · Очрашулар · Викимедиа төркеме · Елъязма · Матбугатта
Эшчәнлек: Вазыйфалар · Фикер алышулар · Тавыш бирүләр · Сайлаулар · Югары арбитраж шурасы

"[Мәгърифәтчелек белән бәйле м]әсьәлә телдә генә түгел. Эш халкыбызга алга атлый алу өчен юл ачкан гыйльми нигез һәм халыкның белем дәрәҗәсендәдер."[1]

Исмәгыйль Гаспринский

Бу документның функциясе - ерак оныкларыбызның Бердәм галактик имтиханының төрле сынауларын татар телендә бирә алырлык хәлдә булуларын тәэмин итү эшчәнлегендә ышанычлы компас булуда.
Утырышының аудиосында ~ 1:02:00-1:12:00 арасы.


« Тел һәм мәдәният өлкәсендәге парадокс — үзгәрүләре аркылы гына сакланыла алуларында.[2]
»

ТатВики җәмәгатьчелеге татар телле универсаль белем тупланмасын булдыру максатына гына түгел, яңа мәгълүмати дөньяда татар теленең үсешенең дәвам ителүе өчен татарлар арасында мәгълүмати волонтерлык һәм уртак электрон хезмәттәшлек идеалларын популярлаштыруга, шул ук арада белем экосистемасы элементларын үстерүгә дә үз көчләрен юнәлтергә тиеш.

Программа

үзгәртү

Үсешен тәэмин итү

үзгәртү
"Яңа фикерләр аларны барлыкка китерүчеләр кискен бәхәсләр дәвамында оппонентларның карашларын алмаштыруга күндерә алуы аркасында җиңә дип уйлау урынсыз. Әйберләр яңа буыннар яңа фикерләрне табигый дип кабул итеп үсеп чыгуы, иске фикерләрне йөртүчеләр исә үлеп китүе нәтиҗәсендә генә үзгәрә".[3]

Макс Планк

Иреклеләр кертеменә нигезләнгән Википедиянең үсеше аның туктамаган яңарыш атмосферасының тартым көченә бәйле.

Яңадан-яңа катнашучыларны җәлеп итә алмаган Вики-проектының үсеше турында хыяллану ахмаклык.

Язучылар укучы өчен яза, укучы булмаганда язу — вакытны һәм көчне файдасыз эшкә әрәм итү. Татар Википедиясенең киләчәге аның татарча укый-яза белүчеләргә шәхси, һөнәри һәм иҗтимагый тормышта уңышларга ирешүләренә ярдәм итә алуыннан тора.

Укыр өчен үзләрен кызыктыручы мәгълүматны монда таба алмаган сайт кунаклары сайлый алган альтернатив мохитләр бихисап:

  • Көндәлек тормышның шәхси, һөнәри, иҗтимагый һәм сәяси яклары өчен файдалы (актуаль) мәгълүматы булмаган, кулланылышында авыр ресурс игътибарны җәлеп итерлек дәрәҗәдә кызык була алмый.
  • Белем тарату шигаре астында беръяклы шәхси сәяси карашларны алга сөрүче ресурсларның яшерен манипуляция кылганы аңлашыла, глобаль авылда (en • ru) яшәүче суверен шәхесләрдә (en • ru) нәфрәт тудырмаса да, үзен бер дә хөрмәт иттерми.
  • Үзләре иркен куллана алмаган телдәге энциклопедия ни аерым шәхескә, ни берәр кешеләр төркеменә яки халыкка файда китерми (телнең саклануы өчен зарур шартлар өчен Тел яңарышы мәкаләсен кара)

Җәмгыятебез нишли ала

үзгәртү

Мәгълүмәти чорында да татар теле үзенә лаеклы урын таба алуы өчен, акыл хезмәте ияләре өчен файдалы мәгълүматларны ташырга һәм аларның һөнәри мәсьәләләре турындагы аралашуларына хезмәт күрсәтә алырлык дәрәҗәдә булырга тиеш.

Википедия үзендәге мәгълүматларның дөреслеге турында гарантия бирә алмаса да:

  1. Берәр мәсьәлә турында сорау туганда, татарча сөйләшкән һәрберсенең акылына Татар Википедиясе килүенә һәм бу тема буенча халык анда нәрсә язганын тикшерергә теләге тууына ирешергә кирәк.
  2. Безгә һәрбер керүче үзенә файдалы һәм кызыклы мәгълүматны җиңел табып, даими укучыбызга, кертем ясарга теләгәннәре сөйкемле ярдәмләшүчән җәмгыятебезнең даими әгъзасына әйләнергә теләүләре өчен шартлар тудыруыбыз шарт.

Бусы булганда гына, милләтебезнең үзенчәлекләре сакланылуы өчен кирәкләренә һәм башкаларга үрнәк күрсәтеп, дөньядагы мәдәни күптөрлелекнең чәчәк атуына үз өлешебезне кертә алабыз.


  Википедиянең татар телле бүлеген һәр татар баласы горурланган һәм үз иткән ресурска әйләндерергә кирәк. Фәкать үзебездән тора!  

Аудиториябез

үзгәртү

Акыл хезмәте ияләре буларак уңышлы көн күрә алулары өчен татарларның халыкара җәмгыятендә бара торган бар процесслардан хәбәрдәр булу (en • ru), аларда актив катнаша алулары зарур булуыннан, балачакларыннан башлап ук үз телләрен камил белүдән тыш шулай ук тел ягыннан инглизләшүләре генә түгел, яшәгән илләрдәге башка халык вәкилләре белән уртак тел табулары өчен глокальләшүләре (en • ru): руслашу, элекке ССРБ илләрендә яшәүчеләренә — казах/үзбәк/.../украинлашу, ераграк илләрдәгеләргә — төрекләшү, финлашу, поляклашу, алманлашу, французлашу һ.б.) нәтиҗәсендә чын мәгънәдә космополит глобаль ватандашларына (en) әйләнүләренә ярдәм итүебез зарур.


  Элекке буыннар барлыкка китергән һәм әби-бабайларыбыз аркылы безгә тапшырылган уникаль милли-мәдәни кемлекләребез булган татарлыкны фәкать акылы ярдәмендә тормыш шартларының үзгәрешләрне яхшы аңлаган, гыйлемле, бай, аякларда нык тора алырлык оныклары гына яшәтә ала.  

Татар телле бүлегенең әһәммияте

үзгәртү
Тикшеренүләребез үз телләрен булдыра алган бар кешеләр, әлегә исеме бирелмәгән утрауларында яшәүче аборигеннар хәтта, дөньядагы бар әйберләр, аларның структурасы, элементларының бер-берсе белән мөнәсәбәтләре, һәм дә физика, математика һәм башка өлкәләрендә таң калдыручы феноменнарның эчтәлеген төшенгәннәре турында белдерү ясарга ышанычлы нигез бирә. ... Телләрен булдыра алулары белән үз бөеклеген мәңгегә раслаганнар ... Туктамый узгәреп торган дөнья турында бар мәгълүматны үз эченә алган берәр кеше теленә караганда, безнең очкычлар, атом бомбалар, санакларыбыз кебек ирешүләребезнең кыйммәте юк дәрәҗәсендә.

—Гайнулла Ф. Шәйхиев[4]

Татар телендә бар укый-яза алучыларның белгәннәрен (яшәгән урын, чор яки шәхси ышанычларына карамастан) уртак белем базасына җыеп, аны һәрбер татар баласына көндәлек тормышында хезмәт иттерү китерәчәк нәтиҗәләр:

Татарча Википедия җәмгыяте турында

үзгәртү

Миссиябез

үзгәртү

Үз дәүләте булмаган милләтләрнең (en) телләрендә һәм аларның элекке буыннары тырышлыгы белән үстерелгән мәдәни үзенчәлекләрендә тасвирланган белемнең юкка чыкмауның бердән-бер мөмкинлек — аерым кешеләрнең бу телләрне көндәлек тормышларында кулланып яшәтүдә һәм үз көчләре белән аның кулланылыш даирәсен үстерүдә генә. Татар теле һәм татарлар туплаган мәдәни белемнәре нәкъ бу категориягә керүләре сәбәпле (татар теле бердәнбер эш теле булган суверен дәүләт бүгенге көндә юк һәм икътисади глобальләшү аркасында, аеруча белем икътисады өлкәсендә, киләчәктә дә барлыкка килә алу ихтималы юк дәрәҗәсендә) татар телле бүлегенең миссиясе бәлкем түбәндәге җөмлә белән яхшырак тасвирлана ала:


  Татар Википедиясенең миссиясе — белем икътисады чорындагы яшәүче глобаль авылдашларыбызга гыйлем дөньясы буенча сәфәргә чыкканда ышанычлы татар телле мәгълүмати компас булу.  

Тел һәм аңа бәйле мәдәни гыйлем/тәҗрибә мәдәни мирас өлкәсенә керүләре аркасында, эшчәнлегебез шулай ук мәдәни күптөрлелекне саклау, үстерү һәм башкаларга танытуга да өлеш кертә дип әйтеп була. Кертелгән бар мәгълүматны мәңгелек итеп саклау Викимедиа фонды үзенә алды, катнашучыларыбызның кертемнәре исә бу мәгълүматларны үстерү, яңарту һәм башкаларның җиңелрәк табу/аңлауларына юнәлгән. Бишектән кабергә кадәр туктамыйча белем алу һәм башкалар белән ирекле уртаклашу мөмкинлеген бирүче ысул булу, һәрбер кешегә Җир йөзендә Ходай Тәгәләнең урынбасары буларак яши алуы өчен кирәкле мәгълүмати мохит булдыру исә катнашучылар җәмгыятеннән тора.

Кыйммәтләребез

үзгәртү
  • Татар телендә укый-яза белгән яки өйрәнергә теләгән һәрбер катнашучыбызга ихтирамлы уртак мохит.
  • Бездә фәкать Википедия нигезләренә туры килмәгән гамәлләр кабул ителми.

Максатыбыз

үзгәртү
  Проектның максаты – кешеләр цивилизациясе туплаган гыйлемнең бар юнәлеш-тармакларына караган бөтен энциклопедик мәгълүматны тасвирлаучы татар телле челтәрле ресурсны булдыру.  

.

Көндәлек тормышта практик файдасы булган әйберләр генә кулланылышта кала - бу тел һәм шул телдә язылган энциклопедияләр өчен дә дөрес.
Галактикара космик очыш дәвамында яки берәр ерак планета тирәсендәге орбиталь станциясендә туган баланың үз татар бабаларының мәдәни мирасыннан ятим калмавы өчен, глобальләшкән мәдәни дөньяның иң алдынгы универсаль энциклопедиясенең татарча бүлеге дөньяда татар телендәге иң танылган, иң абруйлы һәм сан-сыйфат буенча иң бай, Татнетның иң кызыклы мәгълүмати ресурс булырга тиеш.

Контекст

үзгәртү

Википедиянең мәгънәсе

үзгәртү
"Бүген кулланылган якынча 7000 телдән ... 5% тан әзрәгендә генә ... челтәрле чорында да яшәүләрен дәвам итәргә мөмкинлекләре саклана бирә әлегә. ... Тикшеренүебезнең төп нәтиҗәсен алдан кыскача шулай белдерергә була: Үз Википедиясе булмаган телнең шанслары юк."[5]

—Андрас Корнай

Википедия һәм башка Викимедиа проектлары - челтәрле чорда сөйләшүдә һәм язуда кулланганнары саны ягыннан зәгыйфьрәк (аеруча берәр суверен дәүләттә бердән-бер эш теле булмаган) тел җәмгыятьләренә туган телләрен яшәтү, аякка бастыру һәм үстерү өчен үтә әһәмиятле инфраструктура булып тора.


Идеалыбыз

үзгәртү

Викимедиа фонды карамагында бар проектлар өчен иң югары идеал:

"һәрбер кеше бар булган гыйлемгә ирекле килеш ирешә алган бер дөньяны булдыру"[6]

.

Үз суверен дәүләте булмаган милләт телләре мөмкинлекләрен күздә тоту

үзгәртү
"Берәр проблеманы аның барлыкка килгән дәрәҗәсендә чишү мөмкин түгел. Югарырак биеклеккә менеп, бу проблема өстенә чыгырга кирәк".
"Берәр проблеманы тудырганнары кебек уй йөрткәндә, аны беркайчан да чишеп булмас".[7]

Альберт Эйнштейн

Үз суверен дәүләте булмаган милләтләр (en) телләренең саклануның бердән-бер мөмкинлек — аерым суверен шәхесләрне кызыктырган уртак проект буларак үстерелүләрендә. Төп мәсьәлә иске текстларны саклау һәм яңаларны булдыруда да түгел — аларны үз иткән, бу телләрдә укый һәм яза алырлык кешеләрнең саннарын саклау һәм үстерүдә.
Берәр телнең челтәрле дөньяда эш теле дәрәҗәсендә актив кулланыла алуы өчен, аның киң-күләмле сыйфатлы онлайн-энциклопедиясе һәм аның актив җәмгыяте булырга тиеш. Чордаш эш дөньясы функцияләренә хезмәт күрсәтергә әзер дәрәҗәсендә инфраструктурасы булган тел белән кызыксынучылар табылыр.

Бу категорияга бездән дә башка керүчеләр бихисап - 7000 якын телгә дөньяда 200 якын суверен дәүләт туры килә. БМО'га керүче дәүләтләрдә илкүләм дәрәҗәсендә 210, региональ дәрәҗәдә - тагын 200 тирәсе телгә рәсми статусы бирелгән.

Доминант телләр

үзгәртү

Өстәвенә, доминант тел булып торган төп халыкара һәм региональ милләтара аралашу телләргә килгәндә, рәсми тел буларак:

Күптеллелекне яклау турында сөйләшкән халыкара оешмалар да, эш буенча аралашуга килгәндә берәр киң таралган телне кулланырга мәҗбүр калалар, күпчелегендә исә чын эш теле дәрәҗәсендә инглиз теле генә йөри.

Бизнес (авыл хуҗалыгы, сәнәгый җитештерү һәм мәгълүмат тармагы үзәкләре, шәхси ширкәтләр), фәнни тикшеренү яки белем бирү оешмаларының (югары уку йортылары, мәктәп) исә үз эш телләре буларак иң киң таралган телләрне сайлаулары табигый.

Инглиз теленнән тыш, бар телләренең кулланылышы азая барган дөньяда һәр илнең үзәк хөкүмәтләре кимендә төп рәсми телләренең кулланылыш даирәсен мөмкин кадәр сакларга торыша.

Татар телле мохитнең диагнозы

үзгәртү
Кешелекнең глобальләшкән авылда яшәү чорында да берәр телнең чын эш теле дәрәҗәсендә яши алуын телибез икән — аны гаиләдә, дуслар һәм туганнар арасында, мәдәни һәм күңел ачуда куллану түгел, белем икътисады һәм фән-гыйлем өлкәсендәге темалар турында мәгълүмат белән эшләү өчен җайлылыгын саклау һәм үстерү беренче планга чыга. Үз суверен дәүләте булмаган Википедия бүлекләре җәмгыятьләре бу эшне бернинди хөкүмәт тә, халыкара оешма да, бизнес, хәйрия вакфлары яки мәгариф системасы да бу телнең хуҗасы булган халыкның актив катнашуы булмаганда башкара алмаганын истә тотырга тиеш.'

Янгантау (март), Петрозаводск (май) һәм Ижау викисеминарлары (сентябрь) 2016.

Сәяси максатлар аркасында, Татарстан хөкүмәте татар теленә һәм аның кулланылышына әзме-күпме игътибар итәчәк, тик аның республика буйлап бердән-бер яки төп эш теле дәрәҗәсенә чыгу ихтималы юк диярлек түбән:

  • халык саныннан 53% татар булса да, татар телендә яза белүчеләр өлеше күпкә түбәнрәк,
  • югары эш хакын алырга мөмкинлек биргән белем икътисады һөнәрләре буенча югары белем алу һәм профессиональ мәсьәләләр турында башка милләтле (аеруча башка регионнарында яшәгән) коллегалары белән аралашу өчен рус һәм инглиз телләрен мөкәммәл белмичә һәм эш документларын аларда язмыйча булмый.

Русиядә руслардан кала икенче урында, республикалары икътисади үсеше ягыннан илнең иң алдынгылардан булганнарына карамастан, Татарстан тышында яшәүче татарлар (халкыбызның күпчелеге) ана телләрен һәм бәйле мәдәни капиталларын югалтмаулары өчен[8] дәүләт һәм халыкара оешмалардан сизелерлек ярдәм көтү урынсыз. Үз суверен дәүләтләре булмаган башка Русия, төрки һәм сөйләшүчеләр саны түбәнрәк булган башка милләтләренең телләренә килгәндә, хәл тагын да авыррак.

Юлны сайлауга килгәндә, уңышлы килеш тел яңарышын оештырган иврит һәм авыр шартларда телнең кулланылыш даирәсен саклый һәм үстерә алган каталан теле җәмгыятьләреннән үрнәк алу урынлы. Соңгысы каталанлыкны этник милләтнең кемлеге буларак түгел, төрле милли һәм этник төркемнәр вәкилләре үз иткән мәдәни кемлеккә әйләндереп халыкара хөрмәт казана алуы аркасында аеруча игътибарга лаеклы.

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. (кырымтатар.) "Меселе тек тильде дегиль, иш, халкъымызгъа огге адымламагъа ёл ачкъан ильмий осюв ве халкънынъ бильги дереджесиндедир."
  2. (рус.) "Парадокс сохранения культуры и языка заключается в том, что они сохраняются исключительно путем изменения. Только мертвые языки и культуры можно полностью обезопасить от перемен", from Замятин К., Пасанен А., Саарикиви Я. "Как и зачем сохранять языки России"./ Часть I. Многоязычное общество и многоязычный индивид. Глава "Изменяющаяся роль языков", 35 с.
    ("Россия телләрне ничек һәм ни өчен сакларга". / I баб - "Күптелле җәмгыять һәм күптелле индивид", "Телләрнең үзгәрүче роле" өлеше, 35 б.)
  3. (рус.) "Не следует думать, что новые идеи побеждают путем острых дискуссий, в которых создатели нового переубеждают своих оппонентов. Старые идеи уступают новым таким образом, что носители старого умирают, а новое поколение воспитывается в новых идеях, воспринимая их как нечто само собой разумеющееся."
  4. (рус.) "Наши исследования позволяют заявить, что каждый человек, даже абориген безымянных островов, знает всё об этом мире, о его строении, структуре, взаимодействии в нём и содержание таких премудростей нашего восхищения, как физику, математику, и т.д., ибо он смог сотворить свой язык. ... он велик, создав свой язык. ... наши самолёты, атомные бомбы, компьютеры – оказывается, эти достижения ничто перед величием любого языка, ибо в его содержании уже есть всё из творящегося мира."
    Шайхиев Г.Ф. "Татарский язык за один день, или рассказ инопланетянина" Казань: 2000 ISBN 5-85264-026-3 pp.93-94 Глава II. Язык – это мировоззрение ("Татар телен бер көнендә өйрәнү, яки башка планета вәкиленең әкияте" / Бүлек II. Тел ул дөньяга караш).
  5. "Of the approximately 7,000 languages spoken today ... less than 5% ... can still ascend to the digital realm. ... To summarize a key result of this study in advance: No wikipedia, no ascent."Digital Language Death by András Kornai
  6.   Викимедиа фондының гамәлдәге идеаллар тасвирланышы
  7. (рус.) "Невозможно решить проблему на том же уровне, на котором она возникла. Нужно стать выше этой проблемы, поднявшись на следующий уровень. / Ты никогда не решишь проблему, если будешь думать так же, как те, кто ее создал."
  8. (рус.) Создание татарского университета - необходимое условие сохранения татар как нации.