Макс Планк

Макс Карл Эрнст Людвиг Планк(алман. Max Karl Ernst Ludwig Planck; 23 апрель 1858, Киль — 4 октябрь 1947, Гёттинген) — атаклы немец физигы. Квант механикасына нигез салучы буларак, XX гасыр физикасы үсешенең төп юнәлешен билгели.

Макс Планк
алман. Max Planck
Max Planck (1858-1947).jpg
Туган телдә исем Макс Карл Эрнст Людвиг Планк
алман. Max Karl Ernst Ludwig Planck
Туган 23 апрель 1858(1858-04-23)
Киль
Үлгән 4 октябрь 1947(1947-10-04) (89 яшь)
Гөттинген
Үлем сәбәбе миокард инфаркты
Күмү урыны Гөттинген шәһәр зираты[d]
Яшәгән урын Кил
Мүнхен
Милләт алман
Ватандашлыгы Flag of Germany (1867–1918).svg Алман империясе
Flag of Germany (3-2 aspect ratio).svg Веймар җөмһүрияте
Flag of Germany (1935–1945).svg Өченче рейх
Бизония[d]
Әлма-матер Мүнхен университеты[d], Фридрих Вилһелм үнивирситите[d], Maximiliansgymnasium München[d] һәм HU Berlin
Һөнәре физик
Эш бирүче Мүнхен университеты[d], Кил үнивирситите[d], Фридрих Вилһелм үнивирситите[d] һәм HU Berlin
Сәяси фирка Немецкая народная партия[d]
Җефет Marie Merck[d]
Балалар Эрвин Планк[d]
Ата-ана
Кардәшләр Hugo Planck[d]
Бүләк һәм премияләре Физика буенча Нобель премиясе (1918)
Лоренц медале (1927)
Планк медале (1929)
Grave of Max Planck at Stadtfriedhof Göttingen 2017 01.jpg
Max Planck signature.svg

Commons-logo.svg [[commons:Category:Max Planck|Макс Планк
алман. Max Planck]]
Викиҗыентыкта

БиографияҮзгәртү

Макс Планк хокук белгечләре һәм галимнәр гаиләсендә туа. Аның картбабасы Готлиб Якоб Планк (17511833) һәм бабасы Генрих Людвиг Планк (17851831) Геттингенда дин белеме галимнәре булалар. Атасы Мюнхенда хокук белеме профессоры була.

Мюнхенда гимназия тәмамлый. Үзен тырыш һәм тәртипле укучы буларак күрсәтә. Физикадан башка шулай ук фәлсәфәгә һәм музыкага тартыла.

Диссертация яклаганнан соң 1885 елдан 1889 елга кадәр Киль шәһәрендә, аннары 1889 елдан 1926 елга кадәр Берлинда укытучылык белән шөгыльләнә. 1930 елдан 1937 елга кадәр Планк Кайзер Вильгельм җәмгыятен җитәкли.

Фәнни эшчәнлегеҮзгәртү

Эзләнүләрен нигездә термодинамика өлкәсендә алып бара. 1900 елда «абсолют кара җисем»нең спектрын аңлата алуыннан соң шөһрәт казана.

Нурланышның квант табигате турында тәгълиматны беренче булып тәкъдим итә. Бу теория буенча нурланыш энергия зурлыгы

 

тигез булган квантлар буларак тарала һәм йотыла. Монда   — нурланыш ешлыгы (Гц),   — Планк даимие,

  Дж·c.