Эш теле

практик эшчәнлекне алып баруда кулланылган тел

Эш теле (шулай ук эш башкару теле, процессуаль тел) — төрле мохитләрдә (илләрдә) мәгънәсе аерыла торган социолингвистика термины.[1]

Эш теле
Сурәт
Кайда өйрәнелә социолингвистика[d]

Халыкара рәсми протокол һәм халыкара оешмалар теле

үзгәртү

Киң мәгънәдә, эш теле — халыкара очрашу, конференция, конгресс, симпозиум, семинар, форум һ.б. дәвамында коммуникация (аралашу), корреспонденция, мәгълүмат белән танышу һәм башка бәйле мәсьәләләрне хәл итү теле.

Мәсьәлән,

Күпчелек халыкара оешмаларда кебек үк, Европа Берлеге оешмаларында да эш теле буларак инглиз теленә өстенлек бирү тренды күзәтелә.[3]

Төрле милләт вәкилләре эшләгән такымнарның (икътисад секторларының) эшләү теле

үзгәртү

Таррак мәгънәдә, эш теле — кешеләр эш мохитендә кулланылган тел. Казакъстан, Кыргызстан һәм Канада кебек илләрдә эш теле төшенчәсе икътисади актив халык үз эш урынында кулланган тел(ләр)не аңлата.[4] Канадада һәр ел эчендә уздырылган җанисәпләрендә эш теле турындагы сорау шәхеснең беренчел һәм мирас телләре турындагы сораулардан соң бара.[5]

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү