Космополитизм (бор. грек. κοσμοπολίτης ягъни kosmopolites — космополит, дөнья кешесе) — дөньякүләм кешелекнең (ru) мәнфәгатьләрен аерым милләт яки дәүләтнекеннән өстенрәк куючы һәм һәрбер кешене Җир чикләре эчендә суверен шәхес (ru) дип күрүче бөтендөнья ватандашлыгы идеологиясе.

Космополитизм
Моңа бәйле сурәт
Моның каршысы төбәкчелек[d], милләтчелек, ватанпәрвәрлек һәм тар караш[d]

Космополитизмның төрле формадагы фикерләрен уртаклашкан кешене космополит дип атыйлар.

Космополит җәмгыять уртак әхлак, уртак икътисади мөнәсәбәтләр, яки берничә милләтне берләштерүче сәяси структурага нигезләнә ала. Үрнәк буларак Кваме Аппиа (ru) төрле үзенчәлекле шартлары булган урыннардан (физик, икътисади, һ.б.) килгән индивидлар дини, сәяси һ.б. ышанулары аерылуына карамастан бер-берсенә карата хөрмәткә нигезләнгән мөнәсәбәтләргә керә алуларына ишарәли.[1]

Дж. Р Сол (ru) фикеренчә космополитизм (грекчадан Дөнья, Галәм ватандашы) — дөньяның бердәмлеген, универсальлек төшенчәсен үз итә алуга юнәлгән караш һәм мәдәни кыйммәтләр системасы[2].

Төрле торак пунктлар һәм башка иҗтимагый урыннар, электән үк һәм хәзерге вакытта да "космополит" дип билгеләнә; бу аларда яшәүчеләрнең бөтенесе яки хәттә күпчелеге дә аңлы килеш бу фәлсәфәне үз итүен түгел, төрле этник, мәдәни һәм/яки дини чыгышлы кешеләрнең бер-берсе белән якын яшәү һәм төрле мөнәсәбәтләргә көрүләрен белдерә.

Тарих үзгәртү

Космополитизм Борынгы Грециядә барлыкка килә. Дөнья ватандашлыгы турында фикерләрне Сократның белдерүе билгеле булса да, үзен "космополит" дип беренче тапкыр Диоген (ru)[3] билгели. Шул заманнарда космополитизм киниклар тәгълиматында үсә иде. Моның өчен көчле импульс буларак Пелопоннес сугышы аркасында аерым полислар үз бәйсезлеген һәм әһәмиятен югалтулары сәбәпле чикле җирле ватанпәрвәрлек төшенчәсенә таба үскән негатив карашлар булды. Соңыннан (аеруча Борынгы Рим чорында) теоретик нигезләрне стоиклар фәлсәфә мәктәбе эчендә үсә.

Урта гасырларда космополитизм дини төсмерен ала һәм католик чиркәвенең папалар теократиясен төзергә тырышлыгында күзәтелә, тик теоретик планда үсми. XVI гасырдан башлап, космополитизм күбесенчә дөньяви төсмерен йөртә. 1544 елда "космополитизм" термины яңадан дөньяви мәгънәсендә Гийом Постель (ru) тарафыннан һәрбер кешенең ирекле сайлауга нигезләнгән, милләт яки дин төшенчәләре белән чикләнмәгән кардәшлеккә нигезләнгән дөньякүләм дәүләт буларак уйлап чыгарыла. Шуңа карамастан, космополитизм уйлары бу чорда әле оешу стадиясендә, алхимия һәм герметизм белән кызыксынучыларның яшерен оешмаларында үсеп килә.

Җәмгыятьләренең  киң таралганлыгы, структурасы һәм сәяси тәэсире аркасында космополитизм фикерләренең җәелүе беренче тапкыр масонлык (ru) заманында күзәтелә[4]. Формалашуы сугышлардан арган аурупалылар арасында пацифизм (ru) фикерләренең үсә барган чорга туры килә. Нәтиҗәдә хәттә Монтескье (ru) һәм Вольтер кебек мәгърифәтчелек чоры шәхесләре вәзгыятьнең чишелешен Европаның суверен илләренең берләшүендә, бердәм республиканың вилаятьләргә әйләнүендә күрә башлады. Бу юлда Бентам (ru) һәм Кант тәкъдим иткән "Мәңгелек тынычлык" (ru) проекты (дәүләтләрнең тынычлык мәсьәләсендә бердәмлеген саклаучы даими эшләүче Европа конгрессын булдыру) зур роль уйнады. Кант космополитизмны кешелекнең иң югары үсеш халәте дип игълан итте.

XX гасырда космополитизм яңарышы инкыйлаблар һәм бөтендөнья сугышлары белән бәйле тетрәндергеч иҗтимагый үзгәрешләргә бәйле. Бу вакытта Европада космополитизмның радикаль ботагы дип санала алучы милләтсезлек (ru) хәрәкәтенең үсеше күзәтелә. 1921 елда Эжен Ланти (ru) нигезләгән Бөтендөнья Милләтсезлек Ассоциациясе (SAT) (ru) бурычлары арасына суверен берлек буларак билгеләнгән милләтләрнең юк ителүне һәм мәдәниятнең бердәм теле буларак эсперантоны куллануны алга сөрү кертелә. Ассоциациянең төп документы булган "Милләтсезлек манифесты" 1931 елда игълан ителде. 1930-елларда Сталин һәм Гитлер чоры ССРБ һәм Алмания контроле астындагы җәмгыятьләрдә совет һәм алман милләтчелеккә каршы торучы халыкара һәм милләтара дуслык һәм тынычлыкны башка төшенчәләрдән өстен куючы бөтен идеологияләр бергә төрле сәбәпләр аркасында кысыла башлый.[5][6]

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң капиталистик (ru) илләрендә уңышлы үсеш кичерә: 1948 елның 10 декабрь көнендә халыкара хокукта Җирдә һәрбер яшәүченең табигый хаклары төшенчәсен ныгыткан "Кеше хокукларының гомуми декларациясе" кабул ителә, ә 1954 елда Гарри Дэвис (ru) «Дөнья ватандашы паспорты» (ru) исемле документларны тарату белән дан казанган  "Бөтендөнья ватандашлары хөкүмәте" (World Service Authority) (ru) исемле коммерциячел максатлары булмаган оешмага нигез сала. Шул ук вакытта ССРБда совет зыялыларының скептик һәм көнбатыш илләре яклы фикер ияләре дип саналган бер өлешенә каршы "космополитизм белән көрәш" (ru) исемле идеологик кампания үткәрелә.

"XXI гасырда космополитизм үсеше гомуми глобализация дулкынында дәвам итә. Индивидуализм һәм нигилизмга (ru) каршы торучы либертариан (ru) һәм коммунитарист (ru) фикер ияләренең бер өлеше космополитизмны кеше ирегенең (ru) төп төрәкләренең берсе дип күрә[7].

Космополитизмны яклаучылар үзгәртү

Лев Толстой белдергән фикере буенча, патриотизм — варварлык чорларының калдыгы, явызлык, фәкать сугышу һәм агрессияга таба китерүче вәзгыять:

...миңа калса, яшәгән заманыбызда ватанпәрвәрлекне изгеләштерүче, үзләренең яшь буыннарын ватанпәрвәрлек хорафатында үстерүче, әммә, шул ук вакытта,  ватанпәрвәрлек китергән котылгысыз нәтиҗәсе булган сугышны теләмәгән халыкларның сукырлыгы шул ахыр дәрәҗәгә җиткән ки, үз акыл-зиһенне ачык тоткан һәрбер кешенең теленнән үзеннән-үзе ычкынырга торучы гап-гади фикернең яңгыравы кешеләрнең үзләре баткан ялваручы каршылык хәленә күзләрен ача алачак дип тыела... Миңа инде берничә тапкыр ватанпәрвәрлек турында, аның Христос тәгълимәтенең идеаль халәте белән генә түгел, ләкин христиан җәмгыятенең иң түбән әхлакый таләпләренә туры килмәве турында язырга туры килде, һәм һәр тапкыр минем аргументларга дәшмәү, яки мин белдергән уйлар фәкать мистицизм, анархизм һәм космополитизмның утопик чагылышлары дип тәкәббер белдерүләре белән җавап кайтарылды. Еш кына уй-фикерләрем кыскартылган килеш кабатлана һәм аларга каршы аргумент урынына бу фәкать космополитизм дип, бу сүзнең кулланылышы мин китергән бар дәлилләрне һичшиксез кага алырлык сыман, белдерелә иде[8].

Идеологик коммунитаризм фәлсәфәчесе Майкл Уолцер (ru) ССРБның коммунистик идеологиясен "бозык космополитизм" дип бәяли иде.

Космополитизмның ачык тарафдарлары арасында  Стив Харвиц[en][9] ны атап була. Космополитизмның фәлсәфи нигезе Жак Деррида (ru) һәм Эммануэль Левинас (ru) хезмәтләрендә үсеш алды, шулай ук алман социолог һәм сәяси филәлсәфәче Ульрих Бек (ru) эшләрендә, аеруча аның "Космополит дөньяга караш" китабында.

Беннингтонга (1997) биргән интервьюда Деррида "космополитизмга" түбәндәгечә кыскача тасвирлаган,[10]

Космополитизмның традициясе бар, һәм, аның өчен вакытыбыз булса иде, анарга тирәнтен мөрәҗәгәть итеп булыр иде. Ул безгә, Бер яктан, ул безгә "дөнья ватандашы" төшенчәсен кабул иткән стоиклар аркылы грек фикереннән килеп җитә. Икенче яктан христиан традициясеннән Апостол Павел бар - монда да дөнья ватандашы төшенчәсенә мөрәҗәгать, ягъни кардәш. Павел без бөтенебез кардәш икәнебезне, ягъни Ходайның балалары, һәм бер-беребезгә ят булмавыбызны, дөньяга аның ватандашлары буларак иялегебезне белдерә; һәм бу традициянең чылбырын без, мәсьәлән, башкаларга таба кунакчылык күрсәтү өчен шартларны билгеләүче Кантка кадәр күзәтә алабыз. Ләкин Кант очрагында космополитизм төшенчәсе өчен берничә шартны сүзгә алу зарур: беренчедән, чит-ят кешегә аның башка бер ил ватандашы булуы дәрәҗәсендә һичшиксез ачык йөзле мәнфәгатьтә булу зарур, кунакка килү (әммә яшәргә калмау) хакының бирелүе, һәм дә башка, хәзер сезгә кыскача тасвирлый алмaганым, шартлар бар, ләкин бу үтә яңа, хөрмәткә бик лаеклы космополитизм төшенчәсе (һәм дә мин аның бик яхшы булуына ышанам), бик чикле төшенчә булып тора. (Беннингтон 1997 әсәрендә Дерриданың өземтәсе).

Космополитизмны тәнкыйтьләүчеләр үзгәртү

Еш кына космополитизм милли традицияләргә салкын карашны пропагандалавы, милли мәдәниятне түбәнсетү аркасында тәнкыйтькә тотыла. Патриотлык тарафдарлары космополитизм тарафдарларының хәзерге заман шартларында ватан төшенчәсе нинди дә булса әһәмияткә ия булмавы карашлары белән килешми.

Шул ук вакытта марксистлар чын патриотизм фәкать интернационализмнан (ru) чыга ала дип белдерә. Бу эшче сыйныфның уртак максатлары булган эксплуатациядән азат ителүгә ирешү һәрбер халыкны бәйсезлеккә, милли бөеклеккә һәм иҗтимагый прогресска китерә дигән тезиска нигезләнә. Космополитизм милләтләрнең мәҗбүри ассимиляция (ru) юлы белән кушылуга чакырса, интернационализм акрын-акрын һәм ирекле килеш якынаю нәтиҗәсендә кушылуга китерә дип белдерелә. Владимир Ленин "милләтләрнең кушылуны" яклап, түбәндәге фикерне белдергән:

Социализмның максаты кешелекнең кече дәүләтләргә бүленүне һәм төрле форманы алган милләтләрнең аерымлылыгын бетерүдә, милләтләрнең якынаюда гына түгел, әммә аларның кушылуында да... Милләтләрнең кушылуы котылгысыз, ләкин кешелек моңа фәкать бар җәберләнгән милләтләрнең тулы азатлануы, ягъни аларның аерылып чыгу иреге булган күчеш чоры аркылы узгач кына ирешә ала[11].

Космополитизмга каршы килүчеләр кешелекнең бердәм мәдәнияте аерым милләтләрнең казанышларыннан барлыкка килә дип саный; үз тамырлары белән халык иҗатына китмәгән әдәбият, сәнгәть, музыка бөек әсәрләрне тудыра алмый.

Космополитизм тарафдарлары алга сөргән суверенитеттан (ru) халыкара һәм супрадәүләт оешмалар һәм берләшмәләр файдасына баш тарту, карарларны кабул итү хокукларны супрадәүләт институтларга тапшыру берләшмәләрнең әгъзалары булган зәгыйфьрәк илләрнең милли икътисадлары хәленең начараюына китерә. Шундый берләшмәләрнең супрадәүләт характеры илләрнең үз икътисади сәясәтен билгеләү бәйсезлеген югалту һәм милли хөкүмәт функцияләрнең берлекнең иң көчле әгъзалары контроль иткән органнарга күчүе белән чикләнелә. Соңгысының үрнәге буларак, Европа берлеге очрагында Алмания булып тора.

Космополитизм мәдәнияттә үзгәртү

  • Фужере де Монброн 1750 елда язган "Космополит, яки дөнья ватандашы" романында берәүне ватан һәм әхлак төшенчәләре белән бәйләүче җепләрнең эзелүен тасвирлый һәм "Дөнья китапка охшаш, һәм үз илен генә белүче аның фәкать беренче битен генә укыган" дигән төшенчәне алга сөрә.
  • Сомерсет Моэм үзенең 1936 елда бастырылган кыска хикәяләр җыентыгын "Космополитлар" дип атады.
  • Танылган халыкара хатын-кызлар журналы исеме "Cosmopolitan" нәкъ "Космополит" дип тәрҗемә ителә.
  • Александр Генис үзенең сәфәрләргә багышланган иң яхшы проза җыентыгын "Космополит. Географик фантазияләр" дип атады.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. (1997) «Cosmopolitan Patriots». Critical Inquiry 23 (3): 617–639. DOI:10.1086/448846.
  2. Национализм versus космополитизм ← Философия и политика ← Психология человека, archived from the original on 2015-11-24, retrieved 2016-11-29 
  3. Диоген Лаэртский. О жизни, учениях и изречениях знаменитых философов. — М.: Мысль, 1986.
  4. Фрейхоф". Космополитизм // Мир Просвещения. Исторический словарь. М.: Памятники исторической мысли, 2003, с. 31-41.
  5. ru:Коммунистический интернационал#Репрессии
  6. ru:Гитлер, Адольф#Внутренняя политика
  7. Галлахер. Противостоят ли друг другу коммунитаризм и космополитизм? http://academia.edu/2371246/Are_Cosmopolitanism_and_Communitarianism_Really_Opposites
  8. Толстой Л. Н.. Патриотизм или мир?. әлеге чыганактан 2011-08-21 архивланды. 2016-11-29 тикшерелгән. "…ослепление, в котором в наше время находятся народы, восхваляющие патриотизм, воспитывающие свои молодые поколения в суеверии патриотизма и, между тем, не желающие неизбежных последствий патриотизма — войны, дошло, как мне кажется, до той последней степени, при которой достаточно самого простого, просящегося на язык каждого непредубеждённого человека, рассуждения, для того, чтобы люди увидали то вопиющее противоречие, в котором они находятся... Мне несколько раз уже приходилось писать о патриотизме, о полной несовместимости его с учением не только Христа, в его идеальном смысле, но и с самыми низшими требованиями нравственности христианского общества, и всякий раз на мои доводы мне отвечали или молчанием, или высокомерным указанием на то, что высказываемые мною мысли суть утопические выражения мистицизма, анархизма и космополитизма. Часто мысли мои повторялись в сжатой форме, и вместо возражений против них прибавлялось только то, что это не что иное, как космополитизм, как будто это слово «космополитизм» бесповоротно опровергало все мои доводы"
  9. Libertarian Cosmopolitanism
  10. Bennington, Geoffrey (1 December 1997). Politics and Friendship: A Discussion with Jacques Derrida. Centre for Modern French Thought, University of Sussex. әлеге чыганактан 2014-06-14 архивланды. 16 July 2012 тикшерелгән. "There is a tradition of cosmopolitanism, and if we had time we could study this tradition, which comes to us from, on the one hand, Greek thought with the Stoics, who have a concept of the 'citizen of the world'. You also have St. Paul in the Christian tradition, also a certain call for a citizen of the world as, precisely, a brother. St. Paul says that we are all brothers, that is sons of God, so we are not foreigners, we belong to the world as citizens of the world; and it is this tradition that we could follow up until Kant for instance, in whose concept of cosmopolitanism we find the conditions for hospitality. But in the concept of the cosmopolitical in Kant there are a number of conditions: first of all you should of course welcome the stranger, the foreigner, to the extent that he is a citizen of another country, that you grant him the right to visit and not to stay, and there are a number of other conditions that I can't summarise here quickly, but this concept of the cosmopolitical which is very novel, very worthy of respect (and I think cosmopolitanism is a very good thing), is a very limited concept."
  11. Ленин В. И. ПСС. — Т. 27. — С. 256.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү