Төп менюны ачу

Мәгълүмат тармагы

Мәгълүмат тармагы яки мәгълүмат тармаклары - мәгълүмат белән интенсив бәйләнеше булган тармаклар. Күп төрле сәбәпләр аркасында бу тармак икътисадның иң әһәмиятле секторларыннан берсе дип санала.

Мәгълүмат тармаклары һәм аларның классификацияләре бик күп. Бу төрле карашларны классификацияләү яки оештыру өчен бер стандарт яки өстен ысул булмаса да, астагы бүлек "мәгълүмати тармак" терминының үз эченә нәрсәне һәм ни сәбәпле алганына кыскача ачыклама бирә. Альтернатив төшенчәләр - белем тармагы һәм мәгълүматка бәйле һөнәрләр. "Мәгълүмат тармагы" термины күбесенчә программалау, системаларның төзелеше һәм телекоммуникацияләргә карата кулланыла.

TөрләреҮзгәртү

  1. Тавар яки хезмәт рәвешендә мәгълүматны җитештерүче һәм сатучы ширкәтләр.
  2. Мәгълүмат эшкәртү хезмәтләре. Кайбер хезмәтләр, мәсәлән, хокуки хезмәтләр, банкчылык, иминиятләштерү, санак өчен программалар төзү, тестлар ясаү, базар хәле тикшеренүләре, мәгълүматны интеллектуаль рәвештә интенсив эшкәртүне таләп итә.
  3. Өстәрәк билгеләнгән мәгълүмати таварларны тарату өчен әһәмиятле булган тармаклар. Мәсәлән, телефония, трансляция һәм китап сату тармаклары, үзләре күп мәгълүмат тудырмасалар да, башкалар тудырган мәгълүматны тарату аларның төп бизнесы булып тора.
  4. Тикшеренүләр уздыру һәм комплекслы карарлар кабул итүгә зарур булган мәгълүмат эшкәртү җайланмаларын җитештерүчеләр.
  5. Мәгълүмат җитештерүгә яки комплекслы карарлар кабул итү процессларына инфраструктура буларак хезмәт итмәгән бик күп тикшеренүләр таләп иткән тармаклар. Фармацевтика, ашамлык эшкәртү, кайбер кием дизайны һәм башка "high-tech" тармаклары, шулай ук медицина тикшеренүләре дә бу төркемгә керә.
  6. Күп тикшеренүләр таләп итмәгән, ләкин мәгълүматны җитештерүгә һәм комплекслы карарлар кабул итүгә инфраструктура хезмәтен күрсәтүчеләр. Офис җиһазларын ясау (эргономика өлкәсендә тикшеренүләрне һәм яңа материаллар җитештерүне санамасак).

ӘһәмиятлелегеҮзгәртү

Мәгълүмати тармаклар берничә сәбәп аркасында әһәмиятле дип санала. Шулай да, мәгълүмати тармаклар әһәмәятле дип санаганнары арасында да аларның кайбер тәшкиләтләрне кабул итүе яки кабул итмәве турында төрле карашлар бар.

  1. Мәгълүмати тармаклар икътисадның тиз үсүче бүлеге булып тора. Кулланучылар тарафыннан мәгълүмати тавар һәм хезмәтләргә карата таләпләрнең үсүе күзәтелә. Кулланучылар тарафыннан караганда, "мәгълүмати тармаклар" санына музыка һәм кино, шәхси санаклар, видео уеннары белән бәйле тармаклар керә. Бизнеслар таләп иткән мәсъәләргә килгәндә, мәгълүмати тармаклар санына санак өчен программалау, системаларны булдыру, финанс, иминиятләштерү һәм күчемсез милек, телекоммуникацияләр һәм башкаларны атап була. Җитештерелгән тавар һәм хезмәтләргә таләп милли яки халыкара дәрәҗәдә арта барганда, бу тармаклар шәһәр, регион яки ил икътисадына әлеге секторларга специализация юлы белән тиз үсәргә мөмкинлек бирә.
  2. Мәгълүмати тармаклар башка тармакларда инновацияләр кертүгә һәм җитештерүчәнлекне үстерүгә китерә дип санала. Башка факторлар бер дәрәҗәдә булганда, көчле мәгълүмат тармагы булган икътисадның башкаларга карата көндәшлек сәләте югарырак була ала.
  3. Икътисад структурасы (яки икътисад эчендәге тармаклар төзелеше) үзгәрүенең киңрәк җәмгыяви үзгәрешләргә бәйлелеген яклаучылар бар. Массакүләм мәгълүмат чаралары, санлы технологияләр һәм көндәлек тормышыбыз, ял вакытыбыз яки җәмгыяви тормыш, эш, сәясәт, өйрәнү, сәнгать һәм башка аспектлар аркылы мәгълүмат безнең икътисадый эшчәнлегебезнең үзәгендә булганда, без "мәгълүмати җәмгыять"кә әвереләбез.

ӘдәбиятҮзгәртү

Шулай ук карагызҮзгәртү