Тел яңарышы

куркыныч астында булган телне популярлаштыру яки үле телгә җан өрү торышлыгы

Тел яңарышы (телне җанландыру) — аерым шәхесләр, мәдәни һәм иҗтимагый төркемнәр, хөкүмәтләр яки сәяси хакимиятләр кебек кызыксынучы тарафларның телнең кулланылыштан чыгу процессын туктатырга һәм кире якка борырга тырышуы. Телнең кулланылыштан чыгу дәрәҗәсе югары булса, ул юкка чыгу куркынычы янаган, йокыга чумган (Wesley Leonard'ның эшен кара), яки юкка чыккан хәлдә булуы мөмкин. Бу очракларда тел яңарышының максаты телнең сөйләм дәрәҗәсендә ешрак кулланылышын кайтарудан гыйбарәт. Телне җанландыруның алымнары төрле җәмгыятьләр күзаллавынча һәм вәзгыятьләр даими үзгәреп торган хәлдә беркадәр аерымланып торса да, төп максат бер үк була - юкка чыккан яки юкка чыгу куркынычы янаган телне актив көндәлек кулланылышка кайтару. Телнең җанландырылуы - тел югалу процессының киресе.

"Тел яңарышының күп практик, эстетик һәм этик файдасы бар - алар арасында тарихи гаделлек, күптөрлелек һәм эш таба алу мөмкинчелекләрен үстерү."[1]

Теория

үзгәртү

Соңгы дистә еллар дәвамында күп социолингвистлар (мәсәлән, en:Joshua Fishman) телдән баш тарту (ингл.) процессын кирегә үзгәртү өлкәсендә тикшеренүләр алып бара. Телдән баш тарту процессын кирегә үзгәртү, аерым бер телне җанландыру яки анарга ярдәм күрсәтү ысулларының нәтиҗәле булуы өчен, үзенә бу телнең ни дәрәҗәдә кулланылыштан чыкканын билгеләүне үз эченә ала.

Яңарыш лингвистикасы

үзгәртү

Яңа лингвистик парадигма һәм дисциплина буларак, Яңарыш лингвистикасын en:Ghil'ad Zuckermann алга сөрә. Цукерманның яңарыш лингвистикасы термины контакт лингвистикасы дигән атама моделеннән үрнәк алып булдырылган [телләр контакты (ингл.) мәкаләсен кара]. Яңарыш лингвистикасы, башка мәсьәләләр белән беррәттән, телнең кире кайтарылуына, яңарылышына һәм җанландырылуына караган универсаль механизмлар һәм чикләүләрне өйрәнү белән шөгылләнә. Бу фәнни тикшеренү өлкәсе, төрле яңарыш тырышлыкларын чагыштырып, дөньяның төрле урыннарында йокыга чумган телләрне актив кулланылышка кайтару проектларын берләштерүче эпистемологик күпер буларак үз өлешен кертә."[2]

Zuckermann җирле үзенчәлекләр һәм идеосинкразияләрнең ("local peculiarities and idiosyncrasies") булуын таный[3], ләкин шул ук вакытта искәртә дә: "...бар яңарыш тырышлыклары өчен уртак чикләүләр бар. Аларның нинди булуын аңлау яңарыш тарафдарларына һәм дөньяның алдынгы илләр лидерларына үз эшләрен нәтиҗәлерәк ясарга ярдәм итәр. Мәсәлән, фундаменталь сүзлекне һәм фигыльләрнең төрләнешен кире кайтару авазлар һәм җөмләдәге сүзләр тәртибен яңартуга караганда җиңелрәк. Телне җанландыру белән янучылар реалист булырга, "чын тамырларга кире кайтырга яки үләргә!" кебек контр-продуктив, әхлакый төшенкелек шигарьләреннән баш тартырга тиешләр.[3]

Телдән баш тарту процессын кирегә үзгәртү этаплары

үзгәртү

Юкка чыгу куркынычы янаган (яки йокыга чумган) телләрне җанландыру яки аларны тотрыклы хәлгә чыгару буенча en:Joshua Fishman тәкъдим иткән модель[4][5] сигез этаплык процессны билгели. Соңгырак этапларга күчү алдагы этапларда куелган максатларга ирешкәч һәм анда тасвирланган хәл тотрыклы (ягъни гадәти) дәрәҗәгә чыгарылгач кына тәкъдим ителә. Бу сигез этап шундый:

  1. Телне өйрәтүчеләр ролен башкарачак олыларның телне өйрәнүе (телдә сөйләшүне дәвам итүчеләрнең күбесе өлкәннәр һәм телне өйрәнүчеләрнең башка сөйләшүчеләрдән иҗтимагый яктан изоляциядә булган очракларда киңәш ителә).
  2. Актив сөйләшүчеләрдән (яки кулланучылардан) иҗтимагый яктан интеграцияләнгән төркем булдыру (бу этапта гадәттә язу теленә караганда сөйләм теленә күбрәк игътибар итү нәтиҗәлерәк була).
  3. Телне еш кулланган кешеләр күләме сизелерлек булган урыннарда, яшьләр төркемнәре һәм гаиләләр эчендә телнең формаль булмаган кулланылышын алга сөрү һәм телне көндәлек тормышта (иң әзеннән кайбер контекстларда) эксклюзив рәвештә кулланучы, аның өчен саклану урыны һәм телне куллануны алга сөрүче мәхәллә институтларны булдыру аркылы җанландыру.
  4. Барлык яшь төркемнәр арасында тел кулану өлкәсендә сөйләм компетенциясенә ирешелгән җирләрдә телдә уку-язуга өйрәтүне һәм үзлектән өйрәнүне алга сөрү - дәүләт мәгариф системасының яклавын яки ярдәмен көтмәгән рәвештә.
  5. Саннар белән нигезләнгән һәм дәүләт рөхсәт иткән урыннарда телнең мәҗбүри дәүләт мәгариф системасында куллануны алга сөрү.
  6. Элгәре этаплар ирешелгән һәм гадәткә әверелгән җирләрдә телне эш урыннарында түбәнрәк дәрәҗәдәге коммуникацияләрдә куллануны алга сөрү.
  7. Элгәре этаплар ирешелгән һәм гадәткә әверелгән җирләрдә телнең массакүләм мәгълүмат чараларында һәм җирле үзидарә хезмәтләрендә куллануны алга сөрү.
  8. Элгәре этаплар ирешелгән һәм гадәткә әверелгән җирләрдә телнең хөкүмәт, югары белем бирү һ.б. өлкәләрдә кулланылышын алга сөрү.

Телне җанландыруның бу моделе көчләрне иң нәтиҗәле якларга юнәлтүне, элгәре этапларга ирешмичә, соңгырак этапларга чыгу тырышлыгы белән энергияне бушка сарыф итмәүне күздә тотып төзелгән. Мәсәлән, телне гаиләләрдә кулланучылар юк дәрәҗәсендә булган очракта, телнең телевидение һәм хөкүмәт хезмәтләрендә кулланылуы өчен кампания алып баруның мәгънәсе һәм файдасы бик түбән.

Юкка чыгу куркынычы астында калган телгә үсәргә ярдәм итүче факторлар

үзгәртү

en:David Crystal үзенең Language Death ("Тел үлүе")[6] китабында, юкка чыгу куркынычы янаган телдә сөйләшүчеләр астагы 6 шартка туры килгәндә, телләренең тәрәккыяте дәвам итәчәк, дигән постулатны алга сөрә:

  1. яшәгән җәмгыятьләрендәге доминант төркеме күзләрендә үзләренең престижын үстерүләре
  2. үзләренең байлыгын үстерүләре
  3. доминант төркеме күзләрендә үзләренең легитим саналган көчләрен үстерү
  4. белем бирү (мәгариф) системасында көчле вәкиллек итү
  5. телне язу белән тасвирлый алулары (тәрҗемәче искәрмәсе - төрле гомуми һәм махсус сүзлекләр, һәм кулланмалар ярдәмендә)
  6. электрон технологияләрне куллана алулары

Телне һәм мәдәниятне саклау өлкәсендәге парадокс - үзгәрүләре аркылы гына сакланыла алуында. Үзгәрешләрдән фәкать үле (юкка чыккан) мәдәният һәм телләрне генә тулысынча саклап була.[7]

"Телнең модернизацияләнүе еш хәтта традицион эшчәнлекләрнең, мәдәнияттәге һәм тормыш тәртибендәге үзгәрешләрне кабул итүгә караганда да авыррак булып чыга... Тел яңарышы максатларына килгәндә, аның чисталыгы һәм байлыгы турында кайгыру өлешчә икенче дәрәҗә мәсьәләләре булып тора."[8]

"Баланың берәр телне яхшы үзләштерү фәкать еш һәм озак периодлар дәвамында башкалар аның белән бу телдә аралашкан һәм аның бу телдә җәвап бирүе көтелгән вәзгыятьләрдә һәм мохитләрдә булуы аркасында гына мөмкин".[9]

"Яшьләрнең үзләрен туган телләре белән тиңләштерү өчен, бу тел белән бәйле булган кызыксындыргыч кыланыш үрнәкләрен таба алулары зарур. Өй һәм мәктәп кебек тел кулланылыш мохите инде җитәрлек түгел, үткән турында ностальгия хисләренә нигезләнгән фольклор мәдәнияте бер дә кызыксындырмый. Шулай да, яшьләр мәдәниятен аларның мәдәни төркеменә кермәгәннәргә төзү читен — үз мәдәниятен һәм кызыксындыргыч кыланыш үрнәкләрен яшьләр үзләре генә булдыра ала. Модернизация процесслары аркылы узучы җирле тел җәмгыяте вәкилләре өчен бу игътибарны таләп итүче бик зур авырлык булган мәсьәлә булып тора."[10]

Замятин К., Пасанен А., Саарикиви Я.. Россия телләрен ничек һәм ни өчен сакларга.

Аерым үрнәкләр

үзгәртү

Телне бишектән өйрәнеп анарда туган тел дәрәҗәсендә сөйләшүчеләр (ингл.) булмаган үле (ингл.) дәрәҗәсенә җиткән телнең киләчәге тотрыклы булган (беренчел тел дәрәҗәсендә берничә миллион сөйләшүчеләрнең җәмгыяте) дәрәҗәгә кайтару очрагы тарихта әлегә бер генә тапкыр яшәлде - бүген   Исраил милли теле иврит (Hebrew language) белән булган хәл. Бу очракта, яңарышын уникаль тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләрнең җиңеләйтте - Ивритның яңарышын кара (ингл.).

Ләкин үткәндә берничә период заманында, телне бишектән өйрәнеп анарда беренчел тел дәрәҗәсендә сөйләшүчеләр булмаган әдәби телләрнең югары престижга ия булуы һәм лингва франка (ингл.) дәрәҗәсендә халыкара телләре ролен уйнаулары сәбәпле, аларда практик сәбәпләр өчен берничә миллион сөйләшүчеләрнең булуы мәгълүм.

  Кытай Халык Җөмһүриятеда берничә Манчу теле (ингл.) энтузиастлары төркемнәре, тугандаш Cибе теле (ингл.) әлегә дә ана теле дәрәҗәсендә яши биргән Шеңҗан-Уйгыр автономияле районының Чапчал-Cибе автоном уездына (ингл.) сәфәрләр кылып, шулай ук сакланып калган сүзлекләр һәм дәреслекләрне кулланып, үз ата-бабалары булган манчу халкы (ингл.) телен киредән тормышка кайтарырга тырышалар.[11]

  АКШда берничә Американ кызылтәнлеләр төркемнәренең үлемгә таба юлга баскан телләрен җанландырырга торышлыклары билгеле.[12]

Пәрәвездә йөзләрчә сирәк кулланган телләрне өйрәнергә теләүчеләр өчен алар буенча укыту материаллары урнаштырылган.[13] Тагын 6,000 тирәсе телләрне дини текстлар кебек башка максат өчен ясалган һәм киңрәк таралыш алган телләргә тәрҗемәләре булган аудиоязмаларны тыңлау юлы белән азмы-күпме дәрәҗәдә өйрәнү мөмкин.[14][15]

Телнең яңарышы белән шөгыйльләнүче оешмалар еш аерым бер диалектны сайлый, кайвакыт берничә вариантка нигезләнеп берне стандарт итеп сайлый, күбесенчә замандаш сүзләргә бәйле неологизмнар уйлап чыгару, иске сүзләргә яңа мәгънәне өстәү, тугандаш телләрдән калькалау (замандаш иврит өчен гарәпчәдән, корнча өчен уэльсча һәм бретончадан), яки замандаш халыкара телләрдән турыдан-туры күчермә буларак яңа формаларны өсти. Башка вариантлар тарафдарлары сайланган форма "чын/дөрес түгел", һәм тел яңарышын оригиналь максатына ирешелмәде дип хис итә алалар.

Соңгы арада гына, Җир йөзендә 2000 дәр артык тел юкка чыккан. Сөйләшүчеләр саны түбән булган телләр юкка чыгу куркынычы янаган телләр исемлегенә кертелгән.

БМО юраулары буенча бүген Җир йөзендә кулланылган телләрнең яртысыннан күбрәгендә сөйләшүчеләр саны 10,000 кешедән түбәнрәк, дүрттән бер өлеше очрагында - 1,000 сөйләшүчедән азрак. Бу телләрне саклауга көч кертелмәгән очракта, киләчәк 100 ел эчендә буларның күпчелеге юкка чыгачак.

Юкка чыгу куркынычы янаган телләрне саклау һәм яңарышы эшчәнлеген алып баруга Юкка чыгу куркынычы янаган телләр фонды (ингл.) багышланган.

Европа

үзгәртү

19 гасыр дәвамында һәм 20 гасыр башында, төрле Европа илләренең мәркәз хөкүмәтләре мәгарифтә һәм рәсми кулланылышта үз телләрен генә кулланырга рөхсәт итү нәтиҗәсендә, башка җирле һәм өйрәнелгән телләрнең кулланылышы азайды (мәсәлән Бөекбритания, Франция, Испания, Италия һәм Греция, өлешчә - Германия һәм Австрия).

Соңгы берничә дистә ел дәвамында, җирле милләтчелек (ингл.) һәм кеше хокуклары (human rights) хәрәкатьләре эшчәнлеге нәтиҗәсендә Европа дәүләтләре сәясәтләре мультикультурализмга (ингл.) таба үзгәрде; элек алга сөрелгән региональ телләрнең кулланылышын кысу практикалары "лингвицид" (ингл.) кебек терминнар белән билгеләнеп, каты тәнкыйтькә дүчар булды. Алып барылган кампанияләр нәтиҗәсендә җирле телләр статусы күтәрелде, кайбер Европа регионнарында җирле телләр милли тел белән тиңләштереп, рәсми тел дәрәҗәсенә иреште. Бу өлкәдә Европа Шурасы'ның гамәлләре (Европаның азчылык һәм региональ телләре хартиясен ингл. кара) Европа Берлеге'нең рәсми статусын чикләнгән рәсми телләргә генә бирүгә карата зур контрастта тора (Европа Берлеге телләрен карагыз ингл.).

Тел яңарышы (җанландырылуы) хәрәкәте шулай ук спектрның икенче ягында, күп гасырлар буенча Европада югары белем бирү һәм академик аралашу максатлары өчен куллану өчен махсус өйрәнелгән һәм өстә тасвирланган периодка кадәр кыйтгада урнашкан барлык университетларны берләштергән латин телен дә читләтеп узмаган. Бу телне үз теле буларак санаган халык калмавы сәбәпле, бу хәрәкәть милли яки югарырак дәрәҗә хөкүмәтләрдән ярдәм алмауга карамастан, аны кулланылучылар саны үсештә (кулланылыштагы латинча мәкаләсен карагыз, ингл.).

  Японияның төньягында яшәүче җирле айну халкының (ингл.) айну теле (ингл.) әлегә үлемгә таба юлга баскан булсада, аны җанландыру эшчәнлек дәвам ителә. Хоккайдо утравында яшәгән айнуларның 2006 сораштырылуы катнашканнардан 4.6% гына айну телендә "азмы-күпме сөйли белүен" яки аралаша алганын күрсәтте.[16] 2001 елгы мәгъләматлары буенча, айну теле Японияның башлангыч яки гомуми урта белем бирү мәктәпләрнең берсендә дә укытылмаса да, Хоккайдодагы күп санлы тел үзәкләрендә һәм университетларында, шулай ук   Токионың Чиба университетында (ингл.) тәкъдим ителә иде.[17]

Критика

үзгәртү

Телләрне юкка чыгудан яклауга көч түгү кирәкмәгән нәрсә дип санаучылар да юк түгел - шундыйларның бер үрнәге язучы Кенан Малик (ингл.) була ала. Телләрнең үлеме табигый һәм күп очракларда кешенең тыкшынуына карамастан нәтиҗәсе алдан фаразлый алырлык феномен булу сәбәпле, Малик дөньяның барлык телләрне саклап калырга торышу "иррациональ" булуын алга сөрә. Шулай ук телләрнең үлеменең файдалы якларның булуы да - калабиргән телләрдә күбрәк кешеләрнең сөйләшә алулары коммуникация дәрәҗәсен күтәрә, шулай да икътисади үсешкә һәм низагларның азаюына китерә алуы - ассызыклана.[18][19]

Исемлекләр

үзгәртү
  • Юкка чыгу куркынычы янаган телләр исемлеге (ингл.)
  • Юкка чыккан телләр исемлеге (ингл.)
  • Телләр стандартларын билгеләүче оешмалар исемлеге (ингл.)
  • Җанландырылган телләр исемлеге (ингл.)

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. en:Ghil'ad Zuckermann, "Stop, revive and survive", The Australian, Higher Education, June 6, 2012.
  2. Zuckermann, Ghil'ad and Walsh, Michael 2011. 'Stop, Revive, Survive: Lessons from the Hebrew Revival Applicable to the Reclamation, Maintenance and Empowerment of Aboriginal Languages and Cultures' 2011 елның 11 август көнендә архивланган., Australian Journal of Linguistics Vol. 31, No. 1, pp. 111-127.
  3. 3,0 3,1 Ghil'ad Zuckermann, "Stop, revive and survive", The Australian, Higher Education, June 6, 2012.
  4. Fishman, J. A. (1991). Reversing language Shift: Theory and Practice of Assistance to Threatened Languages. Clevedon : Multilingual Matters.
  5. Fishman, J. A. (ed.) (2001). Can Threatened Languages Be Saved? Reversing Language Shift, Revisited: A 21st Century Perspective. Clevedon : Multilingual Matters.
  6. Crystal, D. (2000). Language Death. Cambridge : Cambridge University Press. ISBN 0-521-65321-5
  7. (рус.) "Парадокс сохранения культуры и языка заключается в том, что они сохраняются исключительно путем изменения. Только мертвые языки и культуры можно полностью обезопасить от перемен". Замятин К., Пасанен А., Саарикиви Я. "Как и зачем сохранять языки России"./ Часть I. Многоязычное общество и многоязычный индивид. Глава "Изменяющаяся роль языков", 35 бит.
  8. (рус.)"Часто оказывается, что модернизацию языка принять сложнее, чем трансформацию структуры традиционных занятий или иные перемены в культуре и образе жизни... Для возрождения языка забота о его чистоте и богатстве является отчасти второстепенным вопросом. " Замятин К., Пасанен А., Саарикиви Я. "Как и зачем сохранять языки России"./ Часть I. Многоязычное общество и многоязычный индивид. Глава "Чистота и исконность языка", 35 бит.
  9. (рус.) "Ребенок может достичь свободного владения каким-либо языком только в том случае, если он часто и помногу бывает в таких ситуациях и окружениях, где с ним говорят на этом языке и ожидают, что он будет на нем же и отвечать". Замятин К., Пасанен А., Саарикиви Я. "Как и зачем сохранять языки России"./ Часть III. "Пути сохранения языков под угрозой исчезновения. Практические советы", Глава "Поддержка малых языков как общественная проблема", раздел "Каким образом язык передается и не передается", 145 бит.
  10. (рус.) "Для того, чтобы отождествлять себя с родным языком, молодежи требуются привлекательные образцы для подражания, связанные с этим языком. Такие сферы употребления языка, как дом и школа, уже не вполне достаточны, ностальгирующая по прошлому фольклорная культура нисколько не привлекает. Однако молодежную культуру сложно конструировать извне — только молодежь может сама соз давать свою культуру и образцы для подражания. Это представляет большую трудность для модернизирующегося сообщества носителей локального языка, на которую следует обращать внимание." Замятин К., Пасанен А., Саарикиви Я. "Как и зачем сохранять языки России"./ Часть III. "Пути сохранения языков под угрозой исчезновения. Практические советы", Глава "Преподавание на языке меньшинства в школе", раздел "Что кроме школы и после школы?", 162 бит.
  11. In China, the Forgotten Manchu Seek to Rekindle Their Glory by Ian Johnson. The Wall Street Journal. 2009-10-05 тикшерелгән.
  12. Indian Tribes Go in Search of Their Lost Languages, Patricia Cohen, New York Times, April 5, 2010 [1]
  13. Reviews of Language Courses. Lang1234. 12 Sept 2012 тикшерелгән.
  14. Countries of the World. Global Recordings Network. 11 Sept 2012 тикшерелгән.
  15. Geographic Language Museum. ForeignLanguageExpertise.com. 11 Sept 2012 тикшерелгән.
  16. Cultural Diversity, Heritage and Human Rights: Intersections in Theory and ... - William Logan, Máiréad Nic Craith - Google Books
  17. Can Threatened Languages Be Saved?: Reversing Language Shift, Revisited : A ... - Joshua A. Fishman - Google Books
  18. http://www.bbc.co.uk/news/magazine-11304255
  19. http://www.kenanmalik.com/essays/die.html

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Өстәмә әдәбият

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Оешмалар

үзгәртү
 2011 елның 30 декабрь көнендә архивланган.

Калифорния

үзгәртү
 2012 елның 21 март көнендә архивланган.

Телнең җанландырылуы өчен технологияләр

үзгәртү

Телнең җанландырылуы буенча методологияләр

үзгәртү

 

Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе Инглиз Википедиясендәге «Language revitalization» мәкаләсе нигезендә ясалды.
Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз.