Роберт Андреев

җырчы, композитор, Тукай бүләге лауреаты (2008)

Роберт Андреев, Роберт Егор улы Андреев (1956 елның 31 марты, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Баткак) — җырчы, композитор, Тукай бүләге (2008) һәм Рафаил Төхфәтуллин премиясе (1997) иясе. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2002).

Роберт Андреев
Туган телдә исем Роберт Егор улы Андреев
Туган 31 март 1956(1956-03-31) (68 яшь)
Баткак, Сарман районы, Татарстан АССР, СССР
Милләт татар
Әлма-матер Казан дәүләт мәдәният институты
Һөнәре төзүче, җырчы, композитор
Җефет Мәдинә
Балалар улы, кызы
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2008)
Рафаил Төхфәтуллин премиясе (1997)
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2002)

 Роберт Андреев Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1956 елның 31 мартында Татарстан АССРның Сарман районы Баткак авылында туган.

19631965 елларда Баткак башлангыч, 19651971 елларда Салкын Алан сигезьеллык мәктәбендә белем ала. 19711975 елларда Әлмәт газ сәнагате техникумында «сәнагать һәм гражданлык төзелеше» белгечлеге ала. 19861991 елларда читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укый.

1975-1978 елларда Хәрби-Диңгез флотында хезмәт итә.

1978 елдан Әлмәттә төзелеш остасы булып эшли.

1982 елдан «Татнефть» ААҖ нең «Татнефть — газ эшкәртү» идарәсе «Ромашкино» санаториенда (Зәй районы) эшли: әйдәүче инженер, санаторий директорының күмәк эшләр өчен җаваплы урынбасары[1].

1986 елдан башлап, җырларга көйләр яза. Аеруча халык яратып тыңлый торганнары:

Бүләкләре

үзгәртү

«Мин яратам сине, Татарстан»

үзгәртү
Роберт Рәкыйпов сүзләре, Роберт Андреев көе, Салават Фәтхетдинов репертуарыннан
Мин яратам сине, Татарстан!
Ак карларың барга яратам.
Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган
Яңгырларың өчен яратам.
Тәрәзләрдән балкыр утлар белән
Кайтыр төнең өчен яратам.
Җан эретә торган әнкәм теле —
Татар телең өчен яратам.
Арыш кырың, урманнарың өчен,
Җәйләүләрең өчен яратам.
Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен,
Җәлилләрең өчен яратам.
Мин яратам Әлмәт, Яр Чаллыны,
Киң күңелле Казан каласын.
Илем букетында, Татарстан,
Ал канәфер булып янасың![5]


Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Әлмәт районы мәдәният бүлеге сайты, archived from the original on 2014-07-22, retrieved 2014-08-12 
  2. Җырлар.ру сайтында
  3. «Сөембикә», 2002 ел, апрель, 28нче бит
  4. ТР мәдәният министрлыгы сайты, archived from the original on 2017-03-16, retrieved 2014-08-12 
  5. Илһамлы Сарман (төзүчесе һәм мөхәррире Дамир Гарифуллин).К.: «Яз» нәшрияты, 2017 ел, 295нче бит. ISBN 978-5-9500696-1-1

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Т. Г. Дунаева. Керәшеннәр: тарихы, бүгенгесе. Библиографик күрсәткеч. Казан, 2008.[1]
  2. Сарман районы энциклопедиясе (төзүчесе Дамир Гарифуллин), 1нче китап: Чаллы, 2000.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү


  1. Керәшен.ру сайты