Клара Булатова

татар шагыйрәсе

Клара Булатова (тулы исеме Клара Гариф кызы Булатова) – татар шагыйре. Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты (2015). Татарстанның халык язучысы (2019). Сарман районының мактаулы гражданы (2021).
Әлмәт районы Нәдер авылында яшәп иҗат итә.

Клара Булатова
Туган телдә исем Клара Гариф кызы Булатова
Туган 18 март 1936(1936-03-18) (88 яшь)
ТАССР, Сарман районы, Татар Карамалысы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре укытучы, шагыйрә
Балалар улы Марс
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2015)
Рафаил Төхфәтуллин премиясе(1994)
Саҗидә Сөләйманова премиясе (2007)
Татарстанның халык язучысы (2019)
Сарман районының мактаулы гражданы (2021).

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1936 елның 18 мартында Сарман районы Татар Карамалысы авылында укытучы гаиләсендә туган. Сарман урта мәктәбен (1954), Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1969) тәмамлаган.

Хезмәт юлы үзгәртү

  • Түбән Ләшәү, Колшәрип, Яңа Кәшер, Әлмәт шәһәре мәктәпләрендә укытучы булып эшли.
  • Әлмәт шәһәрендә төзелештә, көнкүреш комбинатында, “Нур” телекомпаниясендә эшли.

Иҗаты үзгәртү

1960 еллардан башлап иҗат итә. Дистәдән артык шигырь китаплары авторы. Аның сүзләренә күп кенә җырлар язылган.

1970 ел дан ССРБ Язучылар берлегендә тора.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. "Мәйдан" журналының К. Булатовага багышланган махсус саны.
  2. Сарман районы энциклопедиясе, Яр Чаллы, 2000, 32 бит.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү