Рамил Чурагул (Рамил Мотаһар улы Чурагулов) — Башкортстан һәм Россия журналистлары һәм язучылары берлеге әгъзасы, өч шигъри җыентык авторы, II-нче Бөтендөнья татар конгрессы делегаты.

Рамил Чурагулов
Туган телдә исем Рамил Мотаһар улы Чурагулов
Туган 16 август 1962(1962-08-16) (61 яшь)
БАССР, Кырмыскалы районы, Иске Акташ авылы
Һөнәре шагыйрь
Бүләк һәм премияләре Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Сайт http://churagul.narod.ru

1962 елның 16 августында Башкортстанның Кырмыскалы районы Иске Акташ авылында дөньяга килгән. Бик иртә әтисез калып, тәүдә әнисе, азак дәү әнисе-нәнәсе кулында тәрбияләнә. Иске Шәрәй сигезьеллык мәктәбен гел "5"кә генә бетергәч, Уфа автомобиль транспорты техникумында укый.

Техникумнан соң "Башавторемонт", "Башавтотранс" берләшмәләрендә өлкән инженер вазыйфасында эшли.

1991 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлагач, "Аманат" (элекке "Пионер") журналында баш мөхәррир урынбасары, "Тулпар" яшьләр журналында әдәби хезмәткәр вазыйфаларында хезмәт итә. Бүгенге көндә Рамил — республика яшьләренең "Азатлык нуры" газетасының баш мөхәррире, шул ук вакытта ул, җырчы, Башкортстанның атказанган артисты Идрис Кәлимуллин җитәкчелегендәге "Сәйяр" эстрада театрының әдәбият бүлеге җитәкчесе.

Аның сүзләренә 100 дән артык җыр язылган. "Әйтмә син авыр сүз!", "Моңнар кайтсын авылга!", "Әй, Ходай, исәнлек бир!", "Туганнарың кадерен бел!" җырлары берничә ел рәттән Башкортстанда һәм Татарстанда "Ел җыры" исеменә лаек була.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү