Олег Фазылҗанов

театр актеры, Татарстанның атказанган артисты

Олег Фазылҗанов, Олег Фарук (Фаррух) улы Фазылҗанов (1968 елның 10 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Казак Чаллысы) — Әлмәт драма (1987 елда), Түбән Кама драма (2003 елда), Камал (2004 елдан) театрлары актеры, Татарстанның атказанган (2010) һәм халык (2023) артисты.

Олег Фазылҗанов
рәсем
Олег Фазылҗанов.
Фото: intertat.tatar
Туганда бирелгән исеме:

Олег Фарук улы Фазылҗанов

Туу датасы:

10 март 1968(1968-03-10) (56 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Казак Чаллысы

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1987 — х. в.

Бүләк һәм премияләр:

ТР атказанган артисты - 2010Татарстанның халык артисты - 2023

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1968 елның 10 мартында Татарстан АССР Балык Бистәсе районы Казак Чаллысы авылында туган. Сигезьеллык мәктәпне, Казан театр укуханәсен тәмамлаган (1987). Казан дәүләт мәдәният институтында укый.

1987 елда Әлмәт татар театрында эшли башлый. 1987-1990 елларда хәрби хезмәттә була. 1990 елдан Түбән Кама «Нефтехим» берләшмәсе каршындагы театр студиясендә, 1996 елдан Түбән Кама халык иҗат йортында артист-вокалист булып эшли.

2003 елда Түбән Кама драма театрында эшләп ала.

2004 елның августыннан Г. Камал исемендәге Татар академия театрында хезмәт итә.

Иҗаты үзгәртү

 
«Телсез күке» спектакле.
Р. Төхфәтуллин (с), О. Фазылҗанов (у)

Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» спектаклендәге Күке Зарифы образы — актерның иң күренекле рольләренең берсе.

Уйнаган рольләренең кайберләре үзгәртү

Камал театры үзгәртү

Фильмография үзгәртү

 
Олег Фазылҗанов.
Фото: kamalteatr.ru

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаилә хәле үзгәртү

Сеңлесе (бер ата балалары) Энҗе Камалиева, Кариев театры актрисасы.
Беренче хатыныннан кызы Лилия.
Икенче хатыны Алсу. Уллары ?, ?, Әскәр.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Звание народного артиста Республики Татарстан присвоили актеру Театра Камала. Новостной портал Ассоциации национальных театров, 08.11.2023

Әдәбият үзгәртү

  1. Лилия Йосыпова. «Бик шук малай идем». «Ирек мәйданы», 2018 ел, 18 октябрь.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү