Казак ЧаллысыТатарстан Республикасының Балык Бистәсе районындагы авыл.

Казак Чаллысы
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Балык Бистәсе районы
Координатлар 55°43'тн, 50°28'кнч
Нигезләнгән 1646
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 292 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422668
Автомобиль коды 16, 116
Урысча топонимы Козяково-Челны

Халык саны — 292 тирәсендә. Почта индексы — 422668.

Тарих үзгәртү

1646 елда нигезләнгән.

Казаклар Чаллысы авылы борынгы "Чаллы шәһәрчеге" биләмәләренең көньяк-көнбатыш өлешендә, табигатьнең гүзәл бер җирендә урнашкан. Авылга нигез салучылар куе урман уртасындагы аланлыкка игьтибар иткәннәр булса кирәк, һәм иң мөһиме, аланлык читендәге куе агачлар арасыннан ерак гасырлардан юл алган чишмәнең татлы суы аларны ял иттереп, шушында төпләнергә фатихасын да биргәндер. Бу чишмәне олылап, хөрмәтләп изгеләштереп "Апай" дип атаганнар. Дөрес, хәзерге вакытта чишмәнең исемен Илларион атлы урман каравылчысының кызы тапканлыктан, "Апай" исеме бирелгән дип аңлаталар. Хәер, ничек кенә булмасын, чишмә тәмле суы белән авыл халкын шатландыра, яшьләрне кавыштыра. Ерак дәверләрдә куе урман эчендәге чишмәләрдән башланып зур сулы елгага әверелгән Сула елгасы авылны төньяк-көнбатыштан, көнчыгыш юнәлештә әйләнеп уза һәм анда төзелгән зур буа авыл халкының, кайткан кунакларның, тирә-як авыллардан килүчеләрнең ял итү уынына әверелде. Авылның төньягыннан көньяк юнәлештә агучы елганы Зүрә дип атаганнар. Авылда сакланып калган риваятьләрдән күренгәнчә, борынгы Кадрәк Чаллысы авылында яшәүче тегермәнченең Зоря исемле хатыны булган, ләкин көннәрдән беркөнне ул урман елгасының башында үскән нарат имән агачы янында фаҗигале рәвештә үлә. Шуннан соң елгага Зүрә (Зоря) исеме бирелгән. Риваятьтә тагын шул әйтелә, имеш Зүрә елгасының икенче башына барып җиткән кешене бик батыр дип сөйләгәннәр, чөнки кеше үтеп чыга алмаслык кара урман бик тә куркыныч булып күренгән. Санап киткән елгалар арасындагы болынлыклар, көтүлек мәйданнарының булуы, табигать тарафыннан мул итеп яратылган урман хәзинәләре дә бирегә килүчеләрне калырга мәҗбүр иткәндер.

Авылга кайчан нигез салынды икән соң? –дигән сорау, билгеле күпләрне кызыксындыра. Тарихчы-этнограф И. Износков 1893 елны Казан шәһәрендә басылган ”Список населенных мест Казанской губернии с кратким описанием их” дигән хезмәтендә 1887 елдан җыела башлаган мәгьлүматларны файдалана. Билгеле күпмедер дәрәҗәдә авыл халкының тирән хәтер катламнарында сакланган риваятьләр дә ярдәмгә килә. Казаклар Чаллысы яки Тәберде Казаклар авылы борынгы Ногай сәүдә юлының уң ягында урнашкан губерна үзәгеннән 75 чакырым ераклыкта була. И. Износков, халык риваятьләренә таянып, авылның ХVI йөздә төзелүен искәртә. Хәзерге Казаклар Чаллысы авылына чукындырылган татарлардан Семен Иванов һәм Гаврил Савельев нигез салганнар. Бу кешеләр яңа урынга килгәндә үзләреннән бер чакырым ераклыкта төньяк-көнчыгыш юнәлештә урнашкан елга буенда ике хуҗалык татарларның яшәве мәгьлүм. Бәлки Казан ханлыгы чорында ук бу тирәдә татарлар яшәгән авыл булып, ә инде 1552 елның октябрь вакыйгаларыннан соң көчләп православие диненә күчерү башлангач яңа динне кабул итмәүче мөселманнар башка төбәкләргә күчәргә мәҗбүр булганнардыр. Авылның бик борынгы исеме Түбән Чаллы булырга мөмкин. Документтан күренгәнчә, яшәп калган ике татар гаиләсе, чукындырылган татарлар арта бару белән күченеп китәләр. Хәзерге вакытта да Казаклар Чаллысы авылы кешеләре авылдан көнчыгыш юнәлештә борынгы мөселман каберлекләре булганлыгын искәртәләр, хәтта мөселман хатын-кызлары булып киенгән кешеләрне күрүләрен искә төшерәләр.

Документта әйтелгәнчә, югарыда телгә алынган ике татар гаиләсе яшәгән урын 1870 елларда ”Бузанак” яки ”Кирмәт” дип аталган ”изге урын” булып исәпләнгән һәм анда үскән каен агачлыгы бик яхшылап тотып алынган, чистартылып, хәстәрдә тотылган. ”Кирәмәт” атамасының мәгънәсе татар теленең аңлатмалы сүзлегендә, карама агачының бер төре һәм бик борынгы заманнарда аны илаһилаштырып мәҗүси диндәгеләр (күп аллаларга табынучылар), шул исәптән керәшен татарлары да аңа табынганнар дип аңлатыла. Хәзер риваятькә мөрәҗәгать итик әле. Авыл халкын ел саен гаҗәпләндереп “Кирәмәт’’ тирәсендәге чәчүлекләрдә, табигый шартлар уңай килүгә карамастан, иген уңышы бик түбән булган. Икмәк үстерү авыл халкының төп кәсебе һәм яшәүнең төп шартларының берсе булганлыктан, бу хәлгә бик борчылганнар. Көннәрдән бер көнне авылның өлкән кешесе төш күрә һәм төшендә аңа сез иң изге җирләрегезне мәсхәрәлисез, таптыйсыз, чистартмыйсыз, агачларны кисәсез, тотып алмыйсыз, шуңа күрә чәчкән җирегездә иген уңышы түбән була, дип аңлаталар. Төш күрүче авыл җыенында “Кирәмәт’’ урынын тотып алырга дигән тәкъдимен кертә. Моны тизләтүче вакыйга да була. Бер хатын-кыз шушы изге урыннан мичкә ягу өчен утын хәзерли. Ләкин өенә кайтып җитә алмый, ул акылдан шаша. Шуннан соң бу урыннан утын да алмаганнар һәм җиләк-җимеш тә җыймаганнар.

Авылның исемен тарихчы-этнограф ике мәгънәдә аңлата. Беренче мәгънәдә ,,Козяк Чаллысы’’ның аңлатмасы ,,козя’’- урысча, татарча ,,хуҗа’’, ә авылның тулы исеме “Хуҗалар Чаллысы’’ була дип аңлатыла. Икенче мәгънәдә ”Казаклар Чаллысы”ның аңлатмасы ”Казаклар” хөкүмәткә хезмәт итүчеләрдән алынган дип аңлатыла. XVI йөздә, әле Казан ханлыгы чорында ук казаклар катлавы булган, ә инде ханлыкның җирләре Россия дәүләте тарафыннан басып алынгач, бу урыннарда яшәүче мөселман татарларын куып җибәрү, яки буйсындырып тоту өчен яңа җирләргә күчеп килергә рөхсәт бирелгәндер дип уйлау хата булмастыр. Өстенлекләрдән файдалану һәм салымнардан азат ителү бәрабәренә, алар православие динен кабул итәргә бик мөмкиннәр. 1871 елда Казаклар Чаллысы авылында 79 хуҗалык яшәгән һәм авыл халкы 544 кеше тәшкил иткән. Шуларның 266 сы-ирләр, ә 278 е хатын-кызлар. Документта өч ир кешенең православие диненнән ислам диненә күчүләре күрсәтелә. Авыл халкы файдаланган җир мәйданы 571,4 дисәтинә, әгәр дә бер дисәтинә җир бер гектарда 0,6 сутый тәшкил иткәндә, уртача бер хуҗалыкка 7 дисәтинә җир туры килгән. Билгеле XIX йөз ахырында авылда яшәүче игенчеләрнең тормыш шартлары тигез булмаган, чөнки җир тигез бүленми, ә икенче яктан крепостной хокук бетерелгәч, үсеп баручы базар мөнәсәбәтләренә барлык крестьяннар да тиз генә җайлаша алмаганнар. Тарихи документта бирелгән мәгълүматтан күренгәнчә, авылда даими рәвештә 6 кеше, озак вакытларга читкә китеп эшләргә мәҗбүр булганнар. Җир аз булганлыктан, авыл халкы һөнәрчелек һәм кәсәбәчелек белән дә шөгыльләнгән. Казаклар Чаллысы авылы тирә-як авылларда үзенең тегүчеләре белән дә дан тоткан. Әле хәзер дә авылның атаклы тегүчеләре Тачаев Александр, Андреев Михаил, Александров Григорийларның исемнәре халык хәтерендә саклана. 1871 елда 10 ир кеше тегүчелек белән шөгыльләнгән. И. Износковның тарихи чыганакларында Казаклар Чаллысы авылында 1871 елда мәктәпнең эшләве күрсәтелә. Дини бәйрәмнәрне үткәрү өчен Үри Чаллысы авылында урнашкан чиркәү мәхәлләсенә (приход) йөргәннәр.

Авылның табигате бик матур. Авыл читендәге җиләк-җимешкә, дару үләннәренә бай булган урманнары, иксез-чиксез далалары, хуш истән анкып торган болыннары, кош сайрауларыннан шаулап торган тугайлар авыл халкын үзенә тартып тора.

Шәхесләр үзгәртү

Авылның горурланырлык шәхесләре бар. Өлкәннәргә хөрмәт зур булганга, сүзне авылдагы йөзьяшәр әбидән башлыйк.

  • Баширова Мария 1909нчы елның 18нче июлендә дөньяга килә. Хәзерге вакытта туган авылында гаиләсенең жылы учагында яши. Бу гаиләнең биш буыны бергәләшеп бер йортта тора.
  • Авылның иң оста балта остасы В. И. Макаровның эшләренә сокланмаган кеше юктыр.

Бөек Ватан сугышында катнашып, бөек исемнәргә лаек булган кешеләр дә бар.

хөрмәткә лаеклар.

Мәктәп тарихы үзгәртү

Казаклар Чаллысы авылында мәктәп булмаган чорда, белем бирергә теләүчеләр үзләренең балаларын аерым йортларда укытканнар. Беренче укытучы Денисова Дарья Николаевна булган. Берничә ел үткәч, 1895нче елларда Александров Григорийлар каршысындагы су колонкасы урынында мәктәп салына, шул мәктәптә Денисова Дарья Николаевна, Александров Николай Андреевичлар укыта. Уку мәҗбүри булмый, теләгән кеше генә укый, чөнки балаларны яшьтән җир сөрү, чәчү эшенә өйрәткәннәр, ә кыз балалар җеп эрләү, киндер сугу эшен башкарганнар. Ата-аналарның балаларны укытырга, мәктәпкә җибәрергә мөмкинчелеге булмаган. Күпчелек халык укый-яза белмәгән. 1921 елда илдә башлангач, 1985 нче елда салынган мәктәп ашханәгә алмаштырыла. Ачлык беткәч укулар яңадан шул иске мәктәптә укытыла башлый. Укытучылар шул ук: Денисова Дарья, Александров Николайлар була. Бу укытучылар Октябрь революциясеннән соң да укытканнар әле. Репрессия елларыннан соң Арендов Петр (бай Питер) йортын мәктәп иткәннәр. Бу елларда Петров Антон Петрович, Керәшен Казысыннан Мамакова Елена Ивановна укытканнар. Сугышка кадәрге чорда (1935нче еллар тирәсе) Иванов Сергей Иванович, Албай авылы егете Григорьев укыткан. Бөек ватан сугышы елларында Петрова Федосия Петровна, Сафина Зәкия Гатиевна укытканнар. Сугыштан соң Денисова Евдокия Алексеевна эшли. 1945 елның августыннан Голубкова Евгения Степановна, ә 1946 нчы елдан Степанова Просковья Петровна мәктәпкә эшкә җибәрелә. Голубкова Евгения Степановнаның 38 ел гомере шушы мәктәп белән бәйле. Ул шул еллар аралыгында башлангыч мәктәптә укытучы һәм мәктәп мөдире булып эшли. Просковья Петровна мәктәптә 3 ел эшли. Сафина Зәкия Гатиевна бу мәктәптә 1972нче елга кадәр эшли һәм пинсәгә чыгып, башка җиргә китә. 1972 нче елны мәктәптә шушы авыл укытучысы Степанова Анастасия Ивановна кайта һәм пинсә яшенә кадәр монда эшли. Хәзерге иске мәктәп биналары күмәк хуҗалык председателе Матвеев Иван Кириллович вакытында төзелә. Аны Трофимов Егор җитәкчелегендәге Тупылат авылының төзү бригадасы төзи. Укулар бу бинада 1960 нчы елны башлана һәм 1978нче елга кадәр дәвам итә. Котлы Бөкәш урта мәктәбенә караган интернат бинасын сүтеп, 1978нче елны Казаклар Чаллысы авылында сигезьеллык мәктәп ачыла. Бу эшне башлап һәм оештырып йөрүче күмәк хуҗалык председателе Ефимов Яков Иванович була, төзүчеләр бригадасы белән авылның оста балта остасы Ефремов Петр җитәкли. Мәктәпнең беренче директоры итеп Максимов Николай Григорьевич билгеләнә (1978-1993). Аннан соң Шавалеев М.М., Катеев И.С., Новикова Н.В., Мустафин Р.Г., Гатауллин Р.Ш, Исмагилов Р.Д. директор булып торалар. 1990нчы елның 17 нче сентябреннән мәктәп белән Токранов Георгий Иванович җитәкчелек итә. Ул эшләгән дәвердә (1991) мәктәп тугызъеллыктан урта мәктәп итеп үзгәртелә. Беренче мәртәбә 1993 нче елда урта мәктәп үзенең беренче чыгарылыш укучыларын чыгарды. 2008нче елның агустыннан мәктәп директоры – Токранов Валерий Георгиевич.

Демография үзгәртү

Халык саны
1859 1871 1897 1908 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1989 2002 2010
339 544 673 837 725 729 722 564 451 433 336 292

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.9 °C -10.9 °C -5.8 °C 4.5 °C 13.4 °C 18.5 °C 20.4 °C 17.8 °C 12.1 °C 4.4 °C -4.8 °C -10.2 °C 4.0 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.0 °C.[2]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.