«Телсез Күке» спектакле
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры куйган 2 бүлекле роман
«Телсез Күке» – Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры куйган 2 бүлекле роман. Драматург – Зөлфәт Хәким. Дәвамы 2 сәгать 55 минут. Спектакльнең премьерасы 2004 елның 10 нояберендә булды.
«Телсез Күке» спектакле | |
Жанр | театр пьесасы[d] |
---|---|
Автор | Зөлфәт Хәким |
Беренче башкарылу урыны | Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры |
Чыгыш иле | Россия |
Әсәр яки аның атамасы теле | татар теле |
Кулланылган тел | татар теле |
Беренче башкару | 10 ноябрь 2004 |
Озаклык | 3 сәг |
Тасвирланган феномен | Совет-фин сугышы |
Нинди веб-биттә тасвирланган | kamalteatr.ru/tat/about-the-theatre/repertoire/dumb-cuckoo/(тат.) |
Сюжет үзгәртү
1939 ел. Советлар Союзы белән Финляндия арасында барган канлы сугышта ике татар очраша. Зариф дигәне Татарстандагы Субай авылыннан, Зыятдине Финляндиядә туган татар егете. Нәсел җепләре бер үк авылга илткән, җитмәсә туган тиешле бу татар егетләре сугышта һәркайсы үз илен яклап сугыша. Сиздерми генә килеп Зарифны атарга хәзерләнгән Зыятдин карга чумган Карелия урманнарын сискәндереп җибәргән моңлы җырдан каушап кала. Ул атарга хәзерләнгән солдат аның өчен иң кадерле булган татар телендә әнисе яраткан җырны җырлый бит.
Артистлар үзгәртү
- Зәйнуллин Зариф Хәбибрахман улы Зариф карт – Әзһәр Шакиров
- Зариф яшь чакта – Олег Фазылҗанов
- Зимин Федор Семенович Зимин – Наил Дунай
- Зимин яшь чакта, Зиминның оныгы – Искәндәр Хәйруллин
- Галиәкбәр улы, Зыятдин оныгы Хәмит – Рамил Төхфәтуллин
- Кәшифә оныгы Назимә – Гөлчәчәк Гайфетдинова
- Лебедев Анатолий Евсеевич – Айрат Арсланов
- Шаталов Иван – Минвәли Габдуллин
- Рассуханов Аслан – Радик Бариев
- Севрюгин Михаил – Илдус Габдрахманов
- Яхно Сергей – Рамил Вәҗиев
- Корреспондент – Мәрьям Йосыф
- Оператор – Алмаз Сабирҗанов
Искәрмәләр үзгәртү
Чыганаклар үзгәртү
Сылтамалар үзгәртү
- Галиәсгар Камал ис. театры сайты 2010 елның 8 июнь көнендә архивланган.
- Әсәр тексты @ Татарстан китап нәшрияты сайты
- YouTube сайтында ТЕЛСЕЗ КҮКЕ, 2004 ел. Фәрит Бикчәнтәев режиссурасы