Сергей Скоморохов

театр рәссамы (Казан, Татарстан, Россия)

Сергей Скоморохов, Сергей Геннадий улы Скоморохов (рус. Сергей Геннадьевич Скоморохов, 1952 елның 25 апреле, СССР, РСФСР, Сарытау өлкәсе, Сарытау) ― театр-декорация сәнгате рәссамы, рәссам-сценограф, 1995 елдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының, 1984-1994 елларда Василий Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театрының баш рәссамы, Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1990), Татарстан Республикасының Муса Җәлил (1989), Дамир Сираҗиев (2004) һәм Габдулла Тукай исемендәге дәүләт (2010) премияләре лауреаты, Татарстанның халык (2003), Россия Федерациясенең атказанган (2012) рәссамы. СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1987 елдан). [1]

Сергей Скоморохов
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

рус. Сергей Геннадьевич Скоморохов

Туу датасы:

25 апрель 1952(1952-04-25) (71 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, Сарытау өлкәсе, Сарытау

Һөнәре:

рәссам, педагог

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1977-х. в.

Бүләк һәм премияләр:

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе «Рухилык. Традиция. Осталык» алтын медале - 2019 РФ атказанган рәссамы - 2012 ТР халык рәссамы – 2003 ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе -1990 Муса Җәлил премиясе - 1989 «Фидакарь хезмәт өчен» медале - 2022

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1952 елның 25 апрелендә Сарытауда рәссам Геннадий Николаевич Скоморохов (1925―1975) гаиләсендә туган.[2] Казан ― әнисе ягыннан бабасының ватаны.[3] Дондагы Ростовта М. Б. Греков исемендәге сәнгать училищесын (1972), М. Горький исемендәге СССР МХАТы каршындагы МХАТ мәктәп-студиясен (1977) тәмамлаган. Амурдагы Комсомольск (1975 елда Мәскәүдән производство практикасына килә, шәһәр драма театрында беренче бизәгән спектакле «Просто ужас»[4], Хабаровск, Чита, Тверь, Тула, Түбән Новгород, Чабаксар, Йошкар-Ола театрларында, Ремшайд (Алмания) театрында «Жуан йорты» һәм Әнкарада (Төркия) «Сүнгән йолдызлар» спектакльләрен бизәгән.[5]

1984-1994 елларда ― Василий Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театрының баш рәссамы.
1995 елдан – Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш рәссамы. С. Скомороховның Татар академия театрында сценографик дебюты (1989 елда) Чыңгыз Айтматов буенча легендар «Плаха» спектакле була.

Николай Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында студентлар белән шөгыльләнә [4]. «Спектакльнең сәнгатьчә бизәлеше», «Театр макеты», уку практикасы дисциплиналарыннан укыта, беренче квалификация категорияле укытучы. [6]

Шәхси күргәзмәләре үзгәртү

Бизәгән спектакльләре үзгәртү

С. Скоморохов спектакльләрне төрле стильдә бизи – метафорик минимализмнан персонажларның көнкүреш мохитен җентекләп кабатлауга кадәр, әмма аның барлык әсәрләренә пьесаны һәм тарихи контекстны җентекләп өйрәнү, шулай ук режиссер концепциясенең киңлек-колористик мәгънәсен аеру хас. [9]
Ике йөз алтмыштан артык спектакль бизәгән.

Камал театры
  • Ч. Айтматов «Ахырзаман» (1989);
  • Г. Исхакый «Зөләйха» (1994);
  • Лопе де Вега «Биюче»,
  • Т. Миңнуллин «Җанкисәккәем» (1995);
  • Т. Миңнуллин «Илгизәр + Вера» (2000);
  • Т. Миңнуллин «Шулай булды шул»
  • «Галиябану, сылуым иркәм» (2005);
  • Н. Исәнбәт «Хуҗа Насретдин»
  • Г. Камал «Каениш, көндәш һәм башкалар» (1996);
  • Эдуардо де Филиппо «Гаугалы гаилә» (1999);
  • Г. Хугаев «Кара чикмән» (2003);
  • К.Тинчурин «Казан сөлгесе» (2004);
  • М. Галәү «Мөһаҗирләр» һ. б. [10].
Тинчурин театры
Әтнә театры

Фильмография үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны математик, программист, милләте буенча латыш, балалары Ригада туган. Олы улы Геннадий, ГИТИСның сценография факультетын тәмамлаган театр рәссамы, аның хатыны Надежда (Чехович) шулай ук ГИТИС тәмамлаган, кызлары Варвара (2020 елгы). Кече улы Юрий – китап бизәүче рәссам-график.[4][2]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Сергей Геннадьевич Скоморохов - биография. Артхив(рус.)
  2. 2,0 2,1 Мы из сказочного мира. «Рязанские ведомости», 22.10.2022(рус.)
  3. Айсылу Кадырова. Сергей Скоморохов: я уже давно себя татарином ощущаю. «Вечерняя Казань», 04.02.2013(рус.)
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 Анна Тарлецкая. Сергей Скоморохов: «Театральные художники – люди, которые не наигрались». 2023 елның 8 март көнендә архивланган. «Реальное время», 23.04.2022(рус.)
  5. Татьяна Лескова. ТОП 50: Сергей Скоморохов. Sobaka.ru, 7.12.2017(рус.)
  6. Скоморохов Сергей Геннадьевич. Казан сынлы сәнгать укуханәсе рәсми сайты
  7. «Сценография». Выставка С. Г. Скоморохова. Art16.ru
  8. Айсылу Хафизова. Выставка «Театр. Скоморохов» открывается в музее Мазитова. Татар-информ, 12.05.2017
  9. Русский художник с «татарской» биографией. 2023 елның 8 март көнендә архивланган. «Республика Татарстан»
  10. Скоморохов Сергей Геннадьевич - Известные люди нашего города. Моя Казань(рус.)
  11. Зулейха (2005) - информация о фильме. Кино-Театр.Ру(рус.)
  12. Скоморохов Сергей Геннадьевич – театр-декорация сәнгате рәссамы. Габдулла Тукайга багышланган сайт
  13. РФ Президентының 2012 елның 30 июнендәге 925 номерлы Указы
  14. Сергей Скоморохов награжден высшей наградой художников России. tatpressa.ru, 18.01.2019
  15. Список деятелей культуры и искусства Республики Татарстан, награжденных государственными наградами. 2023 елның 8 март көнендә архивланган. Министерство культуры Республики Татарстан

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү