Минвәли Габдуллин

Габдуллин Минвәли Габделмәннаф улы - Татарстанның атказанган артисты (2013).

Минвәли Габдуллин
Туган телдә исем Габдуллин Минвәли Габделмәннаф улы
Туган 1 декабрь 1972(1972-12-01) (51 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Лаеш районы, Имәнкискә
Милләт татар
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган артисты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Габдуллин Минвәли Габделмәннаф улы 1972 елның 1 декабрендә ТАССРның Лаеш районы Имәнкискә авылында дөньяга килә. 1995 елда Казан мәдәният һәм сәнгать институтын (хәзер Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты) тәмамлый. Студент елларында ук Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә барган спектакльләрдә уйный. Университетны тәмамлагач та, Татар академия театрында эшли башлый. Төрле пландагы тормышчан образлар иҗат итә.

Рольләре үзгәртү

  • Исфан — «Җанкисәккәем»
  • Сәет — «Шәҗәрә» (Т.Миңнуллин);
  • Әмир — «Сукыр патша» (Н.Хикмәт);
  • Федерико — «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо);
  • Хәбибрахман — «Беренче театр» (Г.Камал);
  • Фирдәвес — «Казан егетләре» (М.Гыйләҗев);
  • Әмәкәй — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» (Н.Исәнбәт);
  • Гыйлем — «Артист-шоу» (Г.Кариев, З.Хәким);
  • Байтирәк — «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт);
  • Шамраев — «Акчарлак», Кулыгин — «Өч сеңел» (А.Чехов) һ.б.
  • Бәдри - «Галиябану» (М.Фәйзи,),
  • Шаталов (З.Хәким, «Телсез күке») һ.б.

Гаиләсе үзгәртү

Минвәли белән Гүзәл, дүрт елга якын егет белән кыз булып йөргәннән соң, 1994 елның гыйнвар аенда өйләнешәләр. Гүзәлнең мәктәпне тәмамлап университетның көнчыгыш телләр факультетының I курсында укып йөргән мәле, ә Минвәли мәдәният институтының соңгы курсында. Гүзәл Габдуллина мәдәният министрлыгында хезмәт куя.

Габдуллиннар үзләре кебек иҗатка, сәнгатькә гашыйк ул белән кыз үстергән. Кызлары Рәйхан (Борһанова) Әүхәдиев исемендәге музыка училищесын тәмамлаган, «Татар моңы», Ваһапов исемендәге халыкара фестивальләр лауреаты. Кияве Алмаз Борһанов.[1]

Уллары Ирхан Камал театры сәхнәсендә спектакльләрдә уйный, фортепиано классы буенча музыка мәктәбендә белем алган. Казан театр училищесында Фәрит Бикчәнтәев курсында укый.[1]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • "КИЛМЕШӘК" КАТТЫМЫ? Татарстан яшьләре. 13.11.2017 ел.
  • КАМАЛ ТЕАТРЫНДА "КИЛМЕШӘК". "Сәхнә" журналы. 09.11.2017 ел.
  • "МӘҢГЕЛЕК МӘХӘББӘТ". "Сәхнә" журналы. 17.05.2017 ел. "
  • БАРМЫ РИШВӘТТӘН ДӘВА?". "Сәхнә" журналы. 09.12.2016 ел.
  • "ҖӘМГЫЯТЬКӘ УСАЛ ПАРОДИЯ". Мәдәни җомга. 10.11.2016 ел.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү